Шәһри Казан

Аллаһы сине яратканны каян белеп була?

Без барыбыз да Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәләре, әмма кайвакыт гөнаһларыбыз, тәкәбберлегебез, каты бәгырьле булуыбыз белән Аның рәхмәтеннән ерагаерга, ачуына дучар булырга мөмкинбез.

Әмма ничек кенә булса да, һәрберебез дә Аллаһының яратуына лаек булырга тели. Килешәсезме? Ә Раббыбызның безне яратуын каян белә алабыз соң? Бу яратуны фани дөньяда ук тоярга мөмкинме? Бу сорауны биргәндә пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әлеге күркәм хәдисен искә алыйк. 

Пәйгамбәребез болай дип әйткән: “Дөреслектә, әгәр Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә Үзенең колын яратса, Ул Җәбраил галәйһиссәламгә: “Хакыйкатьтә, Мин фәлән-фәлән колны яратам, син дә аны ярат”, – дип мөрәҗәгать итәр. Һәм Җәбраил фәрештә дә әлеге колны ярата башлар. Моннан соң ул да күк әһелләренә: “Хакыйкатьтә, Аллаһы Тәгалә фәлән-фәлән колны ярата, сез дә аны яратыгыз”, – дип дәшәр. Һәм күк әһелләре дә әлеге колны ярата башлар.

Ә аннары бу кешегә җир йөзендә дә күркәм мөгамәлә күрсәтелер. Ә инде әгәр Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә берәр колын сөймәсә, Җәбраил фәрештәгә мөрәҗәгать итеп: “Дөреслектә, Мин әлеге колымны сөймим, син дә аны сөймә”, – дип әйтер. Һәм Җәбраил фәрештә дә, Аллаһы Тәгалә бу кешене сөймәгәнгә күрә, аны сөйми башлар. Ә аннары Җәбраил галәйһиссәлам күк әһелләренә мөрәҗәгать итеп: “Хакыйкатьтә, Аллаһы Тәгалә фәлән-фәлән кешене сөйми, сез дә аны сөймәгез”, – дияр. Һәм күк әһелләре дә аңа карата күралмау хисләре тоя башлар, ә аннары бу кешене җир йөзендә дә яратмый башларлар, ягъни җирдәге кешеләр дә аңа карата нәфрәт хисләре кичерер” (имамнар Әл-Бохари, Әл-Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).

Бу хәдисне укыганнан соң кайбер кеше: “Кодрәтле Раббыбыз Аллаһы Тәгалә кемне яратырга икәнен Үзе хәл итә бит, без моңа тәэсир ясый алмыйбыз”, – дип әйтер. Әйе, дуслар, Раббыбыз кемне яратырга, бөекләргә икәнен бары Үзе хәл итә, әмма бу яратуга, мәхәббәткә лаек булучы кешеләр очраклы кешеләр түгел, әлбәттә. Раббыбыз Үзенең динен олылаучы, Аның тыелганнарыннан тыелып, кушканнарын үтәргә тырышып, җир йөзендә изгелек таратып, көнчелек, тәкәбберлек сыман начар сыйфатлардан ерак булып яшәүчеләрне ярата. Әлбәттә, шундый кешеләрне яратуын яшерә алмыйча, башка колларына да, ягъни фәрештәләргә дә аларны сөюне әмер бирә. Монда зур хикмәт салынган. Димәк, Раббыбызның яратуына лаек булыр өчен, безнең тарафтан да тырышлык куелу мөһим икән.

Раббыбыз Изге Китабында: 
“Аллаһы игелек кылучыларны сөя”, – дип әйткән. («Әлү Гыймран / Гыймран гаиләсе», 3:134)

Реклама

Пәйгамбәребез саллаһу галәйһи вә сәлләм: “Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә һәр эштә йомшаклыкны (яхшылыкны) ярата”, – дип әйткән (Имам Әл-Бохари хәдисләр җыентыгыннан).

Шулай ук Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Барыннан да бигрәк Аллаһы Тәгалә башка кешеләргә күбрәк файда китерә торган бәндәләрен ярата, ә гамәлләр арасында Аллаһы Тәгалә мөселман кешесенә шатлык китергәнне, аны күңелсезләнүдән азат иткәнне, аның бурычын түләгәнне һәм тамагын тукландырганны сөя”, – дигән (Имам Әт-Тәбарани хәдисләр җыентыгыннан).

Шуңа юкка гына әби-балаларыбыз дога кылганда: “Йа Раббым! Үзеңнең сөекле колларыңнан булсак иде”, – дип әйтмәгән.  
Раббым һәрберебезгә дә Үзенең сөекле колларыннан булуны, бу укыганнарны күңел түрләребезгә салып куюны насыйп итсен иде.

Айсылу Юлдашева

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: