12 онык, 19 онык баласы, 4 онык баласының баласы - әнә никадәр куаныч. Барысы да әби дип аңа килә бит... Азнакай районының Күктәкә авылында гомер итүче 100 яшьлек Гайнелҗиһан әби Габделҗәмилованы Коръән ашларына әле дә булса зурлап абыстай буларак чакыралар.
Биш вакыт намазын калдырмый яшәүче әбидә андый чакта җаваплылык тагы да арта төшүен өйдәгеләр дә сизми калмый. Чөнки кичтән үк кешелеккә кия торган кием-салымын хәстәрли башлар. Машина белән алырга килүчене көттереп утыра торган гадәте дә юк - аш көнне киенеп-ясанып капка төбенә дә билгеләнгән сәгатьтән иртәрәк чыгып утырыр. Хәер, соңгы вакытларда үзенең бар булган хәрәкәте күпчелек шул өй белән капка төбе арасыннан әллә ни узмаса да, күрше-күләннең хәлен генә түгел, ил-көндә ни барын да белеп яши ак әбиебез. Колакка бераз саграк булса да, көн саен 6 җитте исә, телевизор карый. Өйгә килгән газета-журналларны беренче булып укып чыгучы кем дип беләсез? Һич арттырусыз, улы Җәүдәт белән килене Рәзинә җитешкәнче, шушы 100 яшьлек әби кулында була алары да. Әле бәрәңге алган мәлләрдә эчендә җаны булган бәндә ничек түзеп утырсын диптер инде, абзар артындагы бакчага ук чыгып күзәтеп йөргән: эшләре барамы, бәрәңге күп чыгамы, янәсе.
Өйдә дә кул кушырып утырмый икән әбиебез. Улы, килене, оныклары әлегә кадәр ул бәйләгән бияләй һәм оекбашларны кия ди. Фотосурәттә дә әнә күрше кызы Рәшидә белән бакчадан кызыл карлыганның быелгы уңышын җыеп керешләре.
- И балам, мин күргәннәрне сөйләсәң... - дип сузды Гайнелҗиһан әби, журналист икәнемне белгәч. - Төннәр буе исәпләп ятам. Барысы да бүгенгедәй күз алдына килеп баса: килен булып төшкән вакытлар да, иремне сугышка озатулар да, 1942 елда «хәбәрсез югалды» дигән шомлы кәгазьне алу да... Бик оста гармунчы иде әтиләре.
Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күралмыйча рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә...
Һәм әбием, менә шулай, эх тә итмичә, матур мәкам белән, бер хәрефен саташтырмыйча (!), Тукайның шактый күләмле «Китап» шигырен башыннан ахырына кадәр көйләп чыга. Менә сиңа хәтер! «Инәй, Нуриеңа багышлап чыгарган бәетеңне дә әйтмисеңме соң?» - дип сүз ката 48 ел бергә яшәгән килене Рәзинә апа. Һәм үзе үк аларның хушлашу тарихын сөйләп китә.
Ире Нурмөхәммәтне сугышка озатканда берсеннән-берсе кечкенә 4 бала белән калган Гайнелҗиһан: Зөбәрҗәт, Фәһимә, Җәүдәт, Фәния. Иң олысына - 7 яшь, кечкенәсе Фәниягә нибары 15 көн. Иреннән, сугышка чыгып китмәдек әле, дигән хәбәр килгәч, колхоздан ат сөйләшеп, поезд станцияcенә озатырга китә. Ирексездән: «41нең арбалы хатыннары»н (Зәки Зәйнуллин) әллә каян эзлисе түгел шул», - дип куясың. Соңгы күрешүләре шунда була. «Монысын үстерә алмассың инде. Кайтканда ук үләр бу бала», - ди Нурмөхәммәт, кечкенә кызын кулына алып. Үсәләр. Әниләре көн-төн эштән кайтып кермәсә дә, җан биргәнгә җүн бирә Ходай. Дүрт почмаклы өйгә үзенекеләр янына тагын дүрт баласын ияртеп, мең газаплар белән Ярославльдән кайтып төшкән Факияне дә (Нурмөхәммәт белән бертуган) сыендыра Гайнелҗиһан. Иң авыр вакытларда Факиянең читтән кайткан сандыгы, дөресрәге, шундагы кызыл мал коткарып кала аларны ачлыктан. Шуларны башкорт ягында ипигә, бәрәңгегә алыштырып, җан саклыйлар.
Ә менә сугыш китергән михнәтләрнең кайчан да булса шушы рәвешле әҗере кайтыр дип башына да китермәгәндер Гайнелҗиһан әби. Гомере булгач, шөкер, анысын да күрде: фронтовикның тол хатыны буларак, Азнакайдан бер бүлмәле фатир биргәннәр үзенә. Барган, күргән. Бик сөенгән. «Бу нигезгә эчә торган кеше атлап кермәсен», - дия-дия, теләкләрен теләгән. Йортка Коръән укытканнар. 100 яшендә дә бөтен балалар, оныклар, туган-тумача җыелып, зурлап Коръән ашы уздырганнар. Йөзьяшәр әбине тәбрикләргә район җитәкчеләре дә килгән. Зурлаганнар.
Ә озак яшәвенең серен әбекәй бик җиңел аңлата.
- Ходайга шөкер, 4 балам да авылда. Кадер-хөрмәттә яшим. Табыннарда оҗмах нигъмәтләре. Кеше кызык бит ул: нигә кызларыңа барып тормыйсың, диләр кайвакыт. Кызларымның да тормышлары бер дигән. Әни дип өзелеп торалар. Нишләп соң әле кызга барыйм? Монда бит мин үз йортымда гомер итәм. Үз өем - үз көем. Урыным түрдә. Малаең ачуланса, түр башына мен, киявең ачуланса, ишек бавын тот, дигән борынгылар. Балаларым иманлы. Ходайга шөкер, җәбер-җәфа күрсәтмәделәр. Улым аракы эчмәде, тәмәке тартмады... Тормыштан канәгать булмыйммы соң! - ди зарлануны белмәс әбиебез.
100 яшеңдә дә аяк-кулларың йөреп, авырткан җирең булмаганда, чыннан да, нигә зарланып торырга соң әле?!.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар