16+

Ярты йортта яшәү ничек ул?

Яшел Үзән районы Большие Ключи авылында яртылаш йортта яшәп яталар. Үтеп киткән кешеләр анда кемнең яшәве һәм ни өчен өйнең урталай киселүе турында кызыксына. Без шунда барып, аның аянычлы тарихы белән танышып кайттык.

Ярты йортта яшәү ничек ул?

Яшел Үзән районы Большие Ключи авылында яртылаш йортта яшәп яталар. Үтеп киткән кешеләр анда кемнең яшәве һәм ни өчен өйнең урталай киселүе турында кызыксына. Без шунда барып, аның аянычлы тарихы белән танышып кайттык.

Бүген әлеге яртылаш йортта Камил Гыйззәтуллин үзенең икенче хатыны белән гомер кичерә. Мин хуҗалыкларына кергәндә оныгына велосипед ясый иде. Янында таягы да күренде, аягы авыртадыр инде, күрәсең, дип уйладым. Бик ачык кеше булып чыкты ул, озак кына аның белән сөйләшеп тордык. Баксаң, хәзер яши торганының янында 15 еллар элек ул кирпечтән яңа йорт төзи башлый, әмма мөмкинлеге булмаганлыктан эш туктатыла.

Җитмәсә, беренче хатыны да аны ташлап китә. Шуларның барысы да бер ир-ат башына төшкәч, күңеле түзә алмаган һәм үзенә бикләнгән. Өстәвенә 2017 елда Камил абый авариягә эләгеп, инвалид кала, табиблар аны көчкә үлемнән коткарган икән. Шунлыктан авырлык белән генә таяк ярдәмендә йөри. Элегрәк чүгәли дә алмаган, чөнки сөяге чыга башлаган. Аның беренче хатыннан улы белән кызы бар, тик алар әтиләрен килеп караганнары да юк. Уйлап карагыз сез кеше нинди хисләр кичерә дә һәм ничек үзенә яшәргә көч таба.

Әлеге 1961 елгы йорт ике гаиләгә исәпләнгән булган. Икенче яктагы күршесе Шәүкәт Галимов, ул да 14-15 ел элек яңа өй төзи башлый, аңа бәхет күбрәк елмайган, ахры, бинаны торгызып чыга. Бүген ул йөри алмый, Камил кебек үк инвалид икән, янында улы гына яши. Ул эштә, ә йортта Шәүкәт абый, күбесенчә, караватта ятып тора, урамга чыкканы да юк. Әле Әфган сугышы ветераны да икән үзе. Хәзер яши торган йортны торгызганда ишегалдына җире җитмәгән, шунлыктан хосусыйлаштырган үзенең ягын кисеп алырга була. Дөрес, күршесе Камил өч ел дәвамында аңа моны эшләргә рөхсәт бирмәгән, ахыр чиктә ничектер үзенекенә ирешә. Әле салкынлыктан интекмәсен өчен үзенең ягындагы стенасын Галимов җылытып тышлап куйган.

Гыйззәтуллин Казанда туган, әмма инде ул бала чакта ук әти-әнисе шушы Большие Ключи авылына кайтып төпләнә. Озак еллар хәзер яши торган өенең каршындагы күпфатирлы йортта торган. Элегрәк ул тулай торак булса, соңрак аны хосусыйлаштырганнар. Андагы тораклары әле дә бар, әмма аның электрын, газын һәм суын кискәннәр, коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары да шактый җыелган. Түләргә акчасы юк, эшли алмый, гариплек өчен аңа аена 10 мең сум пенсия бирәләр, ул бернәрсәгә дә җитми. Яртылаш йортының мәйданы ике яклы булган вакытындагыча исәпләнә – 32 квадрат метр, димәк икегә бүлегез инде. Шунда хатыны белән яшәп яталар. Гарип булганчы, ул төзелеш өлкәсендә эшләгән.

– Тормыш итәргә урын җитәме соң, салкын түгелме сезгә?

– Без өйдә икәү генә бит инде, әлләни күп урын да кирәкми. Аны утын ягып җылытабыз, ярый әле күрше Шәүкәт кискәннән соң стенасын тышлап куйды, югыйсә катып ятар идек. Гади өй шикелле үк, суыткычы да, кер юуу машинасы да, телевизоры да бар. Бәдрәф кенә урамда, анысы инде, чыннан да, йорт эченә сыймый. Менә шушы җиребезне сатып булса да мы, берәр фатир алып, шунда яшисе иде. Әлегә бу хыял гына, ләкин кайчандыр тормышка ашырдыр бит ул? – дип, үзенә үзе сорау бирә Камил абый.

– Төзи башлаган йортыгызда эшләрне дәвам итәсегез килмиме?

– Ә ничек? Акчасы да юк, хәзер инде сәламәтлегем дә чикле. Стенасын бераз сүтеп, кире торгыза башларга була аны, тик хәлемнән килмәс инде бу. Яңадан хуҗалыкны карап торырга да кирәк бит, шәхси йорт һәрвакыт хезмәттә булуны күздә тота. Бер бүлмәле фатирга күчү иң кулай варинат булыр.

Большие Ключи авылы советында әлеге йорт турында да, анда яшәүче гаиләләрнең дә тарихын яхшы беләләр. Әфган сугышы ветераны булган Шәүкәт Галимовны социаль яклау хезмәткәре карап тора, ә Камил Гыйззәтуллин икенче хатыны белән гомер кичерә. “Без кулдан килгәнчә аларга ярдәм итәргә тырышабыз, чөнки үзебезнең кешеләр бит. Кызганыч, Камил абыйның балалары аның янына кайтмыйлар, ярый инде икенче хатынының оныклары бар, алар белән вакытын уздыра. Фатир мәсьәләсен хәл итү өчен үзләренең кишәрлекләрен сатарга уйлыйлар уйлавын, әмма әлегә нәтиҗәсе юк”, – диделәр җирле хакимияттә.

Нинди генә язмышлар юк бу дөньяда, хәтта кечкенә генә бер йортның да шундый аяныч тарихы бар.

Рәсим Хаҗиев

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ай -хай, балалары ваз кичэрлек нилэр эшлэде микэн бу абзый? Спиртоы эчемлеклэр кулланмыймы? Чарадан тыш?!

    Мөһим

    loading