Авылдашым Илгиз абый Нуриев белән Казандагы фатирларында сөйләшеп утырган чак.
Сәламәтлеге нык какшаган: начар ишетә, башы әйләнә, вакыт-вакыт йөрәге чәнчи.
Хәер, яше дә бара инде. Без очрашкалап йөргәндә туксанынчы дистәсен вакларга җыена иде. Кызганыч, ул инде бакыйлыкка күчте. Гомеренең соңгы елларын хатыны Нурания белән җәйләрен дачаларында үткәрде.
– Әтием исән-сау булса да, мин ятим үстем. Әтине бер күрергә тилмереп яшәдем, – дигәне бар Илгиз абыйның көрсенеп.
Бераз тынычлангач, сүзен дәвам итте ул.
– Әтием Вәлиәхмәтне 1937 елның 5 декабрендә кулга алганнар. 10 декабрьдә Җинаять кодексының 58-10 маддәсе буенча хөкем карары чыгарганнар – ун елга хезмәт белән төзәтү лагеры. Шунлыктан, гомерем буе халык дошманы малае булып яшәдем, – диде Илгиз абый.
Авылдашымның хатыны Нурания ханым өстәлгә бер төргәк документ китереп салды. Алар арасында Коми АССР Эчке эшләр министрлыгының архив идарәсеннән 1961 елның 24 апрелендә алынган шундый белешмә бар. “Татарстан АССР Арча районының Иске Йорт авылының, милләте буенча татар, 1901 елда туган, Татарстан АССРның НКВД өчлеге тарафыннан Җинаять кодексының 58-10 маддәсе буенча ун елга хезмәт белән төзәтү лагерына хөкем ителгән граждан Вәлиәхмәт Нури улы Нуриевка бирелә. Ул 1937 елның 5 декабреннән 1947 елның 20 декабренә кадәр җинаятьне үтәү урынында булды. 1947 елның 20 декабрендә азат ителә. Архив бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Филимонов”.
Вәлиәхмәт Нуриев ун елга лагерьга җибәрерлек нинди “гөнаһ” кылган соң? Янәсе, ул авылдашларына Сталин илнең оборона сәләтен ныгыту турында кайгыртмый, дип сөйләгән. Бөек юлбашчыны “хурлау” турындагы хәбәр көне-сәгате белән эчке эшләр органнарына җиткерелә. Шымчы да Вәлиәхмәтнең авылдашы була. Күрәсең, анысы берәр бүләк алу турында хыяллангандыр.
Дөрес, соңрак Вәлиәхмәт Нуриевның гаепсез булуы раслана. 1961 елның 5 июлендә Татарстан Югары судыннан алынган В-124 санлы белешмә дә бар: “Арча районы Иске Йорт авылы гражданы, кулга алынганчы колхозда агротехник булып эшләгән Нуриев Вәлиәхмәтне гаепләү буенча эшне Татарстан АССР Югары суды президиумы 1961 елның 15 июлендә кабат карады. Татарстан АССР НКВДсы каршындагы өчлекнең 1937 ел 10 декабрь карары юкка чыгарылды, җинаять составы булмаганлыктан эш туктатылды.
ТАССР Югары суды рәисе Г. Конушин”.
Менә шулай, бик гади генә кешенең гаебе бөтенләй юк икән. Ә ул ун елдан артык иза чигә, мәсхәрәләнә, иң авыр эшләрне башкарырга мәҗбүр ителә. Гаиләсеннән, туган-тумачасыннан аерым яши. Халык дошманы дигән кара тамга тагып йөри. Авыл куштаннары аның гаиләсенә дә тынгы бирми.
– Әтине лагерьга җибәрүгә үк мине, япь-яшь малайны, колхоз эшенә куып чыгардылар. Авырып эшкә бармый калсаң да председатель килеп: “Бар, тизрәк эшкә йөгер. Югыйсә, мин сине әтиең янына лагерьга озатам”, – дип кычкыра иде, дип хәтерендә яңарткан иде авылдашым.
Вәлиәхмәт япон шпионы икән, дигән хәбәр таратучылар да табыла, хәтта. Югыйсә, аның район үзәге Арчадан да ары чыгып йөргәне булмый, ул японнар белән ничек табышсын ди?..
