16+

«Үлемгә күзгә-күз, йөзгә-йөз карадым»

12 мая 2025, 15:42
659
0
1
Уку өчен 4 минут

Немец әсирлеге авырлыкларын узган Мөхтәрәмә Хәйртдинова 106 яшен тутырды.

«Үлемгә күзгә-күз, йөзгә-йөз  карадым»

Немец әсирлеге авырлыкларын узган Мөхтәрәмә Хәйртдинова 106 яшен тутырды.

Мөхтәрәмә Хәйретдин кызы Хәйртдинова Ютазы районының мактаулы гражданы гына түгел, ул – җанлы риваять, замана шаһиты да. Йөзендәге һәрбер җыерчык сөйли бу хакта... 106 яшендә дә әле ул зирәк акыллыгы, дөньядан калышмавы, яшәүгә омтылышы белән гаҗәпләндерә һәм сокландыра.
Озын гомер иясеннән ничә яшьтә булуын сорагач, уңайсызланып кына: "Әйтергә дә оят инде, бүген миңа 106 яшь», дип җаваплады. Аннары катмарлы тормыш юлы турында сөйләргә кереште.

"1943 елның 10 гыйнварында мине фронтка чакырдылар..."
Мөхтәрәмә апа 1919 елның 2 апрелендә Кәкре Елга авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Азнакай орлык лабораториясенә лаборантка булып урнаша. Тыныч тормыш бер мизгелдә өзелә – сугыш башлана.

"1943 елның 10 гыйнварында мине фронтка чакырдылар", – дип башлады сүзен ветеран. Алты ай Казанда хәзерлек узганнан соң, Мөхтәрәмә IV Украина фронтына, танкка каршы артиллерия полкына эләгә. Санинструктор булып хезмәт итә, яралы сугышчыларны көчле ут астыннан алып чыга, үлем белән йөзгә-йөз, күзгә-күз очраша.
"Киев өчен каты сугышлар бара иде, – дип искә алды ветеран. – Шәһәрне фашист илбасарларыннан тулысынча азат иткән көн бүгенгедәй хәтеремдә. "Тынлык көне" дип игълан ителде ул, барысы да шатлана, тантана итә. Кырда ат суйдылар, бөтен солдатны туйганчы ашаттылар. Ир-атларга ул көнне махорка тараттылар, ә миңа ярты банка америка казылыгы бирделәр, ул чакта диңгез арты казылыклары банкларда була торган иде".

"Тимер албастылар" әсирлегендә
Кинәт, коточкыч төштәгедәй, яугирләрне немец танклары чолгап ала, тимер албастылар, юлда очраган бар нәрсәне таптап-изеп, туп-туры аларга таба юнәлә. Яралылар окоплардан чыга алмый, ә танклар окопларны (яралы солдатлар да шунда кала) җир белән тигезләп бара. Мөхтәрәмәне һәм тагын берничә солдатны әсирлеккә алалар.

"Безне, һава атышыннан соң исән калган алтмыш кешенең биш-алтысын, окоплардан чыгардылар һәм якындагы авылга җәяү куып алып киттеләр, – дип сөйләде ул көннәр турында калтыранган тавыш белән сугыш ветераны. – Кич белән безне сарайга яптылар. Ул әсирләр белән шыгрым тулган иде. Ә немецлар төне буе бәйрәм иттеләр..."

Мөхтәрәмә апа үзен ничек итеп хәрби әсирләр госпиталенә эшкә куйганнары турында сөйләде. Анда ул идән юа, кухняда булыша. Һәм бервакыт, кухнядан урамга чүп ташларга чыккач, чүп-чар янында хәлдән тайган ир-атны күрә. Искергән шинель эченә яшергән котелогына ул яшертен генә азык-төлек калдыкларын җыя икән. "Мин аңа карыйм, ул миңа. Әйбәтләп карасам, күрше авылдан, якташым икән, – дип истәлекләрен яңарта Мөхтәрәмә апа. – Фамилиясе Хәрби әсирләр лагеренда урындагы җир биләүчеләр өчен эшче көчләрне аерып алганнар. Мөхтәрәмәне тулы гәүдәле бер немка сайлаган: терлекләрен карарга, бакчада эшләргә боерган.

Һәм менә, ниһаять, күптән көтелгән 1945 елның мае. "Иртә... Май... Барысы да гадәттәгечә, – дип искә ала Хәйртдинова. – Кояш ничектер яктырак яна кебек. Карыйм, урамнар буйлап хәрби формада америкалылар бара. Көләләр, җырлыйлар. Җиңү икән! Безне союзниклар азат итте". 

Әмма ләкин өйгә кайту ансат кына булмый. Сталин заманында әсирлектә булган кешеләрне Ватанга хыянәт итүчеләр дип санаганнар. Әсирләр "хыянәтче" тамгасына дучар ителгән. Беркая да эшкә алмаганнар. Мөхтәрәмә могҗиза белән генә балалар бакчасына урнаша алган, тик анда да аны озак эшләтмиләр. Өметсезлектән Урта Азиягә китә, анда укытучы булып эшли. Ләкин күңеле туган якка тартыла. 1950 елда Мөхтәрәмә Ютазыга кайта, кияүгә чыга, кыз бала таба.
Үзбәкстанда тормыш никадәр генә яхшы булмасын, туган җире үзенә тарта. 1950 елда аның хыялы тормышка аша. Телеграмма җибәреп, аны Ютазы элеваторына эшкә чакыралар.

Тора-бара, тырыш хезмәте һәм намуслылыгы аркасында, Хәйртдинова якташларының хөрмәтен яулый, "хыянәтче" дигән нахак тамганы юып ташлый.
106 яшь – тормыш дәвам итә

Хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашучы, "Георгий Жуков" һәм "Германияне җиңгән өчен" медальләре кавалеры Мөхтәрәмә Хәйртдинова катлаулы гомер кичергән. 2025 елның 2 апрелендә ул яраткан гаиләсе даирәсендә үзенең 106нчы туган көнен билгеләп үтте. Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, юбилярны тәбрикләргә килгәч, аның кызыксынучанлыгына, терелегенә таң калды. Мөхтәрәмә апаны махсус хәрби операция барышыннан алып уҗым культураларының торышына кадәр бөтен нәрсә кызыксындыра. "Махсус хәрби операциядә безнекеләр ничек? Уҗымнар ничек кышлаган? Эшче куллар җитәме?" Аяз Шәфыйгуллин аның һәр соравына җавап бирде, мондый кешеләрнең җанлы тарих һәм гаҗәеп рухи ныклык үрнәге булуын ассызыклады.
Мөхтәрәмә апа бүген дә дөньяви хәлләр белән ихлас кызыксынып тора, махсус хәрби операциядәге кияве өчен борчыла һәм барлык сугышчыларга да тизрәк җиңү белән туган якларга әйләнеп кайтуларын тели.

Рәхмәт һәм хөрмәт

Мөхтәрәмә Хәйртдинова тарихы – сугыш һәм әсирлек тарихы гына түгел, ул Ватанга чиксез мәхәббәт һәм яхшылыкка ышаныч турындагы хикәят. Оныклары Регина белән Альбина әбиләренә татар гореф-гадәтләре рухында тәрбияләве, буыннан-буынга күчерелә килгән гыйлем һәм тормыш тәҗрибәсе өчен чиксез рәхмәтле. Озын гомерле ханымның кызы Гөлнара әнисен бөтен ярату, ихтирамын салып тәрбияли. Мөхтәрәмә Хәйртдинованың гомер юлы – безгә, киләчәк буыннарга үзенчәлекле искәртү ул. Тынычлыкның югары бәясе һәм Бөек Җиңүне яулаган ватандашлар истәлеге мәңге хәтерләрдә сакланырга тиеш. тиеш. Онытырга хакыбыз юк!

Юлия Дәүләтбаева

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading