16+

“Хуҗалык җитәкчеләре фермага юлны оныткан, күрәсең”

Терлекчелек фермалары бетү ул – эшсез калу, эш булмаса, авыл бетә.

“Хуҗалык җитәкчеләре фермага юлны оныткан, күрәсең”

Терлекчелек фермалары бетү ул – эшсез калу, эш булмаса, авыл бетә.

Күп күрсәткечләр буенча югары урында булсак та, йомшак якларыбыз да бар икән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында сүз шулар хакында барды.

– Фермалар – авыл халкы өчен төп эш урыны. Терлекләр санын киметеп, без бу авылларның киләчәген куркыныч астына куябыз. Башлыкларга һәм инвесторларга мөрәҗәгать итәм: сезнең артыгызда бөтен бер территорияләр, һәм сезнең социаль җаваплылык шулай ук югары, – дип билгеләп үтте министр Марат Җәббаров. 

27 районда терлекләрнең баш саны буенча тискәре динамика күзәтелүен дә әйтеп, бу районнарның идарә башлыклары һәм хуҗалыклар җитәкчеләре фермага юлны оныткан, күрәсең, дип шелтәләп тә алды.

2023 елда авыл хуҗалыгы оешмаларында эре мөгезле терлекләр саны 3 процентка яисә 19 мең башка кимегән. Аларның санын максатчан киметкән хуҗалыклар да телгә алынды. Алар: Бу Яңа Чишмәдәге “Агро-Основа” һәм Козлов крестьян-фермер хуҗалыгы, Буадагы “Заря”, Апастагы “Мол Апас”, Азнакайдагы “Марс”, Актаныштагы “Тамыр”, Актаныш, Биектаудагы “Серп и Молот” хуҗалыклары.

Ит җитештерү 2022 ел дәрәҗәсенә 13 мең тонна җитми калган, шуның 10,8 мең тоннасы кош итенә туры  килә. Бу Чаллы-Бройлер кошчылык фабрикасында җитештерү күләмнәре кимү аркасында килеп чыккан.

Кадрларга кытлык
Агросәнәгать комплексында бүген 2,5 мең ачык вакансия бар. “Татарстанның аграр яшьләр берләшмәсе” рәисе Диләрә Шувалова авыл хуҗалыгы тармагында сыер савучылар, тракторчы-машинистлар, агроном һәм ветеринарларның җитмәвен әйтеп үтте. Аныңча, кадрлар кытлыгының төп сәбәбе – хезмәт хакының югары булмау, яшьләрнең авыл җирендә эшлиселәре килмәү һәм югары квалификацияле белгечләрнең җитмәве. 
– Республикада агросәнәгать комплексындагы хезмәткәрләренең 24 проценты югары белемгә ия, махсус урта белемгә ия булганнары – 37 процент. Бу тармактагы хезмәткәрләр арасында яшьләр 10 проценттан да кимрәк. Югыйсә авыл хуҗалыгы кадрлар белән ел саен тулыланып торырга тиеш, – ди ул. 

Авылга эшкә кайткан белгечләргә азмы-күпме ярдәм дә күрсәтелә югыйсә. Аграр юнәлештәге югары уку йортларын тәмамлаучыларга 300 мең сум күләмендә бер тапкыр түләүләр каралган, урта һөнәри белем алучыларга – 150 мең сум. Моннан тыш, ел дәвамында хезмәт хакына өстәмә рәвештә 7,5 мең сум бирелә. Соңгы өч елда яшь белгечләрне актив җәлеп иткән районнар: Арча, Кукмара, Саба, Балтач, Актаныш, Әтнә. Артта калучылар: Әгерҗе, Азнакай, Ютазы, Нурлат һәм Спас. Азнакай, Нурлат һәм Болгарда аграр белгечлекләр әзерли торган көллиятләр булса да.
– Тик яшьләрне бу түләүләр суммасы һәм аны алу шартлары канәгатьләндерми. Аларча, ярдәм алуның вакыты кыска, мәгариф учреждениесе тәмамланган көннән башлап нибары алты гына ай, – дип, докладчы коллегия эшендә катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан республика программасына үзгәрешләр кертүне, аерым алганда, югары уку йортларын тәмамлаучылар өчен түләүләр суммасын 1 миллион, урта уку йортларын тәмамлаучыларга 750 меңгә кадәр арттыруны мөмкинлеген, шулай ук уку йортын тәмамлаган көннән башлап эшкә урнашу вакытын өч елга чаклы озайтуны һәм ярдәм алучылар исемлеген киңәйтеп, анда  авылга кайтып, аграр белгечлек буенча эшләргә теләк белдергән шәһәр кешеләрен дә кертүне сорады.

Диләрә Шувалова торак мәсьәләсен хәл итү мәсьәләсенә дә үзгәрешләр кертергә кирәклеген ассызыклады. Торак шартларын яхшырту өчен субсидияя алганда, яшьләрнең әти-әниләре йортындагы мәйданны исәпкә алмау мөмкинлеген карауны сорады ул. 

Йомшак яклар
Нинди генә авыр ел килмәсен, 2023 ел нәтиҗәләре буенча, 2022 елдагы кебек үк, Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча беренче бишлеккә керә.
Дәүләт секторына консультация хезмәтләре күрсәтү департаменты директоры Ирина Дубинина, авыл хуҗалыгы тармагын үстерү буенча яңа стратегияне тәкъдим иткәндә, республиканың көчле яклары дип продукциянең төп төрләре буенча үз-үзен тәэмин итүен, авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлауның югары темплар белән үсүен, яхшы фәнни-мәгариф базасы һәм алдынгы эшләнмәләрне куллану тәҗрибәсе булуын атады. Йомшак якларыбыз да бар икән. 
– Барысы да без теләгәнчә үк сөенечле түгел. Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында кайбер системалы проблемалар саклана. Мәсәлән, авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ тәкъдимгә караганда кимрәк, һәм бу артык продукция белән нәрсә эшләргә дигән сорау тудыра. Беренчесе – сату, шул исәптән экспортны да кертеп, һәм икенчесе – авыл хуҗалыгы чималын урында эшкәртү мөмкинлеге, Татарстанда ул – җиләк-җимеш, ашлык, сөт, йомырка. Импортка бәйлелек тә кискен тора. Моннан тыш сугарыла торган җирләрнең мәйданы аз. Квалификацияле кадрлар да җитми, – диде ул.

Эш булмаса, китәләр
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та үзенең чыгышында авылларның киләчәгенә тукталып үтте.
– Терлекчелек булмаса, эш юк, димәк, кешеләр китә. Белгечләрне кире кайтарырга кыен булачак. Ферма ябыла, аннары мәктәп, кибет ябылачак. Һәм бетте – биш елдан авыл булмаячак, – диде ул.

Сөтчелек тармагындагы уңышларны искә алып, яхшы динамика күрсәткән районнарны, аерым алганда дүрт ел эчендә инвесторлар сөт җитештерүне сигез тапкыр арттырган Минзәләне мисалга китерде. Шул ук вакытта күрсәткечләр начарлана барган районнар бар. Мәсәлән, Яңа Чишмә районында сыерлар 10 мең башка кимегән, Спас, Чирмешән, Кама Тамагы районында да шактый кимү күзәтелә. 
– Бу районнарда соңгы елларда терлекчелек буенча бер генә инвестпроект та гамәлгә ашырылмаган, – диде ул.

Чыгышы ахырында Рөстәм Миңнеханов язгы чәчү эшләрен уңышлы башкарып чыгу бурычы торуын билгеләп үтте.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading