16+

«Әгәр Аллаһ Тәгаләне яратабыз дисәгез, миңа (Сөннәтемә) иярегез»

Безнең холкыбыз шундый: тормышыбызда кемнәндер үрнәк алырга, кемгәдер охшарга тырышабыз.

«Әгәр Аллаһ Тәгаләне яратабыз дисәгез, миңа (Сөннәтемә) иярегез»

Безнең холкыбыз шундый: тормышыбызда кемнәндер үрнәк алырга, кемгәдер охшарга тырышабыз.

Бигрәк тә яшьләребез артистларны, спортчыларны, блогерларны, эшмәкәрләрне үзләренә үрнәк итеп алалар. Алар кебек йөрергә, чәчәләрен шуларныкына охшатып кистерергә, киенергә, сөйләшергә тырышалар. Моннан берничек тә кача алмыйбыз, чөнки фитрый иманыбыз шундый – безгә үрнәк кирәк. Адәм баласының табигате шундыйдыр инде... 

Әмма без мөселманнар, үз акылыбызга гына таянып эш итмибез, ә тормыш принципларын төзегендә, беренче чиратта, Коръәнгә мөрәҗәгать итәбез. Тормышта кемне үрнәк итеп, өлге итеп алырга тиешбез соң? Коръәни Кәримдә бу сорауга җавап бармы икән?

Әлбәттә, бар! Аллаһы Раббыбыз әйткән: «Сезнең өчен, Аллаһка һәм Соңгы көнгә өметләнгән һәм Аллаһны күп итеп искә алган кешеләр өчен Аллаһның расүлендә күркәм үрнәк бар» («Әхзаб» сүрәсе, 21нче аять).  

Аятьтән күренгәнчә, әгәр дә Аллаһыга ышанып, Кыямәт көне килүенә инансак; бу дөньяда да һәм ахыйрәт көнендә дә уңышка ирешәсебез килсә; Пәйгамбәребез Мөхәммәдне صلى الله عليه وسلم үз тормышыбызда үрнәк итеп алырга тиешбез. Чөнки ул Коръән белән яшәп, безгә үрнәк күрсәтте. Безгә үзенең юлын, сөннәтен калдырды. Ничек дөрес итеп гыйбадәт кылырга; әти-әниләр белән нинди мөгамәләдә яшәргә; гаиләне ничек корып, ничек аны сакларга; күршеләр белән нинди мөнәсәбәттә булырга – бөтесен аңлатып, күрсәтеп калдырды. Тормышыбызның бер генә мәсьәләсе дә читтә калмады. Табында нәрсә әйтеп, кайсы кул белән ашарга; нинди кием кияргә; бәдрәфкә кайсы аяк белән атлап керергә, ничек дөрес итеп чистарынырга; йокыдан ничек торырга, ничек йокларга... Бер генә нәрсә дә онытылмаган, барысы да бар. 

Пәйгамбәребездән үрнәк алган саен, тәкъвалыгыбыз да артыр: «Әйт: «Әгәр Аллаһ Тәгаләне яратабыз дисәгез, миңа (Сөннәтемә) иярегез, (шул вакытта) Аллаһ сезне яратыр һәм гөнаһларыгызны ярлыкар» («Гыймран» сүрәсе, 31нче аять). 

Раббыбызны күбрәк яраткан саен, Пәйгамбәребезнең صلى الله عليه وسلم сөннәтен дә күбрәк үти башлыйбыз. Әмма без аның юлын ни дәрәҗәдә өйрәнәбез, хәдисләрен ничек укыйбыз, укыганнарның күпмесен тормышка ашырабыз? Әлеге сорауларга җавап бирү безнең кемне катырак яратуыбызны дәлилләр. Чөнки аның сөннәтендә – Аллаһ Тәгалә риза булган гамәлләр генә, анда гаделлек, чисталык, мәрхәмәтлелек, юмартлык, күңелләрне Аллаһ белән генә бәйләү. Шуңа да үзебезгә һәрвакытта сорау биреп торыйк:  тормыш юлымда кемне үрнәк итеп алам?  

Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: «Үзенең теләкләрен мин алып килгән нәрсәгә ияртмичә торып, берегез дә камил иманлы булмаячак», – дигән )Бәйһакый риваяте).

Язмага реакция белдерегез

4

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading