16+

Нурулла Гариф: "Байлар да элеккеге әйберләр белән кызыксына хәзер..."

Нурулла Гарифны барыбыз да яхшы белә. Тик аның күңел җылысын биреп башкарган эшләрен күрү өчен Балык Бистәсе районының Яңа Сала авылына килергә кирәк. Тарихчы, үз җиренә битараф булмаган, туган телен яклаучы милләтче үз авылында тарих, археология институтлары да башкара алмаган эшне берүзе алып бара.

Нурулла Гариф: "Байлар да элеккеге әйберләр белән кызыксына хәзер..."

Нурулла Гарифны барыбыз да яхшы белә. Тик аның күңел җылысын биреп башкарган эшләрен күрү өчен Балык Бистәсе районының Яңа Сала авылына килергә кирәк. Тарихчы, үз җиренә битараф булмаган, туган телен яклаучы милләтче үз авылында тарих, археология институтлары да башкара алмаган эшне берүзе алып бара.

Балык Бистәсе районы – үзенчәлекле як. Әле биредә тарих катламын бер кат актарып, күп нәрсәләргә ачыклык кертеп булыр иде. Заманча биналар белән янәшәдә 17-18нче гасырга караган биналарны – йорт-келәт, кибетләрне күрергә була. Нурулла Гариф нигезендә төзекләндерелгән шундый бай йорты бар.
– Бу – безнең бабайның әтисенең йорты. 1907 елны төзелгән. Гаилә 1931 елны репрессиягә эләгә. Бабайның энесен, хатынын һәм өч кызын, әти-әнисен – бөтенесен Себергә куалар. Безнең нәсел шунда беткән. Картайгач эшкә ярамый башлагач, бабайның әти-әниләре кайта. Бабайның йорты әнә гараж турында булган. Аны сүтеп Кызыл Йолдыз районына хәрби комиссариат төзиләр, үзләре кечкенә генә абзарда кала. Себергә кумауларының сере шунда: алар колхозда эшләми, урман кисәләр. Урман хуҗалыгы башлыгы яһүд кешесе була, шул алып калды дип сөйләгән ул. Биредә ике кеше урыны. Монысы – сакланып калганы бабайның әтисенең йорты. Бөтен авылны шушында талыйлар, ул колхоз правление дә, авыл советы, мәктәп, больница да була. Йортны карарга килүчеләргә гел әйтәм: аста налог түләмәгән өчен әбиләрне яба торган булганнар. Элек налог бик күп салынган. Бу хакта әбиләр миңа сөйлиләр иде, хәзер ул буын үлеп бетте инде. Балалар әниләрне чыгарыгыз, ачтан үлеп бетәбез, дип елаган. Монысы кибет аның, ул әле 1960 елларга кадәр эшләгән. Аны сүтеп алып киттеләр инде, монда ике катлы агач йортлар бар иде. Тулы бер комплекс, – дип таныштыра Нурулла абый. – Гаилә ничек баеган? Безнең якта урманнар бик зур, җәй буе агач кискәннәр, ярганнар, киптергәннәр. Ә безнең каршы якта – Чистай шәһәре. Алар Кама туңгач, 15 ат белән барып теге якны утын белән тәэмин итеп торган. Ул яктан керосин, сабын алып кайткан, монда кибет тоткан. Кемдер мичтә җылынып ятканда болар төне буе эшләгән. Товар алмашканнар.
Бу музей гына түгел

Зәйнетдин углы Шәрәфетдин байның музей-йортын Нурулла абый берүзе тәртипкә китереп чыккан. Эченә кереп карасагыз, дәүләт музеенда да булмаган уникаль әйберләрне күрерсез. Биредә берничә зал, һәрберсендә пыяла шкафларга музей экспонатлары тәртипләп куелган. Тарихчы аларның һәрберсе турында яттан сөйли ала. Һәрберсенә бәйле вакыйгалар бар. Башта ул табылдыкларны беренче каттагы складка алып кайта. Чистарта, тәртипкә китерә, аннан әлеге экспонатлар кирәкле бүлмәләргә урнаштырыла. Музей-йортта чыннан да тарихи кыйммәткә ия булган әйберләр бик күп. Тарихчыдан кайчаннан башлап җыя башладыгыз дип тә сорамыйча кала алмадык.

– Биредәгеләрне соңгы дүрт елда тупладым, – диде ул җавапка. – Инде 20-40 еллап иске әйберләрне җыям. Моңарчы тапканнары Түбән Кама музеенда, Биләрдә, Болгарда, Казанда бар. Колшәриф мәчетенә дә, үзебезнең районга, Котлы Бөкәшкә дә бик күп әйберләр тапшырдым. Баштарак гел әйберне кешегә ташыдым. Ә менә бирегә ныклап күченеп кайткач, монда туплый башладым. Кеше дә күп бирде. Хәзер әйберне бик җыеп булмый, иске йортлар калмады диярлек. Кызыксынучылар да артты, байлар да элеккеге әйберләр белән кызыксына.

Нурулла абый түбән каттагы склад бүлмәсендәге әйберләрне берәм-берәм барлап сөйләде безгә. Күрер күзгә дә экспонатлар шактый күп. Исәп-хисабын да алып бармый икән. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, ул аларны барысын яттан белә. Борынгы ядкарьләрдән алып гадәти көнкүрештә элек кулланылган әйберләргә кадәр күрә аласың. Мәсәлән, керосин лампалары, агачтан эшләнгән самоган аппаратлары. Нурулла абый аны әниләренең төнлә генә бер-берсенә йөртүләрен сөйли. Соңгы вакытта хәтта кәрәзле телефон трубкаларын да җыя башлаган.

Музей-йортның икенче катындагы бүлмәләрдә шул чорның рухын да тоярга мөмкин иде. Бай йортының калын стеналары, киң тәрәзә төпләре, андагы йорт җиһазлары безне шул чорларга алып кайтты.

– Җәй көне биредә салкынча рәхәт. Болар революциягә кадәрге көзгеләр, монда барысы да диярлек революциягә кадәрге әйберләр. Мәсәлән, Париждан кайткан сәгатьләр, 1869 елгы шкаф. Әти монда тумаган инде, 1919 елны бабай тегендә йорт төзи, ул шунда туган. Ул йортны сүтеп алып киткәннәр, талап алганнар дидем бит әле, аның документлары сакланган. Агач алган документларына кадәр бар, – дип сөйли тыңгысыз тарихчы.

“Үзебез дә хәзер музейга куярлык”, диюендә дә хаклы бар аның. Ул хәтта киемнәр дә җыя башлаган. Монда толыплар, солдат хезмәте үтәп кайтучыларның киемнәре, телогрейкалар, борынгы пәлтәләр дә бар. Әбиләрнең кышын чанада утырып йөргәндә кигән шәлләре дә аерым урын алган. Күпләр бу киемнәрне инде хәтерләми дә.

Өске каттагы икенче залда археологик табышлар урын алган. Бу өлкәдә Нурулла абый балык кебек йөзә инде. Һәрберсен детальләп сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Безгә дә: “Кызык булса гына сөйлим”, – дип кабат-кабат искәртте.
– Монысы белән бик мактанам, монда археология буенча табышлар. Монда 250-400 миллион ел элекке җәнлекләрнең эзләре калган табылдык. Монысы бозлык чорына карый. 15 мең ел элек бозлык монда килә ул. Бозлык Удмуртия чигендә терәлеп кала, монда салкыны килә. Каманың теге ягына чыкмый ул. Каманың теге ягында үсемлек үсә, монда үсми. Монда мамонтлар, башка җәнлекләр үлеп бетә. Шуңа таш гасыр әйберләре дә бик күп, – дип сөйли ул һәрберсен берәмләп күрсәтеп. Монда чынлап та ни генә юк.

Нурулла абыйның моның кадәр башкарган хезмәтен күреп сокланмый мөмкин түгел. Бу акчага эшләнә торган эшмени?! Шулай да кызыксынмыйча кала алмадым. Ни өчен ул моңа алынырга булган?

– Моны кемдер өчен эшләмим. Үзем монда кереп чыгып бер рәхәтлек алам. Бер ярлы кеше була, көтү көтә. Кисәк кенә баеп китә. Чыгырыннан чыгып дулаганда теге көтү көткән чыбыркысына карый торган була. Шуннан тынычланып кала икән. Син ашыкма әле, заманында көтүче генә идең бит. Монда кереп, мин дә тынычланып чыгам, биредә күп әйберләр үзебезнеке. Әле мин бабайның чыра, сукыр лампа яндырганнарын хәтерлим. Әнинең көнкүрештә тоткан әйберләре шактый монда. Менә үзем үскән бишек, – дип аңлата Нурулла абый бу шөгылен.
Нурулла абыйның бер үк вакытта шәҗәрәләр төзи, авыл тарихларын яза. Соңгысы буенча үзенчә методикасын да булдырган. “Шәҗәрәләр, китаплар бездән соң да кала торган бүләк ул”, – дип саный Нурулла Гариф.

 

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нурулла дустым! Иҗатыгызда уңышлар теләп, эшегезгә сокланып иң-иң изге теләкләрдә калам!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сокланырлык урнәк!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Рэхмэт сезгэ! Бик кызыклы! Узем дэ жыям, ой дэ байлардан калган 1867 елда тозелгэн. Удачи!

        Мөһим

        loading