Сугыш утын кичә. Мәскәүдә эшләгәндә Коръән өйрәнгәне өчен эшеннән җибәрәләр.
Әмма шулай булуга карамастан, Аллаһы Тәгалә аның юлын ача, полковник дәрәҗәсенә ирешә. Казан шәһәренең унынчы микрорайонында Кол Гали (Хөзәйфә) мәчетен салдыра. Татарның иң зур бүләге – Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә ия була.
Авыл белән елап озаттык
Харис Салихҗан улы Салихов Балтач (Чепья) районының Киров өлкәсенә сыенып утырган Чутай авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә.
1941 ел. Алтынчы класска укырга барырга җыенучы Харис сугыш башлануын ишетә. Әтисе аңа бу хакта 22 июнь кичендә әйтә. “Озакламаслар, мине дә алырлар. Йортта хуҗа булып син калырсың, әниеңнең терәге булырга туры килер”, – ди әтисе. Бер-бер артлы авылдан ир-егетләр сугышка чыгып китә. Бөтен авыл елый. Ике айдан Харисның әтисенә дә хәбәр килә. Ул көнне 6-7 ир сугышка китәргә әзерләнә. Әнисе мичкә салам ягып күзикмәк (кыстыбый) пешерә. Сугышка китәсе ирләр аларның йортында намаз укый.
– Клубка киттек. Китәсе кешеләргә алты урындык куйганнар. Авылның мулласы Нурзада абзыйның шул көнне әйткән сүзе бүгенгәчә хәтеремдә. “Салихҗан туганым, син миндә 12 ел, Низаметдин син – 10 ел укыдың. Уку барышында сезгә бу хакта әйтмәдем. Илгә кяфер һөҗүм итте, аны үтерегез. Кафер белән сугышкан кешегә ярдәм итү зур савап. Балалар, колхозда сука сукаларга кеше калмады, атлар җитми. Колхоз эше тулысы белән сездә. Хезмәтегез белән илгә ярдәм итегез”, – диде шул вакытта. Соңыннан бу хакта әтидән дә сорадым, мулла абзый дөрес әйттеме, дим. Дөрес әйтте, “Бәкарә” сүрәсендә бу хакта язылган, диде әти. Минем әти ул заман өчен бик гыйлемле кеше иде. Гарәп, латин, рус графикасында укый-яза белде.
Әтисен Суслонгер лагереннән Мәскәү янына сугышка җибәрәләр. Бу хакта язып хат җибәрә. Сугыштан ике хаты килә. Берникадәр вакыттан бергә киткән фронтовик җизнәсе Низаметдиннән хат килеп төшә. “Без сугыштан чыктык. Нөнәгәр Хәйрулла, Чутай Хәлиулла үлде. Бераз ара калдырган да Салих та, тагын ара калган, яраланып чыктык, дигән. Без әти үлгән, дип аңладык. Әни урам буйлап үксеп елап кайтты. Бу хәлләргә ышанмыйча, хатны тагын укырга булдым. Әти үлгәнме, яраланганмы, аңлый торган түгел. Өйгә кайтып нәнәйне (әнине) тынычландырам. Әти үлмәгән, яраланган, дигән булам. Берникадәр вакыттан соң хаты килде. “Без Шәмәрдән аркылы узып киттек. Усолье шәһәрендә госпитальдә ятам, бик карыйлар, борчылмагыз, дигән. Нәнәй тагын елый. Түр башында гына утыртыр идем, ди”, – дип искә ала ветеран.
1942 елның июнендә бер кулы яраланган килеш әтиләре авылга кайта. Кулы сөяк кебек асылынып тора. Пуля беләзектән кереп, ярылып, итен-сөяген бөтенләй актарган... Бәйләргә, алмаштырырга башка марля юк, кайнап торган суда юып ярасын бәйлиләр. Марля юарга сабын да юк.
Сугыш урлаган балачак
Сугыш башлангач авыл балаларында уку кайгысы булмый. “Үзебезчә тырышып укыдык, эшләргә кеше булмагач, өйдә дә, колхозда да җигелеп тартырга туры килде, – ди Харис ага. – Ул чор кешеләре Совет системасына шулкадәр бирелгәннәр иде, хәзерге буын моны аңлый да алмас. Басуда сука сукалыйбыз. Безнең белән рәттән бер-ике яшькә өлкәнрәк кызлар эшли. Алар да укый алмый. Атлар ябык, йөрмиләр. Дәүли Мөнзирәсе атла инде җаным, атла инде бәгърем, Гитлерга хезмәт итәсең бит, дип атына ялвара. Үзебез дә, атлар да ач, җан көчебез белән эшлибез. Олы яшьтәге бабайлар тубал белән чәчә, артларыннан тырма белән тырмаларга кирәк. Атлар җитмәгәч тайлар җиктек. Аларга яраклы камытлар да юк. Кечкенә булгач, аларның да көче юк. Сугыштан кайткан Әхәт абый Вәлиуллин бригадир, бер кулы марля белән бәйләнгән. Исән кулы белән алдан тайлар өстери. Мин арттан этәм. Менә шулай Җиңү өчен бар халык тырышты”.
Авыл халкы Аллага ышанып, авырлыкларга түзеп, якты киләчәк килүенә өмет итеп яши. Хәерчелек, шырпы да юк. Күмерне дә кемнең учагы сүнмәгән шуннан кереп алалар. “Смәел басуында сука сукалыйбыз. Бармак башы кадәр генә ипи бирәләр. Сукачыларга пешерергә дип ит төшергәннәр, ул кортлаган. Ашарга пешерүче Сәхибә апа шыпырт кына миңа әйтә, нишләтим бу итне, ди. Бергәләп киңәшләштек тә, башта кайнап торган суга салып итнең кортын койдык, суын ташлап, аннан пешерде. Беркемгә берни булмады, ач булгач, кортлаган ит кисәгеннән пешергәнне ашадык”, – ди Харис абый.
Уналты яшендә сугышка китә
Нинди газаплы еллар булуга карамастан, синнән укытучы чыгар, белемле дә булырсың дип, әтисе улын Арча педучилищесына җибәрә. Ул вакытта уку йорты “Үрнәк” совхозында, Балтач районы белән чиктәш авылда. Әнисе юлга дип бер тавык пешерә, аның янына бәрәңге белән каты күмәч тыга. 1942 елның 1 октябре бу. Юлда барганда тавыкны аз-азлап кисеп алып, ашап бетерә яза. Уку йортында тулай торактан урын бирәләр. Матрац белән мендәр тышлыгына салам тутырып, әтисенең шинелен өстенә ябып шунда йоклый. Уку башлана. Барысы да ач. Уйда уку түгел, тамак кайгысы булды, дип искә ала Харис абый. Көнгә 200 грамм ипи, бер тапкыр кәбестә шулпасы бирәләр. Ачлыкка чыдый алмыйча, урлау өчен закон көчле булса да, төн уртасында барып, Пошалым басуыннан кул белән бәрәңге казып ашыйлар. Декабрь аенда әтисе бер каз, капчык белән бәрәңге алып килә. Казны әтисе белән бергәләп ашыйлар. Бәрәңгене бер йортка кертеп калдыралар. Каникулдан килешенә бәрәңгесе юк.
– Мөхәммәд Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары”дигән китабы безнең хакта ул, – ди Харис абый. – Ничек ачлыктан иза чиккәнне шул әсәрдән укырга була. Гайсин абыйны, татар теле “Әлифба”сы авторы Рәмзия апа, рус теленең бар нечкәлекләрен өйрәткән Хәлим Искәндәровларны мәңге онытырлык түгел.
1946 елның көзендә уку йортының директоры Хариска хәрби комиссариатка барырга кирәген әйтә. “Безгә 9 класс белемле кеше кирәк, син икенче курс студенты, белемең бар, сугышка җибәрәбез”, – диләр. Арчадан түгел туган ягым Чепьядан китәм, ди егет. Арчаның үзәк урамы буйлап барганда каршысына “Әлифба” авторы Рәмзия апасы очрый. Уку йортында аңа Чутай дип эндәшә торган булганнар. “Чутай, нишләп йөрисең? – дип сорый Рәмзия апасы. Үзенең дә йөзе талчыккан, хәле шәптән түгел иде, ди Харис абый. Укытучысына сугышка барырга повестка бирүләрен әйтә. Күзләреннән яшь тамчылары мөлдерәп чыккан укытучы апасы сумкасыннан китап алып, егеткә суза. “Бу китапны ал әле, Чутай. Минем төсем итеп тотарсың, үзеңнән калдырма, җаең булса сугышка алып бар”, – ди. Апасының сүзен тыңлап үзе белән сугышка ала. Бераз алга китеп шуны да әйтим, Көнбатыш Украина, Румыния, Венгрия, Австрия илләрен гизеп кайткан, 1943 елда нәшер ителгән, Габдулла Тукай әсәрләре (заманында тыелган шигырьләре дә әлеге басмага кертелгән) бүген дә Харис аганың иң кадерле ядкаре.
Авылына кайтып, өйдәгеләренә үзен сугышка җибәрәселәрен әйтә. 1944 елның унынчы декабре көнендә Харис белән Сәйфетдин Хәкимовны авыл халкы “малайлар гына бит әле”, – дип егетләрне армиягә озаталар. Сугышның ни икәнен белгән әтисе, исән кулы белән “Йәсин” сүрәсен язып, әнисе тиредән янчык ясап, иске бишмәт күкрәкчәсе эченә тегә.
Саратов өлкәсенең Татищево хәрби лагерында ачлыктан иза чигеп, үлем хәленә җиткәч, командирлардан фронтка җибәрүләрен сорыйлар. 1945 елның февралендә авырлыгы 40 килограммнан артканнарны сугышка җибәрәләр. Харис хезмәт итә торган часть Эчке эшләр халык комиссариаты гаскәрләре составында булып, Венгриядә – Балатон, Будапешт, Чехословакиядә – Брно, Братислава, Австриядә Вена, Сантпелтен өчен барган сугышларда катнашалар. Урманнарда яшеренеп калган “СС” гаскәрләрен эзләп табып, аларны коралсызландыралар.
Шулай итеп, Бөек Ватан сугышына Чутай авылының 227 кешесе Шәмәрдән станциясе (Саба районы) аша фронтка китеп, ил азатлыгы өчен көрәшә, күбесе әйләнеп кайтмый.
Авылга кайтуы
1946 елның җәе. Сугыштан соң отпуск биреп, аларга туган якларына кайтырга рөхсәт бирәләр. Шәмәрдән станциясе Чутай авылына 40 чакрым. Харис поездан төшкәндә кояшның офыкларга кереп барышы була. Иске киемнәр салынган биштәрен асып, төне буе авылына җәяү кайта. Өйгә керсә, ул киткәндә нинди хәерчелек, нәкъ шулай. Дүрт бала тезелешеп идәндә йоклап ята, берсенең дә ыштаны юк, кайсыдыр астына җибәргән, өйдә ис. Әтисе белән әнисе дә идәндә. Аларга карап тора да, өйдән чыгып китә. Киемнәрен салып, абзардан тирес чыгара. Нинди көч булгандыр, чыгарган тирес үзе бер тау. Өйгә кабат керә, йоклыйлар. Әтисе янына кереп аркасына төртә. Йокыны бүлмә әле, ди әтисе. Хатыны дип уйлый. Тагын төртә. Иртә таңнан ни хәл инде йокы бүлү, дип әти күзләрен ача. “Харис, син түгелме соң бу?” “Мин әти, кайттым”, – ди егет. Йоклап яткан һәркем тора, сөенечтән барысы да елый. Егеттән хәбәр булмагач, үлгән, дип уйлаганнар. Харисның сугыштан кайтуы, өйдәгеләре йоклаган вакытта тирес чыгаруы мизгел эчендә бөтен авылга тарала. Ун көнләп авылда тора да, тагын хезмәткә китеп бара.
Өйлән, малай!
Икенче тапкыр 1949 елның көзендә, НКВДның югары чик буе мәктәбендә белем алучыларны атарга өйрәтүче егет, Кремль формасы белән кайтып төшә. Бу юлы кайтуында әтисе улын башлы-күзле итәргә хыяллана. “Улым, өйләнергә кирәк, яшьтәшләрең өйләнеп бетте, син генә калдың”, – дип борчыла әтисе. Егетнең күзе төшкән, җан сөйгәне юк. “Авылда бик акыллы бер кыз бар, улым, шуңа өйләнсәң бәхетең булыр”, – ди әтисе. Мәскәү марҗасын алып кайтуыннан куркып, Харисны татар кызына өйләндерергә телиләр. Харис карыша, элеккеге гореф-гадәт буенча өйләнмим, ди. “Улым, зур кеше булдыңмени, партиягә дә кергәнсең. Анысы да бик яхшы. Сугышка киткәндә, 1944 елда зират буенда әйткән вәгъдәңне оныттыңмени?” – ди әтисе. Харисның кылт итеп әтисе әйткән сүзләр исенә төшә. “Улым, дөнья хәлен белеп булмый. Әниең бишмәтеңә йәсин текте. Бу бәлкем безнең соңгы очрашу булыр. Зиратта газиз кешеләребез ята, аларга тап төшерә күрмә. Командирыңның сүзен тыңла, әйбәт бул”, – диде бит әтисе. “Әти, догаңнан калдырма, – ди шул вакытта Харис. – Синең сүзеңнән үлгәнче чыкмам. Үлгәндә дә, гүрләргә кергәндә дә онытмам”. Зират буенда икәүләп елыйлар...
Харис өчен әтисе үзеннән дә кыйммәт кеше. Сугышка киткәндә биргән сүзенә тугъры калып, егет кыз белән танышып карарга була. Мәктәпкә китә. “Әти синең кулыңнан җитәкләп алып кайтырга кушты, безгә кайтабыз, минем хатыным буласың”, – ди ул кызга. “Монда синнән башка да солдаттан кайтып кына торалар, йөрмә эч пошырып”, – дип җавап бирә кыз. “Әтигә әйткән васыятем бар, ул сине алып кайтырга куша, кайтасың, антымны мин үтәргә тиеш”, – дип егет каты тора. 20 минут көтеп тор, хәзер киләм, ди кыз. Әйткән вакытында килеп тә җитә. Шәмсенур апаларга барып, егетнең кем икәнлеген сорап килгән икән. Әтисе зур галим, әнисе туры усал, әмма малайлары әтисе кебек яхшы, ди авылдашы Шәмсенур апа. Шушы бер сүз егет белән кызны кавыштыра да инде. Ике арада хатлар йөреп, 1952 елда кавышалар. “Хатыннан бик уңдым, әле ярый әти сүзен тыңлаганмын, – ди Харис абый. – Ике бала тәрбияләп үстердек. Икәүләп китап та яздык. Фикерләрне мин аңа әйтеп тордым, ул аны тагын да баетып, “Дин вә фән” дигән дөнькүләм дини һәм мәдәни этика нигезләре турындагы китапны 40 ел яздык. Мактанып әйтүем түгел, мондый китапны бер галимнең дә яза алганы юк. Әлеге китапны галимнәр дә укыды. Хезмәтем өчен 80 яшемдә академик исеме бирелде. Хатыным редакциядә корректор булып эшләгән кеше, язу эшенең ни икәнен белә. Эчке эшләр органнары системасында эшләгән кеше ничек шулай фикерли, яза беләсең, дип аптырадылар. Хатынымның вафатына 12 ел. Бик матур яшәдек”.
Узган юллар
1951 елда Харис демобилизацияләнеп, Мәскәү-Рязань тимер юл идарәсенә эшкә күчә. Шунда эшләгәндә кичке урта мәктәп программасын тәмамлый. 1954 елда, Коръән китабын өйрәнгәне өчен Мәскәүдән китәргә боерык бирәләр. Туган ягына кайтып, Чепья райкомында бүлек мөдире булып эшли. Партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Кама Тамагы районы Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, Казанның Совет, соңрак Вахитов районы милиция бүлегендә җитәкче урынбасары була, полковник дәрәҗәсенә ирешә. Шул ук вакытта динен дә онытмый. Партия җитәкчелегенең эшеннән канәгать булмыйча алар белән низагка керә, соңрак үзен партиядән дә чыгаралар.
– Шунысына шөкеранә итәм, фронтта булсынмы, аннан соңгы хезмәтләремдә дә һичкайчан Коръән тәгълиматыннан аерылмадым, – ди Харис хәзрәт. – Киресенчә, бу мохиттә гыйлемемне баетырга, тирәнәйтергә тырыштым. Ислам тәгълиматы хакында хәбәрдарлыгым арткан саен, инануларым көчәя, ныгый барды һәм калебем дә һичнинди сынауларда сынмаслык-чатнамаслык булып чыныкты. Үземнең белемемне башкаларга да ирештерү максаты белән ислам тарихы турында уку әсбаплыгы эшләдем. А. Пушкин һәм Г. Тукай иҗатында коръән аһәңнәрен өйрәнеп, фәнни эшемне китап итеп бастырып чыгардым.
Аның язган китаплары, башкарган эшләре Мәскәү, Татарстан галимнәре тарафыннан югары бәяләнә. Үзе төзеткән “Кол Гали” мәчетендә имамлык итә, аннан китәргә мәҗбүр була. 2005 елдан бүгенгәчә Эчке Эшләр министрлыгы каршындагы “Хәтер” мәчетенең имам-хатыйбы. 98 яшендә булса да, ул әле дә җомга намазларына мәчеткә барырга тырыша. Кызы, оныклары тәрбиясендә матур картлык кичерә.
Сугыш юлы узган дога. Әти-әнисенең кул җылысы салынган әлеге кулъязма Харис абыйда саклана
Рәмзия апасы биргән Тукай китабы 
Комментарийлар