16+

Яңгырдан соң беренче көн

Тансык, кадерле яңгыр тамчылары таш юлда биешә. Озак көтте халык бу көнне. Гадәттә, яңгыр яуса, мунча кереп, коймак ашап, өйдә ятасы килә, бу юлы исә календарьда кызыл дата булса да, юлга чыгасы иттек. Игенчеләрне күреп, шатлыклары белән уртаклашасыбыз килде. Дөрес уйлаганбыз да. Яңгырлы көнне кояш күрим дисәң, агроном янына бар...

Яңгырдан соң беренче көн

Тансык, кадерле яңгыр тамчылары таш юлда биешә. Озак көтте халык бу көнне. Гадәттә, яңгыр яуса, мунча кереп, коймак ашап, өйдә ятасы килә, бу юлы исә календарьда кызыл дата булса да, юлга чыгасы иттек. Игенчеләрне күреп, шатлыклары белән уртаклашасыбыз килде. Дөрес уйлаганбыз да. Яңгырлы көнне кояш күрим дисәң, агроном янына бар...

- Өч көн баш очында бөтерелгән болытларны карашыбыз белән озатып йөрдек. Килә дә борылып китә, килә дә борылып китә. Һәм менә, ниһаять, яңгыр! - диде, ул, шатлыгы белән уртаклашып.
- Лагерьда багана утыртырга җир казыдылар, 70см тирәнлеккә хәтле бер дым әсәре юк. Соңгы яңгыр бездә 1 майда яуды. Ул вакытта да яңгырны бик көтеп алдык, корбаннар чалдырдык. Бу юлы да корбан чалдырырга әзерләнеп йөри идек. Инде хәзер Аллаһыга рәхмәт йөзеннән чалырбыз.
- Игеннәрне корылыктан саклап калу өчен ниндидер алымнар кулланган идегезме?
- Әлбәттә, мөмкин булганны эшләргә тырыштык, өстәмә тукландырдык. Шөкер, хуҗалыкның күпьеллык үлән басуларының хәле яхшы, люцернада өметебез зур. Бу басуларның барысы да яңартылган, иске люцерна бездә юк. Бүген кышка азык әзерләү белән мәшгульбез. Барлыгы 3 000 тонна кирәк, хәзергә шуның 200 тоннасы бар.
- Әтиегез дә агроном кеше, аның белән киңәшеп эшлисездер. Ул эшләгән чорны һәм бүгенге көнне чагыштырсак, игенчелектә, җирне эшкәртү технологияләрендә аерма зурмы?
- Бүгенге көндә җирне яңа технологияләр белән эшкәртүгә, дөресрәге, эшкәртмәүгә күчеп барабыз.
- Ничек инде?
- Яңа ысул белән биш мең гектар мәйданга иген чәчтек. Бу очракта җир бөтенләй эшкәртелми, сөрелми. Көздән уңыш җыеп алынган кырга чәчү агрегаты керә, аннан соң тукландыру агрегаты һәм комбайн. Шуның белән бетте, башка бернинди дә техника кулланылмый. Яңача җиһазландырылган чәчү агрегаты җир өслеген азрак ертып орлык сала һәм үзе үк күмә. Орлык туфрак һәм салам катнашмасында шытып чыгарга тиеш була. Җирне ныграк казыган саен без аның дымын күбрәк югалтабыз бит. Әгәр элеккегечә эшкәрткәндә бер көнгә 1 гектар җирдән 60 тонна дым югалтсак, яңа ысул аны 10 тоннага гына калдыра.
Казанга кайтып язманы әзерләгәндә үземә ышанмый кабат Айратка шалтыраттым: бәлки дөрес аңлап бетермәгәнмендер? 60 тонна дым бик күп була түгелме соң ул?! Дөрес булып чыкты. Күпме генә яңалыкка омтылсак та, борынгы бабаларыбыз тәҗрибәсен дә онытып бетермәскә кирәк икән, бигрәк тә җир эшкәртү, иген игү мәсьәләсендә. Әлбәттә инде, Аллаһның рәхмәте белән шифалы яңгырлар да явып торсын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading