16+

“Зөлфәт янасыз бит, авылга кайт...”диделәр

Ут белән җилне, борынгылар, никахлашкан диләр. Берсе күтәрелдеме, икенчесен дә көт тә тор. 10 апрель көнне көндезге сәгать өчләр тирәсендә Актаныш районының Татар Ямалысы авылына да алар парлап сугыла. Халык телендә “Шүрәле очы” дип йөртелгән Вахитов урамындагы биш йортка яшен тизлеге белән ялкын килеп ябырыла.

“Зөлфәт янасыз бит, авылга кайт...”диделәр

Ут белән җилне, борынгылар, никахлашкан диләр. Берсе күтәрелдеме, икенчесен дә көт тә тор. 10 апрель көнне көндезге сәгать өчләр тирәсендә Актаныш районының Татар Ямалысы авылына да алар парлап сугыла. Халык телендә “Шүрәле очы” дип йөртелгән Вахитов урамындагы биш йортка яшен тизлеге белән ялкын килеп ябырыла.

Үч иткәндәй авылда утның сүнгән, су да булмаган мәлгә туры килә. Зөлфәт Фазлыйәхмәтов йортсыз калучыларның берсе.
—Мин ул көнне иртәнге сәгать дүрттән торып командировкага киттем, Самара өлкәсенә. Абый белән икәү яши идек, ул Чаллыга йөреп эшли. Өй бездән бикле кала. Миңа дустым хәбәр итте. “Зөлфәт янасыз бит, авылга кайт...” — ди. 9 сәгатьлек юл. Ни көткәнен белдем инде, видеоларны карый кайттым. Берни калмаган иде... Әсфирә апа белән ике арада буш, ташландык йорт бар, аны беркем дә карамый. Менә шул йорт артында чүп үләне якканнар, имеш... Кипкән үләннәр буйлап ут йөгереп килгән дә берьюлы ике йортның лапасына капкан — безнеке белән Әсфирә апаның сарайлары бер үк вакытта яна башлады, диләр. Безнеке кипкән печән белән шыплап тулган... — дип сөйләде Зөлфәт без шалтыраткач.

Интернетта гизгән сүзләргә караганда, чүп үләне ягучыны бер әби, имеш. Аның Әсфирә апа булуы да ихтимал, ләкин бу сүзне Зөлфәт үзе кире кага. 

—Әсфирә апаның чүп ягып йөрерлек рәте юк, ышанмыйм да. Халык сөйләшә инде, авыл эчендә төрле сүз йөри, ләкин күзем белән күрмәгәч мин ышанмыйм. Сарайлардан соң ялкын өйләргә күчкән. Яна торган шифер кисәкләре урамның каршы ягына атылып, тагын бер өйне ут элгән. Марс абый белән Мәүлия апаның вафатыннан соң өйләре берничә ел буш торгач, яңа гына сатып алганнар иде... Яңа хуҗалар әле кайтып та күренмәделәр, интернет тулы безнең хәл — ишетмәделәрме икән? Аларның күршесендәге өйдә Ленар бабай яшәде, ул да 7 ел элек мәрхүм, аның да йорты янган. Барысы биш йорт, урам бушап калды... — ди Зөлфәт. — Машиналар саклап төн чыкты, пыскып утырган җирдән, ялкынның кабат күтәрелә торган гадәте дә бар. Әсфирә апаны авылда яшәүче кызлары алып китте, абый белән икебезгә авылдагы буш өйнең ачкычын бирделәр. Үзебезнең авылда янгын сүндерү машинасы юк, күрше авыллардан тиз генә килгәннәр дә соң, сулары беткән диләр. Ә суыртырга уты да, суы да булмаган көн, туры иклгән бит...

Зөлфәткә — 25, Фидаил абыйсына 34 яшь. Иң кыены да аларга. Йорттан бернәрсә дә алып чыга алмаганнар, бар булганы дөрләп янган. Зөлфәт икенче сыйныфта укыганда әтиләре параличтан, ә хәрби хезмәттә чагында йөрәктән әниләре дөнья куйган. Алар биш бертуган, егетләр исә соңгылары, икесе дә өйләнмәгән. Ниятләре шушы урынга йорт җиткерү. Әлбәттә туганнары да хәлләреннән килгәнчә ярдәм итәр, авылдашлары да изгелектән өзелмәс. 

Җирле авыл башлыгы Дамир Флүс улы белән дә элемтәгә кердек. Ләкин ул сөйләшүдән җайлап кына баш тартты. Авыл халкы өчен “борчылуы” дип кабул итик. Мондый чакта күп эшләрдә ул да башлап йөрмәгәч, кирәкле төп сүзне әйтмәгәч... Әлегә тикшерү эшләре бара, барысы да ачыклангач, бу мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтырбыз.

Шуны да кисәтәсе килә, ут-күздән сакланыр өчен, шырпы белән сак эш итик. Бигрәк тә йорт, сарай тирәләренә якын җирләрдә чүп үләннәрен яндырудан тыелырга кирәк. Юкса, үзеңне генә түгел, башкаларны да урамда калдыруың бар бит. Актанышлылар мисалындагы кебек...  

Йорт-җирсез калган абыйлы-энеле Фидаил белән Зөлфәт Фазлыйәхмәтовларга ярдәм итүчеләр 89600743505 телефоны аша хәбәргә керә ала. 
 

Фото: https://vk.com/aksh_116

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading