16+

Бәрәкәтле гомер иясе 100дән артык онык-оныкчыклар сөя

25 февраля 2025, 09:00
1879
0
2
Уку өчен 5 минут

Сугыш кичкән Котдус ага Мөлеков кулында гасыр дилбегәсе – 99 яшен тутырырга әзерләнә.

Бәрәкәтле гомер иясе 100дән артык онык-оныкчыклар сөя

Сугыш кичкән Котдус ага Мөлеков кулында гасыр дилбегәсе – 99 яшен тутырырга әзерләнә.

Буа районының Аксу авылында гомер кичерә ул, үз нигезендә, һәр көне кадер-хөрмәттә, тәрбиядә. Иң сөендергәне – бүген дә җиңел хәрәкәтле, җор телле, аяз зиһенле, зирәк һәм заманча фикерле. Нәселе ишле, Аллаһы насыйп итеп, яшәешкә бишенче буыны ялгануын да күрер иншаллах, гадәттәгечә, нарасыйга исемен дә азан әйтеп, үзе кушар Аллаһы боерса.

Сугыш кичкән ирләр батыр була

Бөек Ватан сугышына ул 1944 елны алына. 16 яше тулуга кулына повестка китереп бирәләр. 7 айлык чагыннан әнисез калган егет, ут эченә барып кергәндә шактый чыныгырга өлгерә. Үги әни кулындагы кырыс тәрбия, түмгәк буе булып җитүгә җанны җәзалаган ачлык, беләк ныгымастан талкыган авыр хезмәт күп нәрсәгә өйрәтә.

– Әти 14 ел ак гвардияче булып хезмәт итеп кайткач, 34 яшендә генә өйләнә дә, ат белән җенләнгәнлектән, тормышларны арурак итәсе килеп, читтән атлар алып кайта. Өйдәге хезмәт әнидә. Печәнлектән төшкәндә, баскычка ялгышрак басып җибәргәндерме, өч япьле сәнәк өстенә егылган. Әнинең киеме дә ертылмаган, тәне дә тишелмәгән, шулай да зыяны килгән, әти аны табибка алып барса да үлемнән алып кала алмаганнар, 27 яшендә үлеп киткән шул мескенем. Мине әби үстерде. Әти 4 бала өстенә соңрак яшь әни алып кайтты, бер-бер артлы тагын дүртәү тудылар, – ди Котдус ага.

Тәрбиянең кырыслыгыннан яшь аралаш ныгый бала. Шулай да Хөббениса әнисенә үпкәләми ул, кадер дигәне эләкмәвен дә шулай кирәк булгандыр, ди. Кайнап торган сугышларны кичеп, туган авылына җиңү алып кайтуы белән бүген дә горурланып яши.  

Ә җиңү шатлыгын ул Литвада каршылый. Шатлык дигәне ач хәрбиләрне ул көнне бәхетле итсә дә, әле михнәте шактый интектерә.

– Икенче фронтны ачмый тилмерттеләр бит. Сугышның ике ягындагы хәрбиләргә дә нык сукты ул. Дер калтырап туңган тәндә чыкмаган җан гына бар иде безнең. Күпме гомерләр өзелде... Үлгән иптәшләрне чишендереп киенүләр дисеңме. Икенче фронтта безне англиялеләр киемле, ризыклы итте. Кием дигәне дә инде, киченнән төргәкләп өләштеләр, киендек, караңгыда күрмәгәнбез, иртән күзем төшсә, итәге тулы кан, юмаганнар да. Англия дә энә-җептән киемле итмәде, үзеннән артыгын, ташларга дигәнен генә җибәрде. Ә безгә шул да бик ярады, җиңү хакына авырлыкның адәм күтәрмәстәйләренә дә түздек без, – ди Котдус ага. – Нәселемдә сугыштан, хәрби хезмәттән качып калган ир-атлар юк. Нәбиулла абыемны беренче көннәреннән үк сугышта, 1942 елны үлгән хәбәре килгән. Әти, мин кайткач, кара пичәтле хатны күрсәткәч, ертып ук ташладым. Юк, абый үлә торган кеше түгел, менә күрерсең, кайтачак дидем. Әсирлеккә төшкән ул бичара. Атарга дигән көнне бер рус егете белән качканнар, сатылмаган, безнекеләр ягына чыгып егылган. Сатлык җан дип төрмәгә утырттылар. Янына ике тапкыр бардым, үлгәннән соң гына акладылар.

Сугыш хатирәләре күңелендә бүген дә аяз, ник берәрсе онытылсын. Үтелгән юллар, адымлап җиңүгә омтылулар, сугышчан дуслар, командиры Рәхимбаевның эпилепсия белән интеккән мәлләрендә башкалар куркып читкә сибелгәндә Котдус аганың көчле куллары белән аңа ярдәм күрсәтүләре хакында ул көннәр буе сөйли ала.      

Икеңә тиң бер язмыш

Ә Котдус ага, сугыштан соң әтисе һөнәрен үз итә. Тегү тегә. Хәтта сугышта да аны шул сәләте ипи ашата әле.

– Чуашия якын безгә, шунда тегү фабрикасына мастер булып урнаштым. Элек бит күчтәнәчләр салыш иде. Акчаны әйбәт эшлим! Кайтып, әтидән рөхсәт сорадым да, әнине Казан күрсәтергә алып киттем. Авылдан чыгып йөргән кеше түгел бит инде. Казанның һәр йортына, киң урамнарга гаҗәпләнеп йөргән иде әни... Кайтканда, Черкен авылына сугылдык. Абыйларга. Җиңги ятимнәр йортында шәфкать туташы булып эшли иде. Без килеп туктагач, туңып тормасыннар диптерме, аяк киемен дә киеп тормаган, яланаяк кына чыгып капканы ачты. Нурания апагыз! Ятимлектә үскән, үги әнисе белән яши. Язмышларыбыз да бер иде, күзем төште үзенә, өйләндем! Авылда төпләндек, – ди Котдус абый. – Нурлыбикәм дип йөрттем мин аны. Яраттым!

Хәләл көч белән көн итеп, яңа йорт салып керәләр, нигез тулы балалар үстерәләр. Тиң яшәгән елларда уллары Мәүлетне 3 яшендә кара гүргә иңдерәләр.  

– Биектаудан йөк машинасына кирпеч төяп барышлары иде, Чаллы юлында харап иттеләр. Юл читенә туктыйлар, 3 ирнең берсе кече йомышына кысталып, читкә йөгерә. Каршы яктан килүче Урал машинасының йөртүчесе йоклап китеп, боларның өстенә килеп менгән...  Бер атналык кызы калды. Ул елларда  юл хәвеф-хәтәрләре сирәк була торган иде. Шуңа да Нурания бик авыр кичерде. Кояш чыкса күзем күрми, төн җитсә күзгә йокы керми, куырылып та карый минем йөрәк – көлтәсе белән ут бит, дия торган иде мәрхүмә. Ул елларда мин нык булганмын әле. Улыбызның гәүдәсен көчкә оештырып бирделәр, бик изелеп җан биргән. Күз алмасы машинасының тәрәзә пыяласына чәчрәп чыгып сыланган, диделәр. Баш миләрен, изелеп өзелгән итләрен аерым чүпрәккә төреп, гүрендә гәүдәсе янәшәсенә куеп калдырдым. Кызы әти дип әйтә алмыйча үсте. Инде ул да кияүдә, рәхмәт, никах туйларында түрдә утырдым, нәселем тармагыннан өзелмәде, туганлык белән яшибез, – ди Котдус ага.

Бала хәсрәте – балан...

Соңгы елларда бер-бер артлы ике өч баласын, ике киявен югалту хәсрәте Котдус аганың саулыгын нык какшаткан. Мөхәммәт исемле улы кинәт кенә йөрәк чиреннән китеп бара.

– Камариям авылда мәктәп директоры булып эшләде. Яман шеш килеп чыкты, ике ай дигәндә алып китте. Аны җирләп бер ел вакыт үттеме ирен дә җирләдек. Яшьли киттеләр. Кадрия хаста түшәгендә озак ятты, мин генә белмәгәнмен, авырулары бер бәйләм диделәр, Нурлыбикәм кебек зарланырга яратмый иде ул. Аның да ире үзеннән соң озак тормады. Бала хәсрәтләре бик авыр, Нурлыбикәм юкка гына бирешмәгән, әни йөрәге артыгы белән сызлана инде. Аны югалтканыма да 19 ел булды менә. Үтә гомер... 4 ел элек чирләп алдым. Газиз улым гаиләсе белән төп нигездә яши, Казанга да ул алып китте. Пычак тидерми генә нәзек җиремнән таш алдылар. 10 көн үттеме диген, җитәкләшеп кайтып кердек. Гөлнара киленемә рәхмәт, сүземнән чыкмыйлар. Җылы ризыкны да ул пешереп ашата, Газиз улым мунча кертә, оныкларым кайтса, алар да ярдәм итә, сакалларыма кадәр тәртипләп китәләр, – ди ул.

Котдус ага, шөкер, бүген дә намазында. Көн дә биш вакытын бер минут та соңга калмыйча үти, ди өйдәгеләр.

– Әти яшәргә өметен җуймыйча яши. “Яшибез әле!” – дип киченнән саубуллашып йокларга ята, иртән безне күрүгә тагын шул сүзе белән сәлам бирә. Үз егәрендә әле, без тыймасак, чыгып, терлекләр янында ук кайнашасы. Хәер, алар янына болай да көн дә бер чыгып керә инде. Бакчалар яменә сокланып йөри. Онык-оныкчыклары күп бит, һәрберсенең исемнәрен белә, кияү-киленнәрнекенә кадәр! Берсе кайтса калганнарының хәлен шуннан сораша, ник берәрсенең исемендә буталсын да, ник берәрсен төшереп калдырсын! Һәр оныгына кунакка бара, нәселебездә яңа туган сабыйларга исемне дә әти куша бездә. Кайнанам бик рәхәт кеше иде, әй сагынам ла үзен! Әти белән шул кадәр матур яшәделәр бит, ник бер мәртәбә сүзгә килсеннәр. Безнең нәселдә һәрбер бала сабыйдан диндә, монысы да әти үрнәгендә яшәвебездән килә, – ди Котдус аганың килене Гөлнара. 


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading