Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы халыклар һәм төбәкләр язмышында» II Халыкара фәнни конференциясе шушы дәһшәтле ел вакыйгаларына яңадан караш ташлау, соңгы елда үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәләре белән уртаклашу мөмкинлеге булып тора. Россиянең 36 төбәгеннән һәм 5 чит илдән килгән шушы чорны өйрәнүче галимнәр Казанга җыелып, тагын бер кат фикер алышты.
Сугыштан соң ничә генә дистә ел узса да, күпмилләтле халкыбыз өлешенә төшкән авырлыклар йөге җиңеләйми. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклап узганча, сугышның кайгы һәм хәсрәт тулы 1418 көне тарихыбызда юылмас эз калдырды. Илнең һәр төбәге язмышында сугыш үзенчә чагылыш тапты. Татарстан һәм республика халкы да бу канкойгыч вакыйгада бердәмлектә һәм чыдамлыкта сыналды. Фәрит Мөхәммәтшин аерым саннарга тукталып үтте.
- Татарлар геройларның абсолют саны буенча дүртенче урында, 51 фронтовик Дан ордены тулы кавалеры булды. Әлбәттә, фашизм алгы сызыктагылар көче белән генә җиңелмәде. Тыл хезмәтчәннәре, бүләкләр һәм мактаулар турында уйламыйча, завод цехларында, конструкторлык бюроларында һәм фәнни лабораторияләрдә җиңү коралын койды. Республика ул елларда 70тән артык фабрика һәм заводны кабул итте. Сәнәгатебез кыска вакыт эчендә корал һәм сугыш кирәк-яраклары җитештерүгә кереште. Снаряд һәм шартлаткычлар, патроннар һәм бомбалар, авиация приборлары һәм парашютлар, десант суднолары һәм элемтә чаралары, кием-салым – барлыгы 600дән артык исемдәге кирәк-ярак җитештерелде. Һәр 6нчы хәрби самолет Казанда җитештерелгән иде. Өлкән буын кешеләре, хатын-кызлар һәм балалар көче белән хәрбиләр азык-төлек белән тәэмин ителде. Татарстан крестьяннары фронтка 131 миллион пот икмәк, 39 миллион пот бәрәңге һәм яшелчә, 56 миллион пот ит, 200 миллион литр сөт белән тәэмин итте. Саннар искитмәле, - дип тезеп китте Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Бөек Ватан сугышы елларында фән торышына тукталды. Казанга СССР Фәннәр Академиясенең 33 институты, ике меңгә якын фәнни хезмәткәре күченеп килгән, алар арасында 39 академик һәм 44 әгъза-корреспондент булган. Казанда бу вакытта космик тикшеренүләр буенча баш конструктор С.П.Королев, химик-академиклар С.С.Намёткин һәм В.Г.Хлопин, физиклар А.Ф.Иоффе, Л.И.Мандельштам, Е.К.Завойский, С.И.Вавилов һәм башка зур галимнәр эшләгән. Республикабызда гуманитарий галимнәр дә актив эшли. Академик Е.В. Тарле “Крымская война” монографиясен яза, академик Б.Д.Греков урта гасыр чыганакларын өйрәнүен дәвам итә, лингвист С.П. Обнорский рус теле һәм славян филологиясе тарихын укыта.
- Эвакуация вакытында бирегә китертелгәннәрнең бернинди җиһазлары да, материаллары да булмый, көнкүреш шартлары да катлаулы була. Әмма алар Җиңүгә әйтеп бетергесез өлеш кертә. Бу елларда Татарстан фәне куәтле импульс ала һәм алга таба үсеш алу өчен нигезгә ия була. Бүген бу хакта йөзләгән мәкалә, брошюра, китап басылып чыкты, - дип ассызыклады Рифкать Миңнеханов.
Ул билгеләп узганча, Ватанны саклаучылар елы кысаларында ТР Фәннәр академиясе "Татарлар Ватанга хезмәттә" дигән мәгърифәтчелек проектын басмага әзерли. Проект өстендә Татарстан галимнәре дә, Россия тарихының әйдәп баручы институтлары да эшли.
ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Искәндәр Гыйләҗев:
Тарихи хәтерне барлау һәрвакытта да әһәмиятле. Бигрәк тә хәзерге шартларда. Бүген бигрәк тә тарихка акыл белән, күпьяклап һәм дөрес карау мөһим. Сугыш тарихы – илебез тарихында бик драмалы этап. Һәрбер кеше тарихында ак таплар җитәрлек. Бөек Ватан сугышы кебек шушындый зур вакыйга турында сүз барганда, алар әле санаусыз. Сугыш темасы ул үзенә күрә шул хәтле киң, шул хәтле тирән. Аны яңадан һәм яңадан кайтып өйрәнергә кирәк. Без тарихның яңа битләрен ачарга, яңа вакыйгалар, яңа геройлар турында сөйләргә тиешбез. Аңлашылмаучанлыклар әле бик күп.
ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты фәнни хезмәткәре Илнар Гарифуллин:
Бөек Ватан сугышында татарлар өлеше күбрәк чагылдырылырга тиеш дип саныйм. Чөнки Бөек Ватан сугышы чорын өйрәнгәндә, без Жуков, Рокоссовскийны гына белеп калмыйча, татар каһарманнарын да өйрәнергә тиешбез. Бу милли үзаңыбызны сакларга да ярдәм итәр иде. Горурлык тудыру өчен милли тарихны өйрәнү бик мөһим. Бөек Ватан сугышы чорына килсәк, мине иң борчыганы – Казанда татар каһарманнарына һәйкәлләр булмау. Бу проблеманы чишәргә кирәк. Әйтик, чыгышы белән Башкортстаннан булган, Рейхстагка байракны беренчеләрдән урнаштырган Гази Заһитов, Гитлерның шәхси дошманы исәпләнгән Даян Мурзин – шундый кешеләргә бездә һәйкәлләр, һичшиксез, куелырга тиеш дип саныйм. Башка төбәкләрдә моңа игътибар бермә-бер күбрәк.
ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Алинә Галимҗанова:
Оренбург дәүләт педагогика институтының гомум тарих, тарих һәм җәмгыять белемен укыту методикалары кафедрасы мөдире Равилә Хисаметдинова:
Сиксән ел узуга карамастан, өйрәнелмәгән мәсьәләләр кала бирә. Һәркемнең батырлыгын торгызырга кирәк. Сугыш елларында татар хатын-кызларының яшәеше, сугыш чоры балалары бу чорны ничек кичергән, бу аларның психологиясендә ничек чагылыш тапкан һәм башка мөһим мәсьәләләр бар. Үзем мин сугыш елларында һәм сугыштан соңгы чорда аграр сәясәтне өйрәнәм. Авыл хуҗалыгын гына алсак та, халык үз-үзен корбан итеп батырлык кылган. Моны күрсәтергә кирәк.
Комментарийлар