Шәһри Казан

Өй салуның ние бар яки йорт төзү өчен субсидия кемгә бирелә

Районнарга командировкага баргач, бездән, гадәттә, авыл җирләрендә төпләнеп калган яшь гаиләләргә, шунда эшкә кайткан яшь белгечләргә торак алу өчен махсус программалар юкмы икән дип кызыксыналар. Шул ук сорауны без республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инноваөияле технологияләр бүлеге мөдире Наил Хәмидуллинга юлладык.

Реклама

- Яшь гаиләләрнең һәм яшь белгечләрнең торак шартларын яхшырту максатыннан дәүләт аларга салынган (сатып алынган) йортның 70 проценты (федераль бюджеттан - 30, республика бюджетыннан 40 процент) күләмендә социаль түләү тәкъдим итә. Калган 30 проценты аларның үзләренеке булырга тиеш. Әлеге сумманы эш бирүче дә түли ала. 2014 елга торакның бер квадрат метры 20 500 сум итеп билгеләнгән.

- Программада катнашу өчен нинди шартлар куела?

- Яшь гаиләнең яки яшь белгечнең яшәү шартларын яхшыртырга мохтаҗ икәнлеген тану;

- агросәнәгать комплексы оешмасында яки авыл хуҗалыгының социаль өлкәсендә биш елдан да азрак эшләмәү;

- бер гаилә әгъзасының яше 35 яшьтән артмаска тиеш;

- йортны салу (сатып алу) өчен торакның 30 проценты күләмендә гаиләнең үз акчасы булуы.

- Федераль максатчан программада катнашырга теләгән яшь гаилә яки яшь белгеч моның өчен нәрсә эшләргә тиеш?

- Яшь гаилә яки яшь белгеч җирле үзидарә органына (башкарма комитетның торак бүлегенә) гариза тапшыра. Гариза белән бергә кирәкле документларын да калдыра:

- гариза язучының һәм аның гаилә әгъзаларының паспорт күчермәләре;

- югары уку йортын тәмамлаганлыкны дәлилләгән диплом күчермәсе яки әлеге учреждениенең соңгы курсында укыганлык турында белешмә кәгазе;

- язылышу турындагы таныклык күчермәсе;

- баланың туу яки уллыкка алу турындагы таныклык күчермәсе;

- эш бирүче белән эш килешүе күчермәсе;

- йорт кенәгәсе өземтәсе (выписка из домовой книги) яки финанс исәп-хисап күчермәләре, яисә гариза тапшыручының әлеге авыл җирлегендә даими яшәү урыны булмавын дәлилли торган җирле үзидарә органы белешмәсе;

- торак шартларын яхшыртырга мохтаҗ булуны дәлилли торган документлар;

- гариза тапшыручының кулында күпмедер суммада акча булу һәм (яки) ана капиталын алу хокукы барлыгын дәлилли торган документлар күчермәсе.
Җирле үзидарә органы (башкарма комитетның торак бүлеге 0 документларның чынлыгын һәм аларның дөрес төзелгән булуын тикшерә һәм әлеге программа кысаларында торак шартларын яхшыртырга теләүчеләрнең исемлеген булдыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: