16+

Бүген – Гарәфә көне

23 сентябрь - зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көне - изге Гарәфә көне.

Бүген – Гарәфә көне

23 сентябрь - зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көне - изге Гарәфә көне.

Гарәфә көне турында Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Гарәфә көнне тоткан ураза ике еллык гөнаһларны, Гашура көнне тоткан (мөхәррәм аеның унынчы көне) ураза бер еллык гөнаһларны сөртә", - дигән. Шуның өчен күп кешеләр, зөлхиҗҗә аеның беренче сигез көнендәге изгелекләренә өстәп, тугызынчы Гарәфә көнен тагын бер гыйбадәт - ураза гыйбадәте белән дә үткәрәләр. Кемдер исә беренче сигез көнен дә һәм Гарәфә көнен дә ураза тотып үткәрә. Ни өчен бу көн Гарәфә көне дип атала, дигәндә, бу көнне хаҗда булган кешеләр Гарәфә тавы үзәнендә өйләдән алып кояш батканчыга тикле догалар укып, теләкләр теләп торалар. Шуңа күрә, Гарәфә көне - хаҗның иң әһәмиятле ноктасы, дип тә әйтергә була. Чөнки пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): "Хаҗ ул - Гарәфә" дигән. Ә Хаҗда булмаган барлык мөселманнар ошбу бөек көнне, югарыда искәрткән хәдискә таянып, уразада үткәрәләр. Ошбу изгелек кылу, гөнаһлардан пакьләнү форсатларын кулдан ычкындырмасак иде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading