16+

«Обойга «Илнур 21е китте» дип язып та куйган икән»

Кременная юнәлешендә барган хәлиткеч бәрелешләрнең берсе була бу.

«Обойга «Илнур 21е китте» дип язып та куйган икән»

Кременная юнәлешендә барган хәлиткеч бәрелешләрнең берсе була бу.

Татарстанның легендар 1234 ротасы каршы як биләгән җирлеккә кергәндә оппонентлары өстенә килеп төшә һәм миномет уты астына эләгә. 

Ике як та бирешергә теләми, чөнки әлеге стратегик яктан мөһим җирлекне ничек тә кулга төшерергә, саклап калырга кирәк. Өстән килеп төшкән әмер шуннан гыйбарәт. Ниндидер мизгелдә егетләрнең кайберләре каты яралана, аларның берсе “Физик” позывнойлы егет. Иптәшләре аның янына шуышып килә дә "Син биредә каласыңмы, әллә безнең белән кайта аласыңмы?" - дип сорыйлар. Физик катгый тавыш белән: "Егетләр, мин калам", - ди. Кирәк булса дип, соңгы гранатасын кулына кысып тота. Ниндидер бер могҗиза белән исән кала ул. Эвакуация отряды алып чыгарга ирешә. 2022 елдан бирле мондый могҗиза белән исән калулары күп була Физикның. Әти-әнисе, якыннарының догалары саклап кала күрәсең. Ә бит үлем белән күзгә-күз очрашуы алда китерелгән бер мисал гына. Яу кырында могҗизага ышанмый мөмкин түгел, тоташ ут астында күңел түрендәге өмет чаткысы гына яшәргә көч-куәт бирәдер, мөгаен. 

Әңгәмәдәшем «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының баш мөхәррире Гөлүсә Закированың энесе Илнур хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә. Мобилизация игълан ителеп аны чакырганнан бирле. Коллективыбыз белән “Физик” турында белешеп, сорашып торабыз. Хәер, “Татмедиа” журналистлары гына түгел, ә Апас районы Кече Болгаер авылы халкы да хәрби егет турында борчыла, аның исәнлегенә догалар кыла. 
Гөлүсә ханым белән балачак хатирәләрен барлыйбыз, Илнурның хезмәте турында сөйләшәбез:

– Тумышыбыз белән Апас районы Кече Болгаер авылыннан, 3 малай һәм 3 кыз идек без. Олы абыебыз яшьли китеп барды. Әтием Рәүф, әнием Зәйтүнә исемле. 2022 елда игълан ителгән махсус хәрби операция безнең нәселебезгә икеләтә кагылды, чөнки әтиемнең ике апасы да яшьлек елларында Украинага китеп барган, биредә төпләнеп гаилә корганнар. Хәзер дә шунда яшиләр. Минем бабаем әсирлектә үлгән, ә әбием 4 бала белән берүзе калган. Бабаем сугышка киткәннән соң, 1942 елда әтием дөньяга килгән. Тора-бара инде аякка баскач, әбиемнең ике баласы Донбасс якларына бәхет эзләп чыгып китә. Шунда төпләнеп тә калалар. Әтинең ике апасы да Донецк республикасының Шахтерск каласында. яшәде. Нурия апа әле былтыр гына үлеп китте, балаларының исемнәре дә татар, телне дә беләләр. Ике туганнарым белән аралашып торабыз. Энемнең сугышта булуын да беләләр, бик борчылалар.  

Илнурга килгәндә, авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң ул Казан дәүләт педагогика институтының физика бүлегенә укырга кергән иде. Ахыргы курста армиягә китте, хезмәт итүе Чечнядагы икенче компаниягә туры килде. Аннан кайтканнан соң, нык үзгәргән иде ул. Сыныбрак кайтты дип әйтимме соң. Чечняда булган вакыйгалар аның хәтеренә, үзаңына нык сеңеп калган. “Дустымны кисәкләп җыйдык та, әти-әнисе кырына җирләргә туган авылына алып кайттык. Газизенең үлеме белән килешә алмыйча, әнисе күкрәгемә йодрыгы белән бәрә-бәрә елый, ә мин бер кәлимә сүз таба алмыйча башымны түбән иеп басып торам. Чөнки башка чарам юк”, дип сөйләгәне бүгенгедәй хәтеремдә. Әлеге тетрәндергеч хәлләр аның холкын нык үзгәртте булса кирәк. Кем белгән бит, шундый ук дәһшәтле вакыйга янә кабатланыр дип. Боларның барысын да анализлыйм да, шундый нәтиҗәгә киләм. Киләчәктә, боерса, махсус хәрби операция тәмамлангач та егетләребезгә психологик яктан тернәкләндерү кирәк булачак. Чөнки ялларга кайткан саен бу үзен нык сиздерә. Энем Илнур якты күңелле, һәркемгә булыша, ярдәмгә килә торган, карусыз, риясыз кеше. Һич ялгансыз. Авылда аны карап торган егетебез, дип әйтәләр иде. Атыбыз бар чакта, аны җигеп, кыр-басуларны да әйләнеп кайта иде. 

Махсус хәрби операция игълан ителеп, Илнур чакырылгач, авылыбыз белән озаттык аны. Ул киткәч, әни 2 атна ашарга да пешермәде, тамагына берни үтмәде. Тәрәзәгә генә карап утыра иде. Обойга «Илнур 21е китте» дип язып та куйган икән, өй юганда күреп алдык моны. Өебез каршында гына балалар бакчасы, әниебезнең тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп, ятып-ятып елаганын шунда эшләүче тәрбиячеләр да күргән. Әнинең менә шундый сызлануы, күңел халәте үзе үк йөрәкләрне парә-парә итеп телгәли. Әни белән ул бер-берсе белән нык бәйле булган. Яше 40ка җитсә дә Илнур әти-әни өчен бала, аның өчен һәрдаим борчылып, куанып та яшәде алар. Чөнки ул алар янәшәсендә генә, ә безнең үз тормышыбыз, үз мәшәкатебез дигәндәй. Кайтабыз да, китәбез бит. 

Әти белән әни гомере буе бер-берсен кайгыртып, кадерләп, хөрмәтләп яшәде. Ул хисне хәтта сүз белән дә аңлатып булмый. Аларга гына хас, үтә бер җылылык бар араларында. Ә аларның тормышын энем тулыландырып тора иде. Илнурның чит җиргә китүе белән шул җитеш, гармониядә яшәгән тормыш касәсенең бер кырые гүя кителде. Алда әйтүемчә, әни баласы өчен борчылудан ашаудан калды. Әни ашамаса, әти дә ашамый. Бер-берсенә нык береккәннәр, Илнур алар белән яшәгән вакытта, әти белән әни аны кайгыртып, аның өчен яшәде. “Әле бит Илнур кайтмаган, менә хәзер ул кайта да ашарга утырабыз” – телләрендә гел шушы сүзләр...Шундый җылы, самими мизгелләр инде, югыйсә. Әмма шул чаклы юксындыргыч, нәкъ күңелнең түрендә саклана торган. Вакыты белән күз яшьләренә күмә торган...

Апам Гөлфирә гаиләсе белән авылда яши, ул энекәш киткәннән бирле әти-әнине карап тора. Апабыз хәзер әти-әнинең терәге, алар карауга, тәрбиягә нык мохтаҗ. Хәтта ашау әзерләү ягыннан да. Илсөяр сеңлем Казанда гаиләсе белән яши. Илсур дигән энем шулай ук Чечняда хезмәт иткән иде, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан кеше. Әлеге мобилизациягә ничек эләкмәгәндер Ходай үзе генә белә. Үз тормышы белән яши. 

Авылга җай чыккан саен кайтырга тырышам. Бер тапкырында, үземчә балыкны төрле тәмлеткечләр белән, лимон кисәкләре куеп мичтә пешереп сыйлыйм дип уйлыйм. Әти моны кабып карады да: “Соң моны әниеңчә генә кыздырып булмый идеме”, дип куйды. Ул үзе балыкка йөрергә ярата. Аннан кайткан табышын әнигә тапшыра да, ә ул аны ике яклап тиз генә тоз, онга манып кыздырып ала. Телеңне йотарлык ризык була. Эш ризыкта да түгел, әти гомере буе әни пешергән ризыкка күнеккән, аңа безнең “шедевр”лар кирәкми. 

Яшел зонага чыкканнан соң, җае булган саен энем безгә шалтырата. “Сагындым”, ди. Авыл төркеменә куелган видеолар да аңа шундый газиз, кадрда кемнеңдер мәчесе узып китә икән, ул аны шундый бирелеп, яратып карый. Безнең өчен, югыйсә, гадәти бер әйбер. Ә Илнур аларның барысына сөенә-сөенә. Үзе дә безгә төрле видеолар җибәрә. 

Ялга кайткан саен зиратка абый янына барып кайта, елап-елап аның белән сөйләшә. Җаем булган саен шул мизгелләрне видеога төшерергә тырышам. Аны кемгәдер күрсәтү максаты да юк. Үзебез өчен, сагынганда алып карар өчен. Бәлкем, аны социаль челтәрләрдәге сәхифәгә куеп бару да кем өчендер юаныч, өмет чаткысы бирәдер. Танышларыбыз арасында да бик күп теләктәшлек белдерүче бар. Ә икенчеләре: “Синең энең кайтачак, Алла бирсә”, дип юату сүзләре җиткерәләр. Кешегә бит бер җылы, тәмле сүз җитә, бигрәк тә шундый кыен вакытта. Күпләр шул рәвешле үз язмышларын кичерә.

Соңгы вакытта үзебез өчен истәлеккә булыр дип энем белән бәйле видео, аны каршы алу, әниләр белән күрешүен, бөтен бакча, ишегалдын карап чыгуларын, аны озату мизгелен социаль челтәргә куям, шуннан китә инде ул. Хәтта бер видео Казахстанга кадәр барып җиткән, аннан җибәрделәр. 

Илнур салкын окопларда яшәргә, йокламаска өйрәнгән. Сентябрьдә ялга кайткан иде, октябрь башында китте. Анда ниләр булганын сөйләми, тартып чыгарсаң гына. Бер колагы ишетми, контузия алган. Сөйләвен тыңлыйм да, һәрбер нәрсәне анализлыйм. Бирегә кайткач, хәтта чиста суга да куанды, бу бит чиста су, ди. Сөйләвенчә, күлләвектә җыелган суны кат-кат сөзеп шуны эчә торган булганнар. Бервакыт су эзләп барып, каршы якка да килеп чыккан. “Карыйм, таныш булмаган позицияләр”, дип сөйләде. Ротация вакыты туры килгән, ахры. Шуңа качып котылган.

Телеграмм аша хәлләрне белешеп торабыз. Әле бер тапкыр ротадагы егетләре “Алма апа, туган көнегез белән котлыйбыз”, дип видеокотлау да җибәргәннәр иде. 

Энем сентябрь аенда ялга кайтып китте. Ул кайтуга мин дә авылга чаптым. Инсульт кичергән әти стресстан күбрәк ятып тора. Әни бер почмакка утырган, газ плитәсе буш, аш куеп җибәрдем, өйне җыештыра башладым. Үзем елыйм, үзем өйдәгеләрне сөйләштерәм. Шул ук вакытта күңелем белән нидер башка нәрсә турында уйлыйм. Өчесен өстәл артына утыртып ашаттым, Илнур матур киемнәрен киеп куйды. Үзгә бер төсмер керде, Казанга эшкә кузгалдым. Шуларны күз алдыннан үткәреп, өч көн елап йөрдем, кулым эшкә бармады. Әлеге күңел халәтен сүз белән әйтеп бетереп булмый. Әле бит проект, эш тә бар. Бер көнне юлымда шагыйрь Рифат Сәлах очрады. 

– Рифат, кайчан әзер була, дим.
– Гөлүсә апа, сез шул мин әйбер әзерләп бирмәгәнгә елыйсызмы? - ди бу. Шуннан күзем ачылды, энемнең янәдән китәсен, аның аяклары сызлаудан әрнеп утыруы, әти-әнинең борчылулары, болар барысы да бер төенгә җыйналган, искә алган саен әлеге яра сыкрап, үзен белгертеп тора. 
Энем киткәндә авыр булды, бер иптәше белән такси яллаган. Шул ирнең гаиләсе килде. Аларны читтән генә күзәтеп торам. Кечкенә генә малай, әтисе аның белән хушлаша. 

– Ярар, улым, син хәзер гаиләдә бердәнбер ир, әниеңне, үзеңне сакла, - ди бу хәрби. Машина китте, без басып калдык. Шул вакытта әлеге сабый әтисе белән саубуллашу мизгелендә үксеп елап җибәрде. Мин ниндидер бер көч белән янына килдем дә аны кочтым. Күкрәгемә ятып елады сабый, бер-беребезгә елышып тынычландык. Юк кына әйбер, әмма көн дә бит ул. Ярар ла алардан хәбәр булса. Һәр көн догада без, “Ул үлемне һәм тереклекне бар кылды, сезне сынап карар өчен, кайсыларыгыз яхшырак гамәлле икәнлеген белер өчен” (Мүлк сүрәсе, 2 аять), – дигән бит Аллаһы Тәгалә дә.

Автордан: Илнур Закиров “Батырлык өчен” һәм “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медале белән бүләкләнгән. 



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

0

5

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading