16+

Ә аннан соң «Хәбәрсез югалды» дигән хәбәр...

16 мая 2025, 16:47
551
0
0
Уку өчен 3 минут

Минем Исмәгыйль бабаемның сугыш кырыннан берничә хаты гына килеп калган. Ә аннан соң «Хәбәрсез югалды» дигән хәбәр...

Ә аннан соң «Хәбәрсез югалды» дигән хәбәр...

Минем Исмәгыйль бабаемның сугыш кырыннан берничә хаты гына килеп калган. Ә аннан соң «Хәбәрсез югалды» дигән хәбәр...

Бу кайгыга да сала, шул ук вакытта өмет чаткысы да калдыра торган хәбәр. Ә бәлки ул үлмәгәндер, яраланып берәр җирдә ятып калгандыр да, соңыннан табып алганнардыр, ә ул хәтерен югалткандыр, йөзе танырлык булмагандыр? Бәлки ул пленга эләккәндер дә, әллә кая чит илгә озатканнардыр? Бәлки аның белән нәрсә булганын берәр иптәше күреп калгандыр? Ничек инде кеше хәтле кеше эзсез югалсын!

Барып күрмәгән кеше сугыш кырындагы мәхшәрне күз алдына да китерә алмый шул. Ә "Ул һәлак булды" дигән хәбәр булмагач, өмет итәсең, аның үлеме белән килешәсе килми, "менә, менә кайтыр, йә булмаса берәр хәбәр килер" дип өмет итәсең.
Көтте шул, безнең әби дә гомере буе көтте...

Өебез авыл башында ук, безнең тәрәзәсе урамга караган кече яктагы лампочка уты әби мәрхүм булганчы, сугыш беткәнгә 45 ел тулганчы сүнмәде. Төнлә ул ут яктысын күреп кемнәр генә кермәде дә, кемнәр генә төн кунмады бездә! Сабадан Янил училищесына укырга баручы, юлда җәяү килеп арып, "ярты буханка ипи бирегез әле" дип кергән бер көтү егетләр дә ашап-эчеп, төн кунып киттеләр. Зур машинада ерак юлга йөрүче, зәмһәрир суыкта аягына юка ботинка кигән, бераз җылынып чыгу нияте белән кергән шоферга да урын табылды. Бер көтү чегәннәрне дә сыйдырды өебез.
Ә берсендә... Ә берсендә агач аягын так-ток шакылдатып бер аяклы фронтовик килеп керде безгә. Аның кергәнен веранда тәрәзәсеннән күргән әбиебезнең ничек итеп каударланып каршы чыкканын күрсәгез икән сез! Күңелендә нинди уйлар булды икән ул бичараның? "Шундый, шундый кешене күрмәдеңме алай-болай, очрашырга туры килмәдеме?" дип, әби күпме төпченсә дә, булмады шул. Күрмәгән, очрамаган. Сөмсере коелган, башын игән әби әле дә күз алдымнан китми. Әй, әби, әби! Сугыш кыры ул сиңа Сабантуй мәйданы түгел шул.

Инде өметләр өзелде дигәндә, авылга хәбәр таралды. "Гөлсемнең хәбәрсез югалган ире исән икән! Башта пленда булган, аннары төрмәдә утырган, туган ягына кайтармаганнар, аннары "әтиегез пленда булган дип" балаларымның күзләрен дә ачырмаслар дип, кайтырга оялган, шунда өйләнеп гомер кичергән"...
Бәлки Исмәгыйль дә исәндер! Кем белә, еллар тынычланды бит инде, бәлки кайтып килер, йә берәр хәбәре килер. Әнә бит, ничә ел узгач, бер шагыйрьнең дәфтәрен кайтарганнар дип тә сөйлиләр...

Юк шул... Безнең бабай кайтмады. Хәбәре дә булмады. Әбине соңгы юлга озатканнан соң кече яктагы ут та сүнде...

Камәрия Вафина.
Кукмара, Ядегәр 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading