Һәрберебез дә бу дөньяда кая барганын, нинди гамәлләр кылганын белеп яшәргә, һәм үзенә бу сорауларны көн саен бирергә тиеш.
Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: “[Ий кеше!] Күрмәдеңме әллә, Аллаһ җирдә булганнарны да, Аның әмере белән диңгездә йөзгән көймәләрне дә сезнең [тәэмин итәр] өчен, буйсындырды һәм, рөхсәте булмыйча, җир өстенә төшмәсен дип, күкне дә Ул тотып тора. Һичшиксез, Аллаһ – кешеләргә карата бик Аяучан, Рәхимле”, – дип әйтә.
«Хаҗ», 22:65
Ягъни Раббыбыз һәрнәрсәне: күкләрне, җирләрне, агачларны, кош-кортларны, елгаларны һәм тауларны, төрле җиләк-җимешләрне, чишмәләрне, шулай ук нинди зур океаннарда хәрәкәт итү өчен корабларны безгә буйсындырган. Аллаһы Тәгалә боларның барысын да безгә әманәт итеп тапшырган. Кешене бу дөньяга хәлиф иткән. Ә безнең бердәнбер вазифа – Аллаһы Тәгалә әйткән сүз һәм төзегән низам белән яшәү. Аллаһы Тәгалә безне уен-көлке өчен яратмаган.
Коръәни Кәримдә: “Без [барлыкларның яратылуын бер хикмәткә нигезләнмичә] сезне күңел ачар өчен яраттык һәм сез Безгә кайтарылмаячаксыз дип санадыгызмы әллә?” – диелә.
«Әл-Мүэминүн / Мөэминнәр», 23:115
Аллаһы Тәгалә кешене Җир йөзенә хәлиф итеп кылды. Коръәндә: “Һәм синең Раббың фәрештәләргә: «Мин, әлбәттә, җир өстендә хәлиф итеп Адәмне кылмакчымын», – дип әйтелә.
«Әл-Бәкара / Сыер», 2:30
Хәлиф сүзе рус теленә «наместник» дип тәрҗемә кылына. Хәлиф – Аллаһ нәрсә кушса, шуны үти, Аның һәр әйткән сүзенә буйсына.
Бүгенге көндә без бу вазифабызны онытып барабыз бугай. Уен-көлкегә бирелеп, үлем турында да онытып яшибез. Әлбәттә, монда шәйтанның йогынтысы бар. Иблиснең максаты – кешелек дөньясын көферлеккә чыгару, шунда батыру, түбәнчелеккә төшерү һәм үзе белән җәһәннәмгә алып бару. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Сез иман китергәч, шәйтан кайгыга чумды. Әмма кайбер гамәлләрегез аркасында сез дә түбәнгә төшәрсез һәм шәйтан шуңа бик риза булыр. Ул тик утырмый!
Һәрвакыт вәсвәсә кылып йөри һәм кайбер кешеләрне түбәнчелеккә төшерә», – дип әйтте. Шәйтан: «Мин имансызлардан, мөшрикләрдән риза, ләкин мөэмин кешедән риза түгелмен. Аларны вәсвәсә кылу юлы белән генә хак юлдан аздырып була», – дип әйтә икән. Шәйтан колакка, йөрәккә вә акылга пышылдап, һәрберебезне хак юлдан аздырырга тырыша.
Бераз гына җәмгыятебезгә күз салыйк әле: күпме аналар үз балаларыннан баш тарта. Алар балаларын тукталышларда, чүп савытлары янында, бала тудыру йортларында калдыра. Ни өчен шулай соң?! Димәк, бу аналар үзләренең төп вазифаларын онытканнар.
Нигә авырлык килгәч кенә Аллаһка киләбез соң? Коръән өшкерү, йә мәҗлескә барып уку, йә шкафка куеп, тузанга батыру, елга бер Коръән уку бәйгеләр оештырыр өчен генә иңдерелмәгән.
Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: “[Коръәни Кәрим] Мөбәрәк бер Китап ки, аны алар аның аятьләрен уйласыннар һәм [нәфесләренең бозык теләкләреннән арынган] аек акылга ия булганнар үгетләнсен дип сиңа иңдердек”, – дип әйтә.
«Сад», 38:29
Раббыбыз бу аятьтә Коръәнне кешеләр уйлансыннар, фикерләсеннәр, хакыйкатьне аңласыннар өчен һәм акыл ияләренә бер күрсәтмә буларак, үгет-нәсыйхәт буларак иңдердек, дип әйтә.
Кайбер кешеләр яныма килеп: «Хәзрәт, бу дөньяда агач утыртсам, өй салсам, ир бала үстерсәм, минем бурычым үтәлә бит. Бу дөньядан тыныч күңел белән китсәң дә буладыр бит инде?» – дип сорыйлар. Адәм баласы үзенең карашлары белән генә яши. Йорт салып, агач утыртып, баласын тәрбияләсә, муллага сәдака бирсә, теләсә нинди гөнаһ кичерелә, дип уйлый.
Шундый бер хәл хакында укыган идем: бер миллиардер үзенә уналты тапкыр кул салырга теләгән. Тәрәзәдән сикерәм дигәндә, аны тотып калганнар һәм сәбәбе нидә икәнен сорагач: «Яшәвемнең максатын күрмим. Бар да бар, максат юк», – дип җавап кайтарган. Ягъни, байлыгы, машиналары, күпсанлы офислары, фатирлары бар. Әмма тормыш мәгънәсе юк.
Беркөнне үзенең бер офисына килгәч, кул юарга, дип бәдрәфкә кергән. Шунда бер гарәп кешесенең тәһарәт алганын күргән. «Мин монда битемне юам, ә син шунда аягыңны юасыңмы?» – дип сорау биргән. Бу мөселман кешесе: «Мин аягымны көненә биш тапкыр юам, ул чиста», – дип җавап кайтарган. «Моның кадәр чисталык таләп иткән дин – нинди дин соң ул?» – дип сорагач, бу мөселман кешесе аңа Ислам турында сөйли башлаган. Бу динне ничек кабул итеп булганын сорагач, гарәп: «Ләә иләәһә илләллаһ Мүхәммәдүр-расүлуллаһ», ягъни: «Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы Зат юк һәм Мөхәммәд Аның хак хәбибе вә расүле», дип шәһадәт бирергә кирәк», – дип җавап кайтарган. Бу миллиардер иҗекләп, шәһадәт кәлимәсен әйткән һәм, әйтеп бетерүгә, күзеннән яшьләр ага башлаган. Миллиардер: «Бу гыйбарәгә нинди сер салдыгыз сез? Нинди бөек сере бар моның?» – дип сораган. Бу мөселман: «Бу – Исламның бүләге», – дип җавап кайтарган.
Бәхетне төрле кеше төрлечә аңласа да, бары тик Ислам динендә генә, Аллаһ кушканча яшәүдә генә чын бәхетне татып була.
Без бу дөньяда гыйбадәт кылу максаты белән яшибез. Хәләл мал табып, хәләл ризыклар белән тукланырга, вакытында йокларга, аек акылда булырга тиешбез. Мөэмин кеше ашаганда да: «Йә, Аллаһым, шушы ризыкны ашагач, гыйбадәт кылырлык көч бир», – дип сорарга тиеш.
Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә Үзеннән курыккан кешегә башка берни дә куркыныч булмаячагы турында әйтә. Бу кешенең йөрәге Аллаһы Тәгалә белән бәйле булганга, аңа калган әйберләр куркыныч булмый. Ә Аллаһтан курыкмаган кешенең йөрәген бу дөнья мәшәкатьләре, бу дөнья куркуы биләп ала. Ул: «Акчаларым кая китәр, урламаслармы, таламаслармы, машинамны бәрдермәсләрме?» – дип борчылып, куркып яши. Тәнебез җирдән ясалганга күрә, тәнгә ризыкны да җирдә үскәннәрдән алабыз. Җаныбызны Аллаһ иңдерде, шуңа аңа ризыкны да Аллаһтан эзләргә кирәк. Кешенең барлык кылган гамәлләре: эше, гаилә коруы, балалар табуы, аларга яхшы тәрбия бирүе – барысы да Аллаһ ризалыгы өчен булырга тиеш.
Бу урында бер кечкенә генә кыйссаны искә алыйк. Бу кыйсса бөек галим һәм аның шәкертләре турында. Зиннун Әл-Мисри дигән галим булган һәм ул үз шәкертләренә көн саен яңадан-яңа дәресләр бирә торган булган. Сөйләгән сүзләрен, укыткан дәресләрен беркайчан да кабатламаган. Шәкертләре Зиннун хәзрәтнең култык астына бер китап кыстырып йөргәннәрен күреп: «Бөтен гыйлемне дә шуннан аладыр», – дип уйлаганнар. Алар хәзрәттән бу китапны сорарга булгач, хәзрәт: «Китабымны мин үлгәч укырсыз», – дип җавап биргән. Һәрбер кешенең әҗәле үз вакытында киләчәк. Менә хәзрәт тә вафат булган. Егерме шәкерт берьюлы теге китапка ябышкан. Араларыннан берсе: «Әйдәгез, берегез укыгыз, калганнар тыңларбыз», – дип тәкъдим ясаган. Ачып карасалар, китапта берни дә язылмаган. Битләре чиста. «Хәзрәтебез буш китап күтәреп йөрдеме икән?» – дип аптырашта калганнар. Эзли торгач, китап уртасында бер язу күреп алганнар. Анда: «Әй, кеше, үткәнеңнән гыйбрәт ал, бүгенге көнеңнең кадерен бел, киләчәккә (үлемгә, Кыямәт көненә) әзерлән һәм дөньядагы асыл максатыңны онытма», – дип язылган була.
Дөреслектә, ике төрле максат бар: беренче һәм икенче. Беренчесенә, ягъни асыл максатка Аллаһка гыйбадәт кылу керсә, икенчесенә тормыш алып бару, балалар тәрбияләү һәм башка төрле вазифалар керә. Бу кәгазьдә язылган сүзләр шәкертләргә бик нык тәэсир иткән. Кечкенә генә бер биткә күпме вәгазь, күпме нәсыйхәт сыйган. Шәкертләр һәрберсе дә монда язылганнар турында уйланып, куркып, елый башлаганнар.
Мөхтәрәм дин кардәшләрем, үзебезнең асыл максатыбызны онытмасак иде. Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә дә камил акыл, ихласлык, саулык-сәламәтлек насыйп әйләсен.
Тимергали хәзрәт Юлдашев,
“Саләх” мәчете имам-хатыйбы
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар