16+

Йомыркаң әзерме?

Әти белән суда йомырка пешерәбез. Ун литрлы бер чиләк йомырка... Санасаң, йөзгә туладыр алар. Саба районының Кече Шыңар авылында 30 апрельдә һәр кешенең дә көне йомырка пешереп, аннары аны буяп узадыр, чөнки ул авылда 1 май көнне балалар, таң атуга, төркем-төркем булып, йомырка җыярга чыгып китә. Әлеге күренеш инде элек-электән...

Әти белән суда йомырка пешерәбез. Ун литрлы бер чиләк йомырка... Санасаң, йөзгә туладыр алар.
Саба районының Кече Шыңар авылында 30 апрельдә һәр кешенең дә көне йомырка пешереп, аннары аны буяп узадыр, чөнки ул авылда 1 май көнне балалар, таң атуга, төркем-төркем булып, йомырка җыярга чыгып китә. Әлеге күренеш инде элек-электән матур бер традиция булып сакланган. Хәтта безнең әби дә бала чагында йомырка җыеп йөргән икән. Бу үзенә күрә бәйрәм рухын бүлешү, күршеләреңә шатлык өләшү белән бер.
Йомыркага килгәндә, аны ничек бар түгел, ә кызартып, ягъни буяп өләшәләр. Гадәттә, аны кызыл, ал, сары, яшел, зәңгәр төсләргә кертәләр. Ул да бу традициянең матур һәм кызык өлеше. Ә хәзер исә аңа хәтта төрле рәсемнәр дә ябыштыралар икән. Монысы инде арттырып җибәрү, рус халкының пасха бәйрәмендәге йомырка рәвешен кабатлаудыр...
Балалар өчен бу бәйрәм Сабан туена охшаш та әле. Алар, бәйрәмгә дип, үзләренең иң матур киемнәрен, пакет яки сумкаларын алдан ук әзерләп куеп, кич белән иртәрәк йокларга яталар. Аннары иртә белән торып, ашап-эчеп, киенеп-ясанып, йөгерә-йөгерә, күршеләргә кереп китәләр. Ә алар өчен иң мавыктыргычы ул - башка балаларны уздырып, йортларны беренче булып йөреп чыгып, өйгә кайткач, кем ничә йомырка җыйганын санау! Менә бу исә традициянең иң мавыктыргыч өлеше. Ә бәйрәмнән соң аларда бер атнага җитәрлек тәэсирләр, яхшы кәеф сакланачак!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading