16+

Аллаһы Тәгалә генә белә торган биш яшерен әйбер

Коръәндә Аллаһы Тәгалә беркем дә белә алмый торган биш яшерен әйбер турында хәбәр итә. «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт САФИН әйтүенчә, кешелек дөньясы фән ягыннан ничек кенә алга китмәсен һәм нинди генә заманча җиһазларга ия булмасын, без ул биш яшерен әйберне белә алмаячакбыз.

Аллаһы Тәгалә генә белә торган биш яшерен әйбер

Коръәндә Аллаһы Тәгалә беркем дә белә алмый торган биш яшерен әйбер турында хәбәр итә. «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт САФИН әйтүенчә, кешелек дөньясы фән ягыннан ничек кенә алга китмәсен һәм нинди генә заманча җиһазларга ия булмасын, без ул биш яшерен әйберне белә алмаячакбыз.

 – Аллаһы Тәгалә бу турыда Коръәндә “Локман” сүрәсенең 34нче аятендә әйтә: “Дөреслектә, Кыямәт көне турындагы гыйлем Аллаһта, Ул яңгырны иңдерә, аналыкларда нәрсә булганлыкны белә. Бер җан иясе дә иртәгә нәрсә эшләячәген белми һәм бер җан иясе дә нинди җирдә үләчәген белми. Дөреслектә, Аллаһ бөтен нәрсәне белүче, яшерен нәрсәләрне белүче Зат». Димәк, кыямәт көненең төгәл елы, көне һәм сәгате; кеше белән иртәгә нәрсә булачагы; кешенең кайчан һәм кайда үлүе; яңгырның кайчан һәм күпме күләмдә явуы; баланың нинди кеше булып тууы турында без һич кенә дә алдан белә алмыйбыз.

– Әлеге аять ни сәбәпле иңгән?
– Мөҗәһид исемле тәфсир галиме әлеге аятьнең иңү сәбәбен түбәндәге вакыйга белән аңлата: «Бервакытны чүлдән Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәр янына  әл-Хәрис ибн Гамер исемле кеше килеп: «Минем хатыным йөккә узды, кемне тудырачагы турында миңа хәбәр ит әле. Шулай ук без яши торган җирлектә корылык башланды, кайчан яңгыр явачагы турында да әйт әле? Мин кайчан туганлыгымны белдем, кайчан үләчәгем турында да беләсем килә», – ди. Шуннан соң Аллаһ Тәгалә бу аятьне иңдерә.

– Адәм баласы беркайчан да белә алмаган яшерен биш гыйлем турында тәфсилләбрәк сөйләгез әле.
 – Кыямәт көненең кайчан булачагын беребез дә белми. Аллаһы Тәгалә “Мөлек” сүрәсендә: «Алар (кәферләр) әйтә: «Әгәр дә сез дөресен сөйләүчеләрдән булсагыз, бу вәгъдә ителгән Кыямәт көне кайчан була соң?» Син әйт: «Аның турында гыйлем бары тик Аллаһта гына, мин бары тик ачык кисәтүче кеше». Җәбраил фәрештә Мөхәммәд (с.г.в.)нән кыямәт көненең кайчан киләчәге турында сорагач, ул: «Сораучыга караганда аның хакында соралган кеше әзрәк белә», – дип җавап бирде.
Яңгырны бары тик Аллаһы Тәгалә генә Үзенең кодрәте белән яудыра һәм Ул гына аның кайчан вә күпме күләмдә явачагын белә. Кемдер: «Синоптиклар да яңгырның кайда һәм кайчан явачагы турында хәбәр итәләр бит», – дип әйтергә мөмкин. Бу аятьтә сүз явым-төшемгә кагылган төгәл мәгълүмат турында бара. Һава торышын күзәтүче синоптиклар, төрле хисапларга таянып, яңгырның кайчан һәм кайда явачагын бары тик фаразлый гына, ә төгәл әйтмиләр. Төгәл гыйлем бары тик Аллаһта гына.

– Яңгырны Аллаһ Тәгалә кешеләрнең гөнаһлары сәбәпле бирми, диләр. Бу дөрес сүзме?
– Әгәр дә бер шәһәрдә яки авылда гөнаһлар күп кылынса, Аллаһның әмерләре үтәлмәсә, Ул аларны яңгырдан мәхрүм итә. Шул рәвешле Аллаһы Тәгалә кешеләрне гөнаһлардан туктатырга һәм туры юлга күндерергә тели. Бу элек тә шулай булды һәм хәзер дә шулай. Әгәр дә кешеләр биш вакыт намаз укыса, кылган гөнаһлары өчен Аллаһтан гафу сораса, зәкят һәм гошерләрен түләсә, Ул аларга күктән үсемлекләрне үстерүче бәрәкәтле яңгыр яудырачак. Моның турында Коръәндә дә вәгъдә итә: “Нух үзенең халкына әйтте: «Раббыгыздан гөнаһларны гафу итүне сорагыз. Дөреслектә, Ул гафу итүче. Шул вакытта Ул сезгә күктән мул яңгыр яудырыр, байлыклар һәм балалар бирер, бакчалар үстерер һәм елгаларны төче су белән тәэмин итәр». Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) әйтте: “Әгәр дә кешеләр байлыкларыннан зәкят түләмәсә, гошер сәдакасын бирмәсә, алар күктән яңгыр яудан мәхрүм ителәчәк. Әгәр дә хайваннар булмаган булса, аларга бер тамчы яңгыр да яумас иде” (Ибн Мәҗәһ хәдисләр җыентыгы).

– Яңгыр боткасы пешерү, яңгыр теләп дога кылу безгә каян килгән?
– Бу ислам дине белән бәйле гамәл түгел. Бәлки ул төрки халыкларның гореф-гадәтеннән киләдер. Ислам дине шәригатендә корылык булган вакытта халык белән кырга чыгып ике ракәгать “истиска” (яңгыр сорау) намазы укыла.

– Яңгыр яки кар яуганда теләк теләү дөресме?
– Яңгыр яуганда Аллаһка дога кылып мөрәҗәгать итү Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) өйрәтеп калдырган гамәл. Бу вакытты доганың кабул булу ихтималы зуррак. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) әйтте: “Ике вакытта дога кабул кылынмыйча калмый: азан вакытында һәм яңгыр яуганда”.

– Аналыкларда нәрсә булганлыкны Аллаһ кына белә дисез, карындагы баланың малаймы яки кызмы икәнлеген УЗИ аркылы да белеп була бит.
– Хәзер баланың җенесен корсакта вакытта ук ачыклау яшерен гыйлем булып саналмый, чөнки табиблар моны медицина җиһазлары ярдәмендә ачыклый ала. Шуңа күрә әлеге аятьтә сүз баланың җенесе турында бармый. Тәфсир галимнәре аңлатуынча, бу аятьтә катлаулы җиһазлар белән дә ачыклап булмый торган гыйлем турында сүз бара. Аңа түбәндәге нәрсәләр керә: бала исән туачакмы яки туганчы ук корсакта үләчәкме? Әгәр ул туса, нинди табигатьле кеше булачак? Ул бала нинди кыяфәттә һәм нинди холыклы булачак? Күпме ризык ашаячак? Ничә яшькә хәтле яшәячәк? Бәхетле булачакмы яки бәхетсезме? Әлеге сорауларга төгәл җавапны берәү дә бирә алмый, чөнки кешенең акылы һәм фәнни мөмкинлекләре чикләнгән. Бу турыда бары тик Бер Аллаһы Тәгалә генә белә.

– Ана карынындагы баланың җенесен УЗИ аша алдан белү гөнаһ түгелме?
– Гөнаһ түгел. Микроскопны яки бинокольны куллану тыелмаган кебек, УЗИ аппаратын да куллану тыелмый.

– Кеше, ниндидер бер аңлаешсыз хәлдә калгач, аптыраганнан күрәзәчегә бара. Күңеле билгесезлек борчыганда ул нишләргә тиеш?
– “Локман” сүрәсендә: «Бер җан иясе дә иртәгә нәрсә эшләячәген белми», – диелә. Әлеге аятьтә «иртәгә» дигән сүзе киләчәкне аңлата. Шушы аятьтән чыгып, бер адәм баласы да һәм шулай ук җеннәр дә киләчәктә нинди гамәл кылачагын әйтә алмый. Бу аять күрәзәчеләрнең, астрологларның киләчәк турында әйткән сүзләре ялган икәнлеген күрсәтә. Шуңа күрә дә мөселман кешесенә аларның янына барырга һәм сүзләренә ышанырга ярамый.
Авыр хәлдә калганда, Аллаһка дога кылып ярдәм сорарга тиешбез. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) безне күрәзәчеләргә барудан тыйды. Чөнки алар яшерен нәрсәне, киләчәкне белә алмый. Аларның сөйләгән сүзләре – ялган. Алар халыкны алдалап акча эшли, кешеләр арасын боза. Шуның белән бик күп туганнарның, күршеләрнең, ир белән хатынның, килен белән каенаның араларын бозып бетерделәр. Алар бөтенесе дә бер үк сүзне сөйли: “сине фәлән кеше бозган, фәлән кеше сихерләгән”. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) әйтте: «Кем дә кем күрәзәчегә барып, аннан берәр нәрсә турында сораса, аның кырык көн буе намазы кабул булмый». Башка бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.): «Кем дә кем яшерен нәрсәләр турында сөйләүче “гарраф” яки киләчәк турында хәбәр итүче “кәһин” янына барып, аның әйткән сүзләренә ышанса, ул Мөхәммәд пәйгамбәргә иңдерелгән Коръәнне инкярь иткән була”, – диде.
Кайбер вакытта күрәзәче кешенең нинди авырулар белән авырганын, тормышында нинди вакыйгалар булын дөрес әйтергә мөмкин. Ләкин ул бу мәгълүматны шайтаннар аркылы ала. Һәр кеше белән бер шайтан ияреп йөри. Ул шайтан кеше турында бөтен нәрсәне белә. Күрәзәче шушы шайтан аркылы кешенең үткән тормышы турында сөйли башлый.
Кайчан һәм кайда үләчәгебез дә билгесез. Аллаһы Тәгалә Үзенең хикмәте белән кешедән үлем килү вакытын яшерде. Адәм баласы дөньяга сынау өчен туа, бу – Аллаһның билгеләгән кануны. Әгәр дә Ул һәр кешегә дә кайчан үләчәге турында хәбәр итсә, сынау кануны юкка чыгып, кешенең дөньяда яшәвенең мәгънәсе калмый. Шул сәбәпле Аллаһы Тәгаләгә үзе теләп буйсынмый, ә мәҗбүри рәвештә Аңа гыйбадәт кылып яши башлый. Ә Аллаһка кешенең мондый рәвештә гамәл-гыйбадәт кылуы кирәк түгел. Ул бары тик кешенең ихластан кылынган гамәлләрен генә кабул итә.

– Кеше үзенең үлеменә кайчан әзерләнә башларга тиеш?
– Кеше үлемгә балигъ булганнан башлап – әҗәл вакыты килеп җиткәнчегә хәтле әзерләнергә тиеш. Үлемгә әзерләнү ул ахирәттә җәннәткә керергә һәм җәһәннәмнән котылырга ярдәм итүче гамәлләрне кылуны аңлата. Мәсәлән, Аллаһ кушкан фарыз гамәлләрне үтәү һәм хәрам гамәлләрдән тыелу үлемгә әзерләнү була. Әгәр дә адәм баласы биш вакыт намаз укымаса, рамазан аенда ураза тотмаса, хәрам гамәлләрдән һәм ризыклардан тыелмаса, ул үлемгә әзерләнмәгән була. Фани дөньяга алдаланып яшәүче кеше булып чыга.

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X