14 яшьлек Гарәфетдин Исмәгыйлев юк көчен бар итеп, колхоз кырында сука таптып йөргән чагында бу хезмәтләремне кайчан да булса бер күрерләр, Казан Кремленә барып, республика җитәкчесе кулыннан медаль алырмын дип башына да китермәгәндер.
Хезмәт көненә, таякка эшләгән бу буын, чын йөрәктән ил азатлыгы өчен тырыша. Ай буе эшләгәненә бер пот ашлык тисә дә ихластан сөенә.
Әтисез калу Сугыш башланганда Гарәфетдин абыйга 10 яшь була. Сеңлесе яңа гына туган, күкрәк баласы. Авылда бухгалтер булып эшләүче әтисен 1941 елда сугышка алалар. Бер елдан соң аннан хат килми башлый, хәбәрсез югала. Ике бала ятим үсә. Еллар узгач, Гарәфетдин абый әтисен эзләтеп тә карый, кая күмелгәнен белә генә алмый.
- Бар авырлык, йорттагы ир-ат эшләре миңа калды, - ди Гарәфетдин абый. - Ул чордагы хәлләребезне сүз белән генә әйтеп аңлата торган түгел. Терлек асрап яши идек. Хәзерге кебек запас белән гомер итү юк. Әти киткәнче дә елныкын елга көчкә җиткереп чыга идек. Тормыш ничек кенә авыр булмасын, сыерны бетермәдек, туендыручыбыз шул сыер булды. Үзебезнең генә асрарлык көчебез булмагач, ике йортка бер сыер тоттык. Безнең сыер бер атна бездә, бер атна әти ягыннан туганнарда торды. Сөтебез булгач, кычыткан ашын сөтле итеп ашадык.
Авылның бөтен ир-атлары сугышта. Ир-егетләр белән бергә, колхоз атларын да фронтка җибәрәләр. Арык, карт атлар гына кала. 14 яшендә үгез җигеп, колхоз басуын эшкәртә башлый Гарәфетдин. “Авылда сука тотып эшләрлек ир-ат калмады. Сука безнең ише малайлар, хатыннар җилкәсендә иде. Бакчаларны сәнәк белән казып бәрәңге утырттык, җир сөрергә авылда ат та калмады. Ул чорда иң кадерле ризык бәрәңге иде. Алабута ипиен шул бәрәңге белән тамак ялгадык”, - дип искә ала.
Кулына сука тоттырганчы, колхозда көче җиткәндә төрле эшләрдә катнаша. Авыл бригадирлары кушкан эшне баш күтәрми, карусыз эшләп бара. Газаплы еллар турында уйлыйсы да, сөйлисе дә килми, ди ул.
Сугыш бетте, тормыш кына яхшырмады Ә бер көнне Буа районының 80 йортлы Тәүгелде авыл умарта күче кебек гөрләп ала. Сугыш бетү турында багана башына куелган кара төстәге “эшләпә” хәбәр итә. Халык сөенә. Һәркем үзенең газизен уйлый, кайтырмы? Бу хәбәрдән соң 15 көнләп вакыт узгач, авылга беренче яралы солдатлар кайта башлый. Авыл офыгында, Буа ягыннан кеше күрсәләр, аякта булган һәркем безнеке түгел микән дип солдат каршысына йөгерә. Сеңлесе, әнисе белән Гарәфетдин дә бара. Әмма күпчелек авылдашлары кебек, ничә еллар көтүгә карамастан, газизләре кайтмый. Әтисез, газаплы тормыш дәвам итә.
Урман 8-9 чакрым ераклыкта. Ягарга утын юк. Анда кадәр барып алып кайтырга техника да юк. Ач үгезне җигеп урманга барудан мәгънә юк, барса да, чанадагы утынны сөйрәп кайтмаячак. “Икмәк ургач, камыллары кала, шуны ягар өчен тырмап җыя идек. Аякка кияргә дә юк. Чабылган үлән төпләре аякларны кисеп канга батып бетәбез. Аяк каный дип торып булмый, эшләргә, җыярга кирәк”, - ди Гарәфетдин абый. Терлеге булган кеше тизәк ягып кыш чыга. Яз җиткәч, абзардан чыккан тиресне таптап, изеп, калыпларга салып, кирпеч итеп ясап, кояшта киптерәләр. Терлеге булмаганнарның анысы да юк. “Нәрсә таптык, шуны яктык. Юк иде, ягар әйбер таба алмый интегә идек. Тирестән ясалган кирпечләрне казан астына тыгып әни ашарга пешерде”, - дип искә ала Гарафетдин ага. Бераз үлән чыга башлагач, бала-чагаларны гына түгел, колхозда булган арык атларны үлән ашарга чыгарып җибәрәләр. Ачлыктан атлар да егылып үлә. Кеше ач булгач, үлгән ат итен ашый. “Безнең әни тырыш иде, сыерыбыз да булгач, сөт белән исән калдык. Үлгән терлек итләре ашар дәрәҗәгә төшмәдек”, - ди Гарәфетдин ага.
Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда авыл халкы ачлыктан иза чикмәс өчен, мич башына менеп, кышны йоклап уздырган. Йортның иң җылы җире шул мич башы булган. Салкыннан тәрәзәләр, ишек боз булып каткан. Балта белән бәреп ачып чыга идек дип искә ала аксакал. “Без күргәннәрне хәзерге оныкларга сөйләсәң ышанмыйлар. Алай булуы мөмкин түгел,ничек кибеттә әйбер булмасын инде, диләр. Нәрсә таптык, шуны ашап яшәдек. Хәзерге кебек кибеткә йөрү булмады. Акчасы да, әйберсе дә булмады” - ди Гарәфетдин ага.
Ачлыктан исән калуның бер мисалы. Колхозның 10лап дуңгызы булган. Үзеннән бер яшькә олы туган тиешле малай белән Гарәфетдинне дуңгыз көтәргә чыгарганнар. Язгы чор бу. Узган ел бәрәңге үскән җирдә дуңгызлар актарына башлаган. Дуңгызлар борыннары белән җир казып, бәрәңгене актарып чыгара, малайлар шул мизгелне көтеп кенә тора, дуңгыз капканчы черек бәрәңне эләктереп ала. Кырдан кипкән сыер тизәкләре табып, шуны ягып, бәрәңге пешереп ашыйлар. “Черек бәрәңге безнең гомерне саклап калды. Хәзер телевизордан өшегән, чергән бәрәңгеләрдә бактерияләр күп, зыянлы, дип сөйлиләр. Безгә череге дә бик кадерле булды, шуны ашап исән калдык. Ашап авыручы да булмады, ә менә ачлыктан бик күп кеше үлде”, - дип искә ала ветеран.
Башка тормышны күргәч 20 яшендә армиягә алалар. Норильск якларында армиядә хезмәт итә. Анда ач булмадык, дип искә ала ул. Шунда поста торганда шигырьләр, истәлекләр яза. Тик ул истәлекләре бүгенге көнгә кадәр сакланмаган. “Кая киткәндер, белмим. Җиңү язы якынлашуга 80 ел булу уңаеннан район газетасыннан да чыктылар. Язганнарымны якташларыма җиткергән булыр идем, юк бит, нишлисең. Бабайның хәтере бетеп бара, 53 яшемдә, юк ла, ялгыш әйттем, 93 яшемдә”, - дип көлеп сүзен төзәтә Гарәфетдин абый. Юк, сөбханалла әле ул. Хәтере дә шәп. Тормыш юлларын бик яхшы хәтерли. Дисбе төймәләре кебек тезеп сөйли ала. 1954 елда армиядән кайта. Авылда һаман ачлык, хәерчелек. Шәһәрдә талон системасы. Авылда калмыйм, дип үз-үзеннә сүз биреп кайткан була ул. Мең газаплар белән пропискага кереп, Казанга урнаша. 22нче заводта эшли башлый. Завод тамагын туйдыра. “Ашханәдә тары, дөге боткалары, сөтле ашлар пешерәләр иде”, - ди ул. Булачак хатыны белән дә шунда таныша. Гаилә корып, ике кыз үстерәләр. Тулай торактан бүлмә бирәләр. Авырлыкларны җиңеп, үз тырышлыгы белән йорт салып чыга.
Тормышлары көйле генә бармый, бала хәсрәтен дә күрәләр. Төпчек кызы бик иртә вафат була. Ут бөрчәсе кебек кыю кыз, сиксәненче елларда ук машина йөртә, әтисенең машинасын иярли. Олимпиадага пешекчеләр җыя башлагач, Мәскәүгә китә, беркемгә дә әйтми шунда институтка укырга керә. Дипломын алыр вакыт җиткәч, кан авыруыннан вафат була. “Хатыным да гүр иясе инде. Әле ярый олы кызым, оныкларым бар, - ди Гарәфетдин ага. – Кызым да картаеп килә, сәламәтлеге дә какшады. Төп терәгем оныгым Лилия. Кая барасы булса да, нәрсә кирәк булса да аңа әйтәм. Истәлекләремне дә аның белән язармын дип торам. Язармын, дәү әти, ди. Молодец ул минем. Бар нәрсәгә дә өлгерә, спортчылар шундый булырга тиеш инде ул”, - ди Гарәфетдин ага.
Комментарийлар