16+

Аллаһка тәвәккәл кылуның мәгънәсе

«Кем дә кем Аллаһка эшен тапшырса, Ул аңа (ярдәм итүче буларак) җитә. Дөреслектә, Аллаһ эшен ахырына хәтле җиткерә (Үзе теләгән нәрсәне тормышка ашыра)» (Талак – 3).

Аллаһка тәвәккәл кылуның мәгънәсе

«Кем дә кем Аллаһка эшен тапшырса, Ул аңа (ярдәм итүче буларак) җитә. Дөреслектә, Аллаһ эшен ахырына хәтле җиткерә (Үзе теләгән нәрсәне тормышка ашыра)» (Талак – 3).

Әлеге аятьтә Аллаһка тәвәккәл кылу турында сүз бара. Аллаһка «тәвәккәл кылу» ул эшләрне Аңа тапшыруны һәм Аннан гына ярдәм өмет итүне аңлата.  Икенче аңлатма буенча Аллаһка «тәвәккәл кылу» – йөрәкнең файдалы нәрсәне өмет итеп һәм зарардан саклауны сорап, Аллаһка таянуы. Ул – йөрәк гамәле һәм Аллаһка гыйбадәт кылуның бер төре. Имам Әхмәд әйтә: «Тәвәккәл кылу ул – йөрәк гамәле. Аны сүзләр һәм эшләр белән  күрсәтеп булмый». 
Аллаһка тәвәккәл кылучы кеше, эшләрнең ахыры нәрсә белән төгәлләнүенә карамастан, күңеле белән риза була һәм үзен тыныч тота. Хәтта ул теләгән максатына ирешмәсә дә зарланмый. 

Бишер әл-Хәфии әйтә: «Кайбер кеше «Мин Аллаһка тәвәккәл кылдым» дип әйтә, ләкин ул, чынлыкта, ялганлый. Әгәр дә ул чыннан да Аллаһка тәвәккәл кылса, Аллаһ эшләгән һәр нәрсәгә дә риза булыр иде». 
Кем дә кем Аллаһка тәвәккәл кылса,  йөрәге белән беркемнән дә ярдәм өмет итми. Бер галим шулай дип әйтеп калдырган: «Кем дә кем Аллаһка тәвәккәл кылса, беркайчан да җиңелмәячәк». 

Аллаһка дөрес итеп тәвәккәл кылучы кеше ике сыйфатка ия булырга тиеш:
1.Максатка ирешү өчен бөтен сәбәпләрне дә кылу;
Аллаһка дөрес тәвәккәл кылу ул һәрвакытта да сәбәп кылу, көч түгү, тырышлык күрсәтү белән бәйле. Мәсәлән, кем дә кем ризык яки уңышка ирешүне теләсә, ул Аллаһка тәвәккәл кылып, тырышлык күрсәтергә тиеш.
Кайбер кешеләр Аллаһка тәвәккәл кылуны сәбәп кылмыйча дога кылып утыру гына дип аңлый. Бу – ялгыш фикер. Сәбәпне калдырып, Аллаһтан нәрсәдә дә булса өмет итү ул хыяллану гына була, ә Аңа тәвәккәл кылу булмый.

Бу турыда Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм шулай ди: «Әгәр дә сез Аллаһка тиешле дәрәҗәдә тәвәккәл кылсагыз Ул сезне кошларны ризыкландырган кебек ризыкландырыр иде. Алар иртә белән карыннары ач килеш чыгып китәләр, ә кич белән карыннары тук хәлдә кайталар» (Әхмәд, Тирмизи, Нәсәи).
Кошлар ризыкны Аллаһтан өмет итә, ләкин шуның белән берлектә алар ризык та эзли. Шулай ук Аллаһка тәвәккәл кылучы кеше дә максатына ирешү өчен бөтен сәбәбен кылып, нәтиҗәсен Аллаһтан көтәргә тиеш. Әгәр дә кеше шушы рәвешле Раббысына таянса, ул курку белән кайгы хисен кичермәячәк. 
Әнәс ибн Мәлик (р.г) әйтә: «Бер кеше әйтте: «Әй Аллаһның илчесе! Дөямне бәйләп, Аллаһка тапшырыйммы яки бәйләмичә Аллаһка тапшырыйммы?» Ул әйтте: «Дөяңне бәйлә, ә аннан соң Аллаһка тапшыр». (Тирмизи, № 2517)

2. Нәтиҗәне йөрәк белән Аллаһтан көтү;
Дөреслектә, кеше максатына ирешү өчен нихәтле генә сәбәп кылмасын, аның уңышка ирешүе Аллаһка бәйле. Шуңа күрә мөселман кешесе сәбәпкә түгел, ә Аллаһка таянырга, ярдәмне Аннан өмет итәргә тиеш. Кем дә кем Аллаһка таянмыйча тулысынча сәбәпләргә генә таянса, ул Аллаһка тиңдәш кылучы – мөшрик була. Ә кем дә кем Аллаһка гына таянып, сәбәпләрне калдырса, ул тәвәккәл кылуның нәрсә икәнлеген аңламаучы надан кеше була. Ислам динендә икесендә берләштерү таләп ителә: сәбәпләрне дә кылу һәм Аллаһка да таяну. 
Һәрвакытта да уңышка ирешүне сәбәптән түгел, ә Аллаһтан өмет итәргә кирәклеген ислам тарихындагы бер вакыйга күрсәтә. Хунәйн сугышында мөселманнар җиңүне Аллаһтан түгел, ә үзләренең күп санлы булуларыннан өмет иттеләр. Ягъни алар Аллаһка тәвәккәл кылмады, ә сәбәпкә таянды. Менә шуңа күрә Аллаһ Тәгалә аларны ярдәмсез калдырды һәм алар җиңелде.

Аллаһ Тәгалә әйтә: “Аллаһ сезгә күп урыннарда ярдәм итте инде. Хунәйн көнендә сезне күп санлы булуыгыз гаҗәпләндерде. Ләкин сезнең күп булуыгыз сезгә әз генә булса да файда китермәде. Ул вакытта сезгә киң булган җир тар тоелды. Соңыннан сез артка чигенеп кача башладыгыз» (Тәүбә – 25).
Бу сугышта мөселманнарның саны унике мең иде, ләкин шуңа карамастан күп булулары аларга ярдәм итмәде. Алар үзләренең күп булуына гаҗәпләнеп: «Бүген без аз санлы түгел. Шуңа күрә җиңелмәячәкбез», – диделәр.
Кемдер: «Аллаһка тәвәккәл кылу кешегә нинди файда бирә?» – дип сорарга мөмкин. 

Тәвәккәл кылуның файдалары:
1. Тәвәккәл кылу  Аллаһка ышануның бер билгесе; Аллаһ Тәгалә әйтә: «Аллаһка эшегезне тапшырыгыз, әгәр дә сез мөэминнәрдән булсагыз» (Мәидә – 23). Аллаһка тәвәккәл кылучы кеше Аллаһның ярдәмче, авырлыктан коткаручы Зат булуына ышана. 

2. Тәвәккәл кылучы кешенең йөрәгендә курку хисе юкка чыга;
Аллаһ Тәгалә әйтә: «Аларга кешеләр әйтте: «Дөреслектә, кешеләр сезгә каршы җыелды, алардан куркыгыз». Бу аларның иманнарын гына арттырды. Алар әйтте: «Безгә Аллаһ ярдәмче буларак җитә. Нинди яхшы ярдәмче Ул» (Әли Гыймран – 173).

Өхөд сугышыннан соң Әбү Суфьян мөселманнарны куркыту өчен бер бәдәвине Мәдинәгә җибәрә. Ул аңа: «Мәккә халкы сезгә каршы гаскәр белән килергә тели», – дигән ялган хәбәрне җиткерергә куша. Мөселманнар Аллаһка тәвәккәл кылганга күрә, кәферләрдән курыкмый. Алар: «Безгә Аллаһ ярдәмче буларак җитә. Нинди яхшы ярдәмче Ул», – дип кенә әйтәләр. 

3. Тәвәккәл кылучы кешене Аллаһ ярата;
Аллаһ Тәгалә әйтә: «Әгәр дә карар кылсаң эшеңне Аллаһка тапшыр. Дөреслектә, Аллаһ эшләрен Үзенә тапшыручыларны ярата» (Әли Гыймран – 159).
4. Тәвәккәл кылучы кешене Аллаһ Тәгалә зарардан саклый.
Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: «Кем дә кем өеннән чыкканда «Бисмил-Ләәһи тәвәккәлтү галәл-Лааһи, ләә хәүлә вә ләә куввәтә иллә бил-Ләәһ» дисә, аңа: «Ул туры юлга кертелде, зарар аннан читләштерелде, ул зарардан сакланды һәм шайтаннар аннан ерагайды», – дип әйтелә. Ә шайтан башка шайтанга: «Ничек син туры юлга кертелгән аннан зарар читләштерелгән һәм зарардан сакланган кешегә берәр нәрсә эшли аласың?!» – ди (Әбү Давыд, № 5095). 

Алмаз хәзрәт Сафин 
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading