16+

Үзеңнән арткан бакча уңышын кая куярга?

Бакчада уңыш җыеп алынды. Күршеләргә, туган-тумачаларга күчтәнәч итеп таратылды. Компот, салатлар ябылды...  Алай да артып калган яшелчә, бәрәңге, алмаларны кая куярга? Без шул сорауларга җавап эзләдек. 

Үзеңнән арткан бакча уңышын кая куярга?

Бакчада уңыш җыеп алынды. Күршеләргә, туган-тумачаларга күчтәнәч итеп таратылды. Компот, салатлар ябылды...  Алай да артып калган яшелчә, бәрәңге, алмаларны кая куярга? Без шул сорауларга җавап эзләдек. 

“Авылда үстергәнне алалар”
Бүген үзеңнән арткан әйберләрне сату мәйданчыклары булып социаль челтәрләр, ватсап төркемнәре тора. Аннан фермерлар да, шәхси хуҗалыклар да, дачниклар да актив файдалана. Соңгы көннәрдә бу төркемнәрдә иң күбе алма, кишер, бәрәңге, бал саталар. 

Миләүшә Сафина да авылда әнисе бакчасында үскән кишер белән чөгендерне сатарга булган. 
– Ватсапта үзебезнең комплексның сату-алу төркеме бар. Бик җайлы. Авылдан килешкә язам да, кереп алалар да. Әни, бөтен кешедә дә бар инде ул кишер, җәфаланып йөрмә, дигән иде. Юк икән, авылда үстерелгән яшелчәләрне бик теләп алалар. Карлыган, кура җиләге дә сатылды. Август аенда бәрәңгене дә яхшы алдылар, – ди ул. 

Үзләре кыйммәткәрәк сата
Татарстан бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Владимир Дейнекин да теләге булган кешеләргә артык яшелчә, җиләк-җимешләрен сатуда бернинди проблема булмавын әйтә.

– Дачниклар үзләрен тәэмин итәрлек кенә җитештерә. Ә артканын базарга алып чыгып сата яки сатуның башка юлларын таба. Кемгәдер арзан бәягә тапшырганчы, үзе кыйммәткәрәккә сата ала ул. Һәрхәлдә, безгә артык кәбестәмне кая куйыйм икән дип мөрәҗәгать иткән кеше юк. Күпләп үстерүче шәхси хуҗалыклар фермерлар белән кооперативларга берләшә ала. Эшкәртүче белән шөгыльләнүчеләр дә күпләп җитештерүчеләр белән эшләүне кулайрак күрә, – ди ул.  

Базарга киттек
Бакча тотучыларга базарда да урын бар. Казан мэриясе матбугат үзәгеннән алынган хатта күренгәнчә, үзләреннән арткан авыл хуҗалыгы продукциясен шәһәр халкы чатырлы мәйданчыклар территориясендә сата ала. 
Казанда шундый тугыз мәйданчык бар, алар һәр көнне (шимбә көнне 6.00дән 12.00гә кадәр) эшлиләр. Тик моны ярминкә операторы белән килештерергә кирәк була. 

Зоопарк кабул итми
Казан зооботаника бакчасы матбугат үзәгенә мөрәҗәгать итеп, халыктан яшелчә җыя торган акцияләр уздыру-уздырмаулары белән кызыксындык. Алардан бик кыска җавап килде: “Без халыктан яшелчәләр кабул итмибез. Акцияләр дә оештырмыйбыз”. 

Гошер сәдакасы
Татарстан Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды ел да көз башында гошер сәдакасын җыеп, шуларны күп балалы, аз керемле гаиләләргә, ялгыз яшәүче өлкәннәргә тарату кампаниясен оештыра.

Гошер ул мөселман кешесенең үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер сәдакасы хакында “Әл-Бәкара” сүрәсенең 267нче аятендә: “И иман китерүчеләр! (Кәсеп итеп) тапканнарыгызның иң яхшыларын (хәләлләрен) һәм Безнең сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән (сәдака итеп) сарыф итегез...” – диелә. Аллаһының рәхмәтенә ирешү һәм киләсе уңышка нигез салу өчен, уңышның гошерен (уннан берен) мохтаҗларга бирергә кирәк. Ул бәрәңге, кабак, помидор, кишер һәм башка яшелчәләр дә, бал да булырга мөмкин.

Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, гошер сәдакасын җыю кампаниясе вакытында 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1109, 2020 елда – 1000 тоннага якын, 2021 елда 577,33 тонна яшелчә һәм азык-төлек җыеп таратылган.  
Ярдәм итәргә теләге булганнар “Зәкят” хәйрия фондына тапшыра ала.

Мохтаҗ әбиләр күп
«Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы башлангычы белән Казанда авыр хәлдә калган кешеләрне бушлай ашату өчен “Приют человека” пункты эшләп килә. Анда да үзегездән арктан яшелчәләрне бик теләп алалар.

– Бөтен төр ярдәмне дә кабул итәргә әзербез. Кәбестәсе дә, кишере дә, бәрәңгесе дә бик кирәк. Бүген без көн саен Казанда гына да алты урында 1000гә якын мохтаҗ кешене кайнар ризык һәм чәй белән тәэмин итәбез. Хәйрия юлы белән җыелган продуктларны Кабан арты мәчетенә тапшырабыз да, анда безгә кайнар ризык әзерләп бирәләр.  Хәләл кафелар да, башка күп кенә оешмалар да булыша, – ди «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» җитәкчесе Азат Гайнетдинов.

Аның сүзләренчә, мохтаҗлар саны елдан-ел артып бара. Аларны азык-төлек, кием-салым һәм башка кирәк-яраклар белән дә тәэмин итәргә тырышалар.
– Мохтаҗлар арасында пенсиясен җиткерә алмаган әбиләр дә бар. Беркөнне генә бер әби, сезгә килергә дә оялам, әмма башка чарам да юк, пенсиям фатир өчен түләүгә, даруларга китеп бара, итле ризыкны сездә генә ашыйм, дип елады. Кызганыч, шундый әбиләр күбәеп китте, – ди әңгәмәдәшем. 
Күптән түгел генә “Приют” пункты Яшел Үзән шәһәрендә дә ачылды. Тагын берне ачарга сорыйлар, Лаеш һәм Юдинога да кирәк, ди Азат Гайнетдинов. 
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading