16+

Сугыштан исән-имин кайткач, фронтовик өч дус очрашуны гадәткә кертә

14 февраля 2025, 12:24
317
0
0
Уку өчен 6 минут

Балтач районының Бөрбаш авылында туып-үскән Нурмөхәммәт белән Фәһригаләмнең биш малаеның дүртесе Бөек Ватан сугышына чыгып китә.

Сугыштан исән-имин кайткач, фронтовик өч дус очрашуны гадәткә кертә

Балтач районының Бөрбаш авылында туып-үскән Нурмөхәммәт белән Фәһригаләмнең биш малаеның дүртесе Бөек Ватан сугышына чыгып китә.

Шөкер, Ахмадуллага сугыш ачысын татырга туры килми, армия яше җиткәндә сугыш тәмамлана. Менә шул сугыш булмаса, балаларының язмышы да башкача дәвам иткән булыр иде дә бит. 

1919 елда туган Сибагатулланы 1939 елда армиягә алалар. Ил чигендә Брест крепостенда шофер булып хезмәт итә. Нурмөхәммәт белән Фәһригаләм гомерләренең соңгы көннәренәчә ачы сагыш белән яши. “Фашист безнең малайлар өстенә килеп керде, беренче көннәрдә үк вафат булгандыр”, - диләр. Сугыш башланганнан соң бер тапкыр да хат-хәбәре килмәгән уллары өчен җан сыкрап яшиләр. 

Бөрбаштан беренчеләрдән булып яу кырына чыгып китүчеләр – Габделкави Нәгыймов, Тимербай Хаҗиев, Тимергали Фазлыев, Шәйхулла Хәйруллин, Гамбәр Фатыйхов, Зиннәт Зарипов, Кәбир Исрафилов... арасында 1915 елгы Ярулла Нурмөхәммәтов та була. Авыл белән елап озаталар. Аякта булган һәркем урман буена кадәр барырга тырыша. Ярулладан уч төбедәй кечкенә хатлар килгәләп тора. Танкист булып хезмәт итүче Ярулла 1943 елда авылдашы белән очраша. Танк чылбыры өзелде, ди ул аңа. Менә шуннан соң аннан да хәбәре булмый. 

Күпме генә сораштырып карасалар да, ике улының язмышын белмичә әти белән әни гүр иясе була. Еллар узгач, үзем дә Сибагатулла, Ярулла абыйлар турында эзләп карасам да, мәгълүмат табылмады. Ярулла абый хәбәрсез югалды, дип торса, Сибагатулла абый турында берни юк. Туганнар әйтүенчә, Сибагатулла абый бик чибәр, йомшак күңелле кеше булган. Гел ак киемнәр киеп йөрергә яраткан... 

Нәбиуллалары турында да берни белми үзәкләре өзелә әти белән әнинең. Сугыш башлануга яу кырына киткән егет ут эченә кергән беренче көннән үк әсирлеккә эләгә. 1945 елга кадәр Германиядә әсирлектә була. Бу хакта документларда ачык күренә. Совет солдатларын азат итеп илгә кайтканнан соң да андыйларга кырын караш була. Түзә Нәбиулла, сатлыкҗан түгеллеген дәлилләргә тырыша. Кайта, өйләнә, урманчылыкта эшли. Аклануы турында архив документлары да бар. Тик гомере генә кыска була.

Сугыш чорында татарларның исем-фамилияләре дөрес язылмыйча архив документларын эзләгәндә авырлыклар белән очрашасың, диләр. Хак сүзләр бу. Әлеге өч туган турында эзләнүләр вакытында фамилиянең берничә төрле вариантта язылуы да килеп өстәлде. Безнең Нурмөхәммәт бабай, башта бөтен балаларына Нурмөхәммәтов фамилиясен яздыра, соңыннан фамилияне кыскартып, Нурмиев (кайбер документларда Нуриев) итеп үзгәрттерә. Архив документларында төрле фамилияләр. Нәбиулла абыйны гына алыйк, сугышка Нурмөхәммәтов булып китә, әсирлектә булуы, бүләкләнүе турындагы документта да Нурмөхәммәтов. Ә балалары да, хатыны да, соңыннан үзе дә Нурмиев була. Бары минем бабам Шәйдуллада гына чын фамилия саклана. Гәрчә әби белән берничә баласы Нурмиев булып йөрсә дә... 

Сугышка 75 килограмм булып киткән Шәйдулла тәмам бетерешеп, бер аягы яраланган килеш, таякка таянып, 42 килограммга калып кайта. Сугыштан алган ярасы төзәлми, аягыннан кан саркып сызлап газапланулары... Сугышта үлеп калган булса, улымның болай газаплануын күрмәгән булыр идем ичмасам, дип тә куя Нурмөхәммәт карт. Коры сөяккә калып кайткан Шәйдулланың хәле шәптән булмый. “Әбинең Шәйдулла абыйның кан саркып торган ярасын бәйләве бүгенгедәй күз алдымда”, – ди Нурмөхәммәт белән Фәһригаләм оныгы, бүгенге көндә исән-сау Тәнзилә Хәйруллина. 

Шәйдулла Нурмөхәммәтов 1941 елның 14 июленнән Ленинград фронтында була. 177 нче дивизиядә, икенче ротада пулеметчы булып хезмәт итә. Алар авылдан өч кеше – Нигъмәтулла Хәйруллин, Галимулла Гыйльмуллин бергә була. Менә шушы өч авылдаш камалышта калып, ачлык белән күзгә-күз очраша. Ленинград өлкәсенең Невская-Дубровка районында барган көчле бәрелешләрнең берсендә пулеметлары тәмам кыза, берничә солдат су алырга китә. Араларында Шәйдулла да була. Суны алып килгәндә каршы як һөҗүм башлый. Шәйдулланың аягы яралана, егылып кала... Авылдашы Нигъмәтулла Хәйруллин табып, ач, хәлсез булуына карамастан, үзеннән калдырмый, сөйрәп алып барып, санитарлар кулына тапшыра. Шул көнне үзе дә яралана. Өченче авылдашыбыз Галимулла Гыйльмуллин да шул ук көнне яралана, өчесен өч госпитальгә җибәрәләр.

Ленинград госпиталендә узган газаплы көннәр, ашау түгел, эчәрләренә су да җитәрлек булмый... Күзгә карап сыкрап яткан Шәйдулла солдатка табиб кесәсеннән бер шакмак шикәр алып бирә. Икенче керүендә башка госпитальгә күчерәчәкләрен әйтә. “Бәхетең бар икән, медицина көчле җиргә – Казанга кайтаралар. Анда сине аякка бастырачаклар. Бик көчле хирург кулына эләгәчәксең”, - ди. Казан госпиталендә операция ясыйлар, чәрдәкләнеп беткән балтыр сөякләрен кабат җыялар. Чыннан да, хирург бик данлыклы кеше була, ул чор өчен яңа алымнар кулланып, тимер куеп тәҗрибә буларак операция ясый. Тик снаряд кыйпылчыкларын алып бетерә алмый. Бераз дәвалагач, хезмәт итәргә яраксыз тамгасы сугып, авылга кайтарып җибәрәләр. Вакыт узгач, сугыштан соң бабайның хәлен белеп хат яза, операциянең нәтиҗәсен күрер өчен, кабат үзе янына килүен үтенә, сәламәтлеге белән кызыксына, тик бабай бармый. Сиксәненче елларга кадәр аягыннан кан саркып йөри, бары үләренә 10 еллап кала гына ярасы йомыла. Группа бирергә җыенгач та алмый. Кулсыз, күзсез, аяксыз кешеләргә генә тиеш ул, аяк исән, миңа тиеш түгел, ди. 

Могҗиза белән сугыштан исән-имин кайткач, фронтовик өч дус очрашуны гадәткә кертә. Сугышта күргәннәрен, ил-көн хәлләрен сөйләшеп утыралар. “Алар әле берсендә, әле икенчесендә очраша иде. Лампа яктысында утырып сөйләшкәннәрен читтән генә күзәтеп тора идек, – дип искә ала Әхияр абый Нурмиев. – Соңгы сулышларына кадәр бер-берсен ташламадылар, хәлләрен белешеп гомер иттеләр, булышып яшәделәр”. 

Бабай сугыштан кайткач, төрле җаваплы эшләрдә эшли. Эштән кайткач, тире иләү, сәүдә кәсебе белән шөгыльләнә. Өстеннән шактый шикаять тә язалар. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламый аны, батыра алмыйлар. Бала чагында мәдрәсәдә белем алган Шәйдулла бабай картаймыш көнендә мулла вазыйфасын башкарды, уразасын калдырмады. Җомга намазларына Казан шәһәре мәчетләренә бара иде. Республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның остазы була. 

Ә төпчекләре Ахмадулла сугыштан соңгы елларда армия сафларына алына, Балтач районының гына түгел, республикага даны таралган тәҗрибәле хирург Камил Зарипов белән бергә җиде ел фельдшер булып хезмәт итә. Армиядән кайткач, авыл халкына уколлар ясап, беренче медицина ярдәме күрсәтеп йөри, тик әлеге юнәлеш буенча китми. Шунысын да әйтергә кирәк, аның белән бергә хезмәт иткән егетләр арасында гомерләрен медицина юлына багышлаучылар бик күп була. Кайсы хастаханәгә килеп керсә дә таныш табиблары белән күрешә. Тик ул 36 яшендә яман шеш авыруыннан вафат була. Операциядән кайткач, хатыны Рәхимәгә әйтә: “Сәгатькә карап кереп киттем, ачтылар да яптылар булса кирәк, тиешле вакыт узмаган иде. Син бөтенесенә дә әзер бул”, – ди. Өч ай гомере калган, дигән сүзне хирург операциядән чыгуга туганнарына әйтеп куйган була. Фараз чынга аша... Рәхимә апа берсеннән берсе кечкенә биш баланы ялгызы үстерә. 

Олы кыз Мөнәвәрә Хәйруллина иң авыр, газаплы елларда авыл пунктында санитарка булып эшли. Мичкә ягу, утын әзерләү, җыештыру, Балтачка җәяү барып дарулар алып кайтудан тыш, сугыштан яраланып кайткан ветераннарның өйләренә барып яралар бәйли... “Әнинең мең газаплар күреп ботаклы утыннар яруы әле дә күз алдымда, - ди кызы Тәнзилә апа. – Пункт өчен иде бит. Ботаксыз утыннар да кайтара алган булырлар иде, андый утын бик эләкмәде”. Ире сугыштан әйләнеп кайтмый, кечкенә генә, иске генә бер йортта яшәп, ике баласын үстерә. Тик гомере кыска була, яше 50гә дә җитә алмый.

Икенче кызлары Равилә дә шушы авыл егетенә кияүгә чыга. Сугыштан кайткан Исмәгыйль Гайфуллинга кияүгә чыга. Иренең гомере кыска була, 5 баласы белән тол калып, колхоз, совхозда эшләп балаларын үстерә. Равилә апа белән минем бабайның гына гомере озын була.

Төп фотода Шәйдулла

Нәбиулла
Сугыш һәм сугыштан соң халыкка медицина ярдәме күрсәткән ике Мөнәвәрә.
Беренче рәттә кызы белән Мөнәвәрә Хәйруллинна

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading