Сугыш урлаган балачак елларын сагынып искә ала ул, чөнки...
Авыл урамыннан, кулына тоткан таягын үзенә иптәш итеп, берәү атлый. Әйе-әйе, әлеге берәүнең таякны үзенә бары тик иптәш итеп кенә алганлыгы ерактан ук күзгә ташлана. Аксамый, туксамый, агачларның саргайган яфракларына карап, урамда йөгерешкән сабыйлар тарафына елмаюлы караш ташлап, куе яшелгә эре сары-кызыл чәчәкләр төшкән килешле күлмәк очларын рәтли-рәтли, каядыр бара ул. Брынка авылында туып үсеп, 70 елга якын гомерен Корноуховода үткәргән бу сөйкемле әбине күпләр “Тегүче Шура” дип йөртәләр. Матурлыкны, чисталык, пөхтәлекне, хатын-кызларга хас булган назәкатьлелек сыйфатларының тамчысын да югалтмаган Александра Михайловага сокланмый мөмкин түгел.
Канына сеңгән тегүчелек сыйфаты, шул һөнәренә тугры калу аны гомере буе озата бара. 1929 елда дөньяга килеп, балачак, үсмер чорларында Бөек Ватан сугышы елларының тузанын иснәп үскән кызның тормыш юлы җиңелләрдән булмый. Ачлыгын да, авыр хезмәтнең ачысын да, югалтулар, күз яшьләрен дә шактый татырга туры килә аңа. Бик яшьли әтисез кала, 53 яшендә әнисе дә үлеп китә. Һәрчак эш арасында булган Александра эштән бер дә куркып тормый. 10 яше яңа тулган кыз хезмәт юлын авыл советында курьер вазыйфасыннан башлый.
Сугыш башланганда яңа уникесен тутырган кызчык ул елларның ачы михнәтен бар тулылыгы, бар ачысы белән хәтерли.
- Сугыш халыкка йокысыз төннәр, югалтулар белән бергә ачлык та алып килде. Ачка үлмәс, җан асрар өчен халык кулына ни эләксә, шуны ашады. Без, кечкенә балалар, Масловка авылына кыргый суган ашарга йөри идек. Ашап туйгач, өйдәгеләргә җыябыз. Басу-кырдан тездән су ерып туңган аякларга да ис китми. Иң мөһиме – тиз-тиз җыярга, - дип, күз яшьләре аша искә ала ул елларны Александра. - Яшел үләнне, черек бәрәңгедән пешкән коймакларны, көлчәләрне тәмләп ашый идек.
Авыр, бик авыр була сугыш чоры балаларына. Ир затлары сугыш кырында үлем белән күзгә-күз очрашканда, урак уру, урман кисү кебек авыр эшләр хатын-кызлар, бала-чагалар җилкәсенә төшә. Сугыш тәмамлану белән халыкның иза чигүе бетми әле. 1945-1946 елларда 16 яшьлек Шурага ике иптәш кызы һәм бер яшьтәш малай белән район үзәгеннән Казанга кадәр бер көтү маллар илтү бурычын йөклиләр. Җәяүләтеп бит әле! Гыйнвар салкынында аякка чабата элеп, унике тәүлек баралар алар. Ачлы-туклы, юньләп йокы күрми, салкынга бирешми, җәяүләп титаклап кара әле син! Аңа өстәп, малларның баш исәнлеге дә алар өстендә! Казанга барып җитеп, малларны тапшыргач, яшьләр алдына тагын бер мәсьәлә килеп баса: кайда төн кунып, көч җыярга да, ничек кире әйләнеп кайтырга? Җәяү йөреп талчыккан аяклар хәлсез, тамак ач. Алар белән килгән егет: “Казанда минем апам яши. Яшел түбәле сары йортта. Шунда керегез сез. Куып чыгармас”, - ди дә, үз юлы белән китә. Шул яшел түбәле сары йортны эзләп бөтенләй хәлдән кала кызлар. Ахыр чиктә, бер миһербанлы кешесе очрап, төн кунып, ял итеп чыгу бәхете елмая үзләренә.
Боларның барысын да елмае сөйли бүген Александра. Ә бит ул чагында хәлләр бер дә көләрлек булмый. Иртәгәсен ни буласын белми, зәмһәрир салкында ерак сәфәргә чыккан яшүсмерләр, балаларының исәнме-юкмы икәнлекләрен дә белми ут йотып торган аналар... Елап вә кайгырып үләрсең!
Кияргә рәтле-башлы кием күрмәгән Александра тегүгә, бәйләүгә тартыла башлый. Кирәкмәс ситсылардан апа-сеңелләренә күлмәкләр, ир туганына чалбарлар тегә, кул астында аунап йөргән кием-салымга яңа сулыш өрә. 1961 елда, тормыш юлын Анатолий белән бәйләп, Корноухово авылына күченгәннән соң, 1968 елда язмыш җилләре аны КБОга алып килә. Лаеклы ялга киткәнче, җан җылысын биреп, шушында тегүче вазыйфасын үти ул. Хезмәт ветераны исеменә лаек була. Бүген ул ике кызчыгы – Людмила белән Любовьның, биш оныгының һәм ике оныкчыгының барлыгына куанып, аларның җан җылысын тоеп яши.
Хәерле гомерләр насыйп итеп, бәхетле картлыгын каршылый алуына Ходайга рәхмәт укып, кызы Люба тәрбиясендә гомер итә.
...Балачак битенең кайсы битен генә ачмасын, һәрберсенә сугыш исе сеңгән, сугыш сөреме сарган кебек. “Сугыш урлаган балачак елларын, нинди генә булса да, барыбер сагынып искә алам мин. Чөнки әниле еллар иде ул”, - ди Александра түти, яшьтән мөлдерәгән күзләрен еракка төбәп. Ул да булмый: “Тормышлар җитеш хәзер. Тик кешеләр сугыш чоры балаларыннан күпкә бәхетсез”, - дип өстәп куя. Ә мин сораулы карашымны аңа төбим. “Булганының кадерен белмиләр”, - дип җаваплый язмам герое, авыр көрсенеп.
Сагышлы язмышын үз төсе белән бизәсә дә, сары көзләргә гашыйк Александра. Зәмһәрир салкынлы кышларга да битараф түгел икән. Бүген дә, өстенә үзе яратып кия торган сарылы-кызыллы чәчәкләр төшкән куе яшел күлмәге өстенә коңгырт бишмәтен элеп, кышкы һава суларга чыккан ул. Туксан алтынчы кышына. Хәерле һәм куанычлы кышлар булсын!
Гүзәл Хәбибуллина
Комментарийлар