16+

Алар үчләшми

«В контакте» социаль төркеменә кайчан гына кермә, иң беренче булып ачылган яңалыкларда һаман да бер нәрсәне әйләндерәләр. Имештер, зодиак билгеләренең ничек үчләшүен беләсегез килсә, «Правда жизни» төркеменә язылыгыз.

Алар үчләшми

«В контакте» социаль төркеменә кайчан гына кермә, иң беренче булып ачылган яңалыкларда һаман да бер нәрсәне әйләндерәләр. Имештер, зодиак билгеләренең ничек үчләшүен беләсегез килсә, «Правда жизни» төркеменә язылыгыз.

Бу көнгә кадәр, тагын нинди мәгънәсез нәрсә уйлап тапканнар инде дигән булып, игътибарсыз калдыра килдем мин аны. Ә бу юлы, эш юктан бер нәрсә булсын әле дип, шуны ачып укый башладым... Монда язылганнарга караганда, унике йолдызлык арасыннан бары берсе генә үчләшми булып чыкты. Хәер, анысы турында соңрак...
Чынлап торып уйлап карасаң, кеше дигәнең гафу итәргә бер дә яратмый, ә менә үч алуга килгәндә, аның нинди генә әмәлен тапмый. Андыйларны акларга да була кебек, зыян күрүче өчен үч үзенә күрә бер «тынычландыру» чарасы булып тора. Үчен алып, ул яхшылык белән начарлык балансын тигезләдем дип уйлый. Эш үч алуга кадәр үк барып җитмәгән очракта да, ул зыян салучы белән берәр нәрсә буласын көтеп тора. Нинди дә булса бәла-каза килә калса, җиңел сулап куя: янәсе, «дөреслек бар шул ул». Әмма аңа карап кына без барыбер тынычланмыйбыз, чөнки эчке тынычлыгыбыз югала. Үчләшеп йөрмичә, аны Аллаһы Тәгалә хөкеменә калдырсак, йокыбыз да тыныч, дошманнарыбыз да азрак булыр иде югыйсә. Юк шул, «югары судья» роленә кереп, Аллаһы Тәгаләнең вазифасын үз өстебезгә алырга яратабыз. Коръәндә шундый бер аять бар. Анда: «Әгәр дә сезгә берәрсе зыян китерсә, авырлык салса, бер күзгә бер күз, бер колакка бер колак яки инде шулай итеп сез аның җавабын кайтара аласыз», - диелә. Ләкин аять шуның белән генә тәмамланмый, аның ахыры да бар. Алга таба Аллаһы Тәгалә болай ди: «Әгәр дә сез гафу итсәгез, сезнең өчен хәерлерәк». Ислам дине шул рәвешле безне әйләнә-тирәдәгеләргә мөнәсәбәттә киң күңеллелек күрсәтергә, Аллаһы Тәгаләнең гаделлегенә таянырга куша. Коръәндә, моңа дәлил булып: «Кем үч алудан тыела, аңа әҗер-савабы бар», - дигән аять бар.
Әлбәттә, дәшми калыргамы, әллә ташка таш белән җавап кайтарыргамы икәнлеген кеше үзе сайлый. Әмма һәр сайлаган вакытында ул бер нәрсәгә - «әйе», икенче нәрсәгә «юк», ди. Үч алу хисе белән ризалашса, гаделлеккә ирешәм дип, «әйе» дип җаваплый. Тик ул «гаделлек»не үлчәүнең икенче касәсендә яткан әҗер-савапка тиңләп буламы икән?!
«...Үгезбозауларда үч алу хисен тудырыр өчен, бик күп тырышырга кирәк булачак. Чөнки алар, берәрсе турында «бу кеше - кабахәт икән» дигән фикергә килгәнче, аның хаклымы-юкмы икәнлеге хакында бик озак уйлана. Дәлилләре җитәрлек булганда гына әйтә ул сүзне. Шулай әйтсә дә, үчләшеп йөрми...» Безгә дә, шулар кебек, үч алу хисен сүндереп, һәр нәрсәгә аек акыл белән карарга өйрәнергә иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading