16+

“Үткәннәрне сагынмыйм, бүгенгесе рәхәт”

19 февраля 2025, 10:23
1931
0
1
Уку өчен 4 минут

Рәхәт күреп үскән буын түгел без, ди Казан шәһәрендә гомер итүче Әкълимә апа Закирова.

“Үткәннәрне сагынмыйм, бүгенгесе рәхәт”

Рәхәт күреп үскән буын түгел без, ди Казан шәһәрендә гомер итүче Әкълимә апа Закирова.

Аякта юкәдән үрелгән башмак, чабата. Ачлы-туклы балачак. Сагынмый ул үткәннәрен, ялгыз булсам да, бүгенге көнем рәхәт, дип тормышына шөкер итә. 
Кайтырга, яшьлеге узган юлларны искә алырга туган авылы да калмаган инде аның. Газаплы балачагы, яшьлеге узган Чәмәк авылы күптән беткән. Заманында Яшел Үзән, Дөбъяз районы булып торган Чәмәге соңгы елларда Биектау районына керә. “Дөбьязга алты гына чакрымлы, өч урамлы авыл иде”, – дип искә ала ул. 

Сугыш башланган вакытларны хәтерләми. Ул вакытта аңа нибары 4 яшь була. Өй саен кереп, урамга ут яктысы төшмәсен, самолетлар килеп, авылны бомбага тотмасыннар дип әйтеп йөрүләре кечкенә Әкълимәнең исенә кереп кала. Йорт эчендәге яктылык урамга күренмәсен дип, әнисе тәрәзәләргә калын әйбер элеп куя. 

– Әтине фронтка алмадылар. Авылда яшьләр үзара сугышканда, әти, туганыбызны яклап, алар арасына керә. Шул вакытта аркасына пычак кадыйлар. Әти бер якка янтаеп йөри торган булып кала. Бик башлы иде. Склад, подвал мөдирләре, кибетче булды. Әти белән үссәк тә, тормышыбыз бай булмады. Авылда бездән хәлле гаиләләр бар иде, – дип искә ала Әкълимә әби. 

Авылдагы башка ир-атлар белән бергә әтисенең өч туганы сугышка китә. Фарук белән Солтан хәбәрсез югала, Газизҗанның башына пуля тиеп, яраланып кайта. Алган яраларыннан уңайлана алмый, авылда вафат була. 

– Сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда авыл халкының тормышын сөйләп бетерә торган түгел, – ди Әкълимә апа. – Бик газаплы яшәдек. Әни, мескенем, оны булса, абый белән икебезгә таба ипие пешерер иде. Утын да юк. Чи утын, ул янмый газаплый. 

Йорт саен 5-6 бала. Ашау юк. Кәҗә сакалы, кычыткан, алабута орлыгы ачлыктан саклап кала. Язын юа күренә башлау белән бөтен авыл баласы урман кырыена барып юа, кузгалак җыя. Җәен чикләвек, җиләк җыялар. “Ашыйсы килеп газапланып йөргән вакытларыбыз һич күңелдән чыкмый, – ди Әкълимә апа. – Бәрәңге яфрагын турап әни ямь-яшел аш пешерә, ул ашарлык түгел. Нигә сөт салмаганнардыр, белмим, юкса сыер бар иде. Ачтан үлер дәрәҗәгә җиткәч, мине әтинең апасына Казанга илтеп куйдылар. Анда рәхәт булса да, авылга кайтасым килеп елый идем”. 

Ә бер көнне “сугыш беткән, сугыш беткән!” – дип урамда балалар кычкырыша башлый. Авыл шатлана. Тик аңа карап тормыш яхшырмый, нәкъ элеккечә ачлык, хәерчелек. Авыл тулы ятим бала. “Әкълимә, син бәхетле, авыру булса да әтиең бар, дип миңа әйтәләр иде. Аллага шөкер, әти белән үстек”, – дип шунысына шөкер итә ул бүген. 

– Әти Дөбъяз базарыннан юкәдән эшләнгән, астына агач беркетелгән башмак ала иде. Язгы вакыт, җир кибеп тә җитмәгән. Мичкә ягарга утын кирәк булгач, кура (корган сабаклар) җыйганда, башмагым белән балчыкка кереп баттым. Аягымны, башмагымны көчкә тартып алдым. Пычранып, юешләнеп беттем, үземне түгел, башмагымны кызгандым шул вакытта, – дип сөйли ул. 

Дүрт класс авылда белем алгач, өч километр ераклыктагы Суыксу авылына барып укыйлар. Укыйсы килә. Язарга дәфтәр юк. Дәфтәрдәге язуны бармак белән кырып өстенә язалар. “Абый малай кеше, миннән ике яшькә олы, әни биреп җибәргәнне ашап бетерә дә, синеке калмадымы, дип миннән сорый. Абыйны җәлләп үз ризыгымны бирәм”, – дип күз яшьләрен сөртә Әкълимә апа. Мәктәптән кайткач, урманга утынга китәләр. Коры ботак җыйган өчен дә урман каравылчысы ачулана, чаналарын вата, бауларын кисә. Бишенче класста укыганда чанага ике пот бәрәңге салып, авылдашлар белән бергә 45 чакрым ераклыктагы Казанга бәрәңге сатарга җәяү йөри. Кайтканда керосин, ипи алып кайта. Машиналар барлыкка килгәч, җәен катык сата. 

– Минем әни бик чиста хатын иде. “Хәдия апа, авылның бөтен баласында трахома, бер сезнең балаларда юк, бик чиста йөртәсең балаларыңны, рәхмәт”, – дип укытучыбыз Әхәт абый әнине мактар иде. Тик әнинең гомере генә кыска булды, – ди Әкълимә апа. 

1965 елның 23 февралендә әниләре вафат була. Абыйсы Казанда. Шул елның көзендә авылларындагы йортны сатып, әтисе, ике сеңлесе, энесе белән Казанга күченәләр. Ул вакытта абыйсы өйләнгән, ике бала әтисе. Барысы бер йортта яши башлыйлар. Әкълимә апа 29 яшендә авылдаш егетенә кияүгә чыгып, кире авылына кайта. Алты ай гына торып калалар. Авылдашларына йорт бүрәнәләре төяргә барган җиреннән машина авып, Әхмәте вафат була. Фатыйма исемле кызы әтисе янында авыл зиратында. Каенанасын җәлләп, өч ел авылда яши дә, Казанга мех фабрикасына эшкә килә. Анда ун еллап эшләгәннән соң, хатыны вафат булган кешегә кияүгә чыгып, 20 еллап гомер итәләр. 

– Бәхетең бер булмаса булмый икән. Нургали бик яхшы кеше иде. Тигез картлык кына насыйп булмады, иртә вафат булды, –дип искә ала Әкълимә апа. – Минем күрмәгәннәр калмады инде, балам. Әти-әни янында үстем, башка балалар белән чагыштырганда бәхетлерәк булганмындыр. Җиде ел әтиемне карадым. Комбайн астында калып умырткасына зыян килгән энемне тәрбияләдем. Картаймыш көнемдә ялгызлык бик авыр булса да, зарланмыйм. Алты бала идек, сеңлем Фирдисә белән икәү генә калдык. Абыемның кызы белән чиратлап килеп, хәлемне белеп торалар. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

6

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading