Ватсап төркемендә бәхәс чыкты. Сүз арты сүз китеп, артыгы язып ташланды. Төркемне оештыручы түзмәде һәм дөрес адым ясады: берәү дә яза алмаслык итеп, “бәхәс чыганагын” ябып куйды. Тынлык... Телефон ял итә, язучылар да. Әмма әйтеләсе сүзләр үз иясенә килеп иреште инде...
"Аллаһыга һәм кыямәт көненә ышанган кеше хәерле сүз сөйләсен яки дәшмәсен" (хәдис).
Хикмәт ияләре: “Авыздагы сүзгә син ия, аваздан чыккач, сүз ия”, – дип әйткән. Кызганычка, күп очракта әйтелгән сүзләребез өчен үкенәбез. Әйткәндә, язганда дөрес эшлибез кебек тоелса да, канәгатьлек хисләре кичерсәк тә, аннары терсәк якын, әмма тешләп булмый. Бер галим: “Әйткәнеңә түгел, әйтми калганыңа куан”, – дигән. Ник? Чөнки әйтәсе сүзне кайчан да җиткерергә була. Мондый мөмкинлек безгә биреләчәк. Бигрәк тә бүгенге заманда. Хат язып почтага да барасы юк бит. Социаль челтәрләр, ватсап, телеграм эшне күпкә җиңеләйтте. Ә әйтелгән сүзне кире ала торган җайланма уйлап табылмаган әле. Сүзнең көчле тәэсирен барыбыз да белә. Юкка гына, сүз терелтә дә, үтерә дә, дип әйтмиләр. Нигә кеше ачу чыкканда “үтерә” торган сүзләрне ычкындыра? Моны ул үз ихтыяры белән генә эшлиме? Бу эшне ничек булдырмый калырга? Әлеге сорауларга җавапны динебездән эзлик.
Ислам китапларында болай дип китерелә: “Ачу чыкканда шайтан кеше белән бала уенчык белән уйнаган кебек уйный”. Кызган баштан әйтеп ату гадәте булган яки әйткәләгән кеше белә: бу вакытта, әйтерсең лә, аның белән нидер идарә итә. Кайвакыт без, үзем дә сизми калдым, әллә нәрсә булды шунда, дибез. Менә җавап биредә инде. Әлбәттә, ул моны үз ихтыяры белән генә эшләми, гәрчә үз теле белән әйтсә дә. Ачу чыкты дигәнне, без гади итеп, әмма нәкъ “эзенә” басып, “җенем чыкты” дип әйтергә дә яратабыз.
Моннан котылу юлы бармы? Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһедән китерелгән хәдистә болай дип риваять ителә: Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм янына бер кеше килеп: “Йә, Расүлуллаһ, миңа киңәш бир”, – дигән. Расүлебез: “Ачуланма”, – дип җавап кайтарган. Теге кеше өч тапкыр кабатлаган. Расүлебез һаман, ачуланма, дип әйткән. Аллаһы Расүленең бу нәсыйхәте тормыш-көнкүрешебездә мөһим роль уйный. Әмма ул кыска, телдә җиңел булса да, үтәве бик кыен саналган кагыйдәләрнең берсе булып тора. Ачуланмау, шул сәбәпле артыгын әйтеп, эшләп атмау һәркемнең тынычлыгын саклый. Бу мәсьәләдә берничә мәшһүр хәдисне китерик. Алар бу хәлдән чыгу юлы да булып тора.
1. Тәһарәт алу.
Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Хакыйкатьтә, ачу чыгу шайтаннан, ә шайтан уттан яратылган һәм, дөреслектә, утны су белән сүндерәләр. Шуңа күрә берәрегезнең ачуы чыкса, тәһарәт алсын”, – дигән (имам Әхмәд, имам Әбү Давыд хәдисләр җыентыгыннан).
2. Халәтне үзгәртү.
Шулай ук Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Әгәр берәрегезнең ачуы чыкса, бу вакытта басып торган булса – утырсын. Әгәр ачуы үтмәсә – ятсын”, – дигән (имам Әхмәд, имам Әбү Давыд, имам Ибне Хиббән).
3. Аллаһыга шайтаннан сыену.
Сөләйман бине Сүрәдә исемле сәхабәдән (Аллаһы аннан риза булсын) риваять ителгән: “Берьюлы мин Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм янында утырганда ике кеше бәхәскә керде: аларның берсенең йөзе кызарып чыкты һәм муен тамырлары бүртте. Моны күреп Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Мин шундый сүзләр беләм, әгәр аларны әйтсә, ул тынычланыр иде. Әгәр ул: “Әгуузу (“з” хәрефе сакау итеп укыла) билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим” (“куылган шәйтанның явызлыгыннан Аллаһыга сыенам”) дип әйтсә, ачуыннан тыелыр иде”, – диде” (имамнар Әл-Бохари, Мөслим, Әбү Давыд, Ибне Хиббән).
4. Дәшмәү.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Әгәр берәрегезнең ачуы чыкса, дәшми торсын”, – дигән (имамнар Әхмәд, Бәйһакый).
Бу хәдисләр – кагыйдә, тик аларны һәрвакытта да үтәп бетереп булмый. Шулай да белеп торырга тиешбез. Һәр юк нәрсә өчен ачу чыгып, телгә килгән һәрнәрсәне әйтү гадәте үзебезгә дә ошамаска мөмкин. Дөрес, сүзне әйтергә кирәк булган очраклар да бар. Мәсәлән, гаделсезлек, золым күргән, берәрсенең хаклары бозылган яки аны якларга кирәк булган вакытта. Бу очракларда без югалып калмаска һәм башкаларга авырлык килмәсен өчен, үз сүзебезне әйтә белергә тиеш. Тик кемнедер түбәнсетү максаты белән түгел, ә дөреслекне табарга ярдәм итү өчен.
Айсылу Юлдашева.
Комментарийлар
2
0
“Әгүүҙү биЛләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим!” (“куылган шәйтанның явызлыгыннан АЛЛАҺка сыенам”) дип әйтсә, ачуыннан тыелыр иде”, – диде” (имамнар Әл-Бохари, Мөслим, Әбү Давыд, Ибне Хиббән).
0
0