Бераз үсә төшкәч, Илгиз бик авырлык белән Казан элемтә техникумына укырга керә. Аны тәмамлагач та эш бирмиләр. Илгизгә, бер дустының тәкъдимендә, Томскийга китеп, хәрби хезмәткә чакырылганчы шунда эшләргә туры килә. Халык дошманы улын төрле сәбәпләр белән кире боралар. Ниһаять, ул су астыннан ком кудыручы “Трансгидромеханизация” фирмасына урнаша һәм шунда гомере буена төпләнеп кала. Нинди эш тапшырсалар да, намуслы башкара. Пенсия яшенә җиткәндә фирма җитәкчесе урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.
Илгиз абыйда әтисенең хәрби билеты да саклана иде. Вәлиәхмәт Нуриев армиядә 1920 елның сентябреннән 1924 елның апреленә кадәр хезмәт итә, минометчы була. Армиядән соң 1928-1932 елларда Арча районы милициясендә дә эшләп алган. 1947 елда төрмәдән котылып чыккач һәм авылларда табигатьне саклау урман полосалары утыртыла башлагач, Вәлиәхмәт шушы эшкә алына. Туган ягы Арча районы авылларында звено җитәкчесе булып эшли. Көннәрдән бер көнне районнан ике милиционер килеп, кулларына богау салып, Вәлиәхмәт Нуриевны машинада алып китәләр. Вәлиәхмәтнең эшләре уңышлы баруына көнләшеп йөргән бер кемсә органнарга шикаять язган. Янәсе, Вәлиәхмәт 1937 елда төрмәгә ябулары өчен Сталиннан үч ала, агачларны утыртканда тамырларын күмдермичә җир өстендә калдыра икән.
Авылда яшәгән, яисә дачасында агачлар утырткан һәркемнең көчле яңгырлардан соң шактый тамырларның юылып җир өстенә калкуын күзәткәне бардыр. Мөгаен, тикшерүчеләр дә яңа утыртылган урман полосаларында андый агачларга тап булгандыр һәм яңа “җинаять эше” казыгандыр. Вәлиәхмәт Нуриевның җинаять эше 1950 елның 19 маенда суд утырышында карала. Бу юлы да ун елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарыла. Төрмәдән кайтканнан соң да биш ел дәвамында Вәлиәхмәтнең хокуклары чикләнергә тиеш була. Әмма монысында Нуриевның төрмә чоры кыскарак булып чыга. 1955 елның 27 маенда РСФСР Югары судының җинаять эшләре буенча суд коллегиясе гаепләү расланмаган дип таба һәм Татарстан АССР Югары судының 1950 елның 19 май карарын юкка чыгара. Соңарып булса да гаделлек җиңә. Ләкин, бернинди гаебе булмый торып, унбиш елдан артык гомерен төрмәдә үткәргән Вәлиәхмәт Нуриевтан нигә берәү дә гафу үтенмәгән соң? Хаталанган судьяны шушы ук вакытка төрмәгә япканда, бәлки, гаделрәк булыр иде.
Авылда Вәлиәхмәт Нуриевны хәзер дә һәркем зур хөрмәт белән искә ала. Уллары да төскә генә түгел, холыклары белән дә әтиләренә нык охшаган. Олы улы Мәхмүт абый гомере буе Казан күн берләшмәсендә эшләде, күп тапкыр партком секретаре итеп сайланды. “Кызыл күнче” заводының директоры да булды. Күп сөйләшмәс, гадәттә башкаларны тыңлар иде.
Районыбыздагы урман полосалары яныннан үткәндә мин һәрвакыт авылдашым Вәлиәхмәт Нуриевны искә төшерәм. Күпчелеге – ул җитәкләгән звено тарафыннан утыртылган агачлар. Елның нинди фасылы булуга карамастан, ул агачлар үзләренә тормыш биргән кешене сагынып җыр сузалар кебек тоела миңа. Нәкъ менә язучы якташыбыз Мөхәммәт Мәһдиев әйткәнчә, “Кеше китә – җыры кала”.

Әгъзам Фәйзрахманов
Комментарийлар