16+

Авыз ачып йөзем җимешен капканда (Минем беренче уразам циклыннан)

Ураза тоту дигән сүзне әбиемнән, әниемнән ишеткән көннән башлап ук аның нәрсә икәнлеге мине бик кызыксындырган иде. Ниндирәк икән ул ураза? Аны ничек итеп тоталар икән соң?

Авыз ачып йөзем җимешен капканда (Минем беренче уразам циклыннан)

Ураза тоту дигән сүзне әбиемнән, әниемнән ишеткән көннән башлап ук аның нәрсә икәнлеге мине бик кызыксындырган иде. Ниндирәк икән ул ураза? Аны ничек итеп тоталар икән соң?

Алты-җиде яшьлек бала күңелендәге бу сораулар серле дөньяның билгесез ишеген туктаусыз шакып тора башлады. Ул чакларда әни миңа уразаның Ислам динендәге фарыз гамәл икәнлеген аңлаткан иде. Аны тоту – таңнан алып кояш баеганчыга кадәр судан, ризыктан тыелып тору һәм начарлыклар эшләмәү икәнлегенә дә төшендем. Бернәрсәне дә тотып торырга кирәк түгел, ә үз-үзеңне генә кулда тотасы икән. Төп хикмәт шунда.

Нәкъ шул чакта, мин дөньяны таный башлаган бер вакытта, дини чикләүләр югалып, кала-салаларда бер-бер артлы мәчетләр ачылып, азаннар яңгырый иде. Яңа заманның яңа кешеләре дини тәрбия дә алалган бер кызыклы чор булды ул. Безгә кадәр атеизм иң дөрес юл дип тукып торганнар. Менә шул “хакыйкать” гөрселдәп җимерелеп, мәктәпләрдә ураза тотучы балаларга кашыклап су каптырып йөрүчеләр дә тәүбә иткән вакыт җиткән иде илебездә.

Ураза тоту тыелмаган булганга, күп кенә сыйныфташлар: “Мин уразада!” – дип мактанып йөри башлады. Төш вакытында ашханәгә дә бармыйлар. Зур ышаныч белән уздыралар рамазан аен.

Әнинең дә сәхәргә торганын сизеп ятам. Әмма уразага керергә дип үземдә көч таба алмыйм әле. Нәрсәдер куркыта. Ә түзә алмасам, берәр кешене үпкәләтсәм? Шулай да Аллаһка чиксез ышануым җиңде. Сәхәргә уянырга булдым. Әни дә риза иде.
Беренче уразамны тоткан озын-озак көн башланды. Әбинең элек вакытