Бәйрәмнәр күп бездә хәзер. Ләкин сүзем, җәмәгать, акча да, бәйрәм турында да түгел, шул бәйрәмнәр уңае белән үткәрелә торган ярминкәләр хакында. Менә Яңа ел алдыннан районнар Казан шәһәренә ничә машина ит, бәрәңге, кәбестә алып барачакларын хисаплап куя. Бу үзенә күрә бер ярышка әйләнеп китте соңгы вакытта.
Саба Балтачны, Балтач Арчаны уздырырга тырыша. Газетларда кайсы район шәһәргә күпме ит, күпме суган һәм кайсысы күпмегә арзанрак саткан – шул турыда тәфсилле мәкаләләр басылып чыга.
Бу уңайдан, хөрмәтле “Шәһри Казан”, син дә бик матур язасың. Рәхмәт сиңа авыл хезмәтенә бәя биргәнең өчен. Әмма гаеп итмә, минем синдә дә, һәм башка газета битләрендә дә бәйрәм уңае белән авыл кешеләренә нинди нигъмәтләр, ял кичәләре оештырылуы турында укыганым юк. Әллә инде авыл кешесе, гомумән, ял итмәскә, бәйрәм күрмәскә тиеш дип уйлыйлар микән безнең югарыда утыручы җитәкче әфәнделәребез?
Дөрестән дә, сыерлар синнән бүген бәйрәмме-түгелме икәнен сорап тормый, ә мөгрәп ашарга даулый. Сөтен саварга, торагын җыештырырга кирәк. Май бәйрәме дип басуда эш тукталмый – чәчәргә кирәк. Августта без бәйсезлек алдык дип (дөресе, алданып) тагын өйдә утырмый авыл кешесе – ашлыгын ура, суга. Чөнки иртәгә коеп яңгыр яварга мөмкин.
Ашлыксыз калсаң, авылга берәү дә китереп бирмәячәк. Телевизордан күрсәтелә торган рекламадагы комбайнчы кебек, үлгән куянны колагыннан асып “Уберем? Нет, не уберем!” дип утырмый безнең татар халкы. Көнен төнгә ялгап эшләвен белә. Һәм шәһәр халкын бәйрәм саен тәмле сый-нигъмәтләр белән туендыра. Ә үзенә?.. Мин һич кенә дә ярминкәләр кирәк түгел, үткәрелмәсен дип әйтергә җыенмыйм. Ләкин бездә “бәйрәм ашы – кара-каршы” дигән әйтем бар. Әйтик, бәйрәмнәрдә шәһәрдә авыл кешесенә кирәкле әйберләрне кайтарсалар, начар булыр идемени? Хәзер күп авылларда өйләргә газ кертәләр. Күп кеше котельня, мич һәм башкаларны төзи. Һәм, гомумән, авылда җәй саен хуҗалыгыңны яңартмыйча, төзәтмичә тора алмыйсың. Кирпеч, цемент, шифер кебек төзелеш материаллары бик кирәк авыл халкына. Өстенә кияргә матур җылы киеме дә, өстәленә тәмле ризыгы да кирәк.
Мин быел көзен Мәскәү районы базарындагы ярминкәгә китерелгән төзелеш блокларын, кирпеч, кадак, агач, тактаның күплеген һәм... аларның кичкә кадәр сатылмавын күреп шаккаттым. Ә минем пенсиядәге әти мең кирпеч алып кайту өчен машина сорап совхоз директорына җиде мәртәбә баш иеп барды.
Начар булыр идемени бәйрәм алларыннан гына булса да авыл җирләрендә дә шәһәрдәге шикелле шундый ярминкәләр оештырсалар?! Мин яши торган Яңа Кенәр – Арча райоында иң зур авылларның берсе. Элеккеге район үзәге. Шушындый зур авылларда бәйрәм ярминкәләре оештырылса, якын тирәдәгеләр дә килеп, үзләренә кирәкле әйберләрен сатып алырлар иде бит.
Моның өчен шәһәр, район хакимият башлыкларының гына фәрманы гына кирәктер, мөгаен. Арчадан Казанга киткән йөзләп машинага җавап йөзеннән безнең авылга да 10-20 машина промышленность товарлары, кием-салым, азык-төлек кайтса, нинди күңелле булыр иде, җәмәгать. Без дә рәхмәт әйтер идек шәһәр кешеләренә. Аларның да товары сатылып үзләренә файда булыр иде. Авыл кешесе дә кирәкле әйберләрне алып калыр иде.
Хөрмәтле “Шәһри Казан”! Бәлки, шушы мәсьәләне күтәреп, югарыдагы йомшак кәнәфиләрдә утыручы, авыл халкы турында кайгыртырга тиешле адәмнәрнең колагына сүзеңне җиткерә алырсың. Бу безнең фәкыйрьләреңә күңелле Яңа ел бүләге булыр иде. Безгә, авыл кешесенә дә бәйрәм кирәктер бит инде!
Фәрит Вафин, 1995 ел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар