16+

Яшел Үзәннең Ачасыр авылы кырларында техник майга ярар дип көнбагышларны җыймый калдырганнар

Яшел Үзәннең Ачасыр авылы җирлегенә кергән кырларда көнбагышларны күреп шаккаттык.

Яшел Үзәннең Ачасыр авылы кырларында техник майга ярар дип көнбагышларны җыймый калдырганнар

Яшел Үзәннең Ачасыр авылы җирлегенә кергән кырларда көнбагышларны күреп шаккаттык.

50 гектардан артык мәйданда суктырылмый калган уңыш. Көнбагышлар «безне оныттылар ахры» дигәндәй, карга күмелгән башларын моңсу гына аска игәннәр. Ни өчен җыймый калдырганнар соң, өлгермәгәннәрме, уңышы начар булганмы? Бу сорау белән без «Красный Восток» ширкәтенә мөрәҗәгать иттек.

Элемтәгә чыга алмый шактый азаплангач, «Красный Восток» ширкәтенең Яшел Үзәндәге филиалында соравыбызга җавап бирергә ризалашкан бердәнбер агроном табылды:

- Мондый хәлнең әле булганы юк иде. Кукуруз кала иде, ә көнбагышлар юк. Бу көзнең яңгырлы килүе белән дә бәйле булды инде. Хәер, бездә генә түгел, күп кырларда калды ул көнбагышлар. Көнбагышлар гына да түгел, карабодай, башка культуралар да һава торышына бәйле рәвештә кырларда кышларга калды. Көнбагышны дымлылык 27 проценттан югары булганда суктыруның мәгънәсе юк. Шулай да аны әрәм итәргә җыенмыйбыз, көз көне суктырып алачакбыз. Уңышы техник майга булса да ярый аның, - диде ул.

Аның каравы, кышкы көнбагышлар ашап кошлар кинәнгәндер. Көнбагышларның күбесе техник майга да калмаган бугай, башлары буш.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading