16+

Армиядә хезмәт итүче улы өчен әти-әни догасы

Әлхәмдү лилләһи Раббиль гәәләмиин, әссаләтү үәссәләәмү гәләә расүлиһи Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗмәгыйн.

Армиядә хезмәт итүче улы өчен әти-әни догасы

Әлхәмдү лилләһи Раббиль гәәләмиин, әссаләтү үәссәләәмү гәләә расүлиһи Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗмәгыйн.

Йә Раббым Аллаһ... Шушы сәгатьтә барча кимчелек-хаталарымны гафу итүеңне сорап, саулык, ризык, су, һава, йорт, гаилә, бала биргәнең өчен һәм башка барча-барча нигъмәтләреңә олы рәхмәтемне белдереп, Сиңа бик зур үтенечем белән мөрәҗәгать итәм...

Йә Раббым... Минем газиз балам (фәлән улы фәлән) армия сафларында хезмәт итеп, илебезне саклау бурычын үти. Аның исән-сау булуын насыйп итеп, барлык явызлыклардан, яман сүзләр һәм яман күзләрдән Үзең якла, кемне дә булса хаксызга рәнҗетүеннән һәм үзен дә хаксызга рәнҗетүләрдән имин кыл!  

Йә бер Аллаһ! Үзеңнең “Хафиз” (“Саклаучы”) дигән исем-сыйфатыңны белгәнгә, улымны һәр төрле күңелсез хәлләрдән, бәла-казалардан, явыз, яман ниятле кешеләрдән, шайтан зарарыннан – барча начарлыклардан саклавыңны үтенәм...

Улыбыз (фәлән улы фәләнгә) яхшы, игелекле, үзенә ярдәм итәрдәй дус-иптәшләр, хәерле юлдашлар насыйп итеп, аны явыз бәндәләрнең зыяны тимәслек итеп кайгыртуыңны сорап, бер Үзеңә ялварам...

Йә Аллаһ! Улымның исән-сау булып әйләнеп кайтуын насыйп итеп, аңа хәерле, бәрәкәтле гомер, тигез, тыныч, бәхетле гаилә тормышы биреп, үзенә дә, аның балаларына да саулык-иминлек, зирәк зиһен, камил акыл, күркәм холык, йомшак калеб, тулы иман бирүеңне сорыйм...

Йә Раббым Аллаһ! Үзебезгә дә, балаларыбызга да кушканнарыңны үтәп, тыелганнарыңнан тыелып, БЕР ҮЗЕҢƏ гыйбадәт кылып яшәргә язсын! Безне ярдәмеңнән ташлама, Үз рәхмәтеңдә булуыбызны насыйп әйлә...

Раббәнә әәтиннәә фиддүнья хәсәнәтәү үә филь әәхыйрати хәсәнәтәү үә кыйнәә газәәбәннәәр. Бирахмәтикә йә әрхәмәрраахимиин. Әәмиин.

Ришат Курамшин

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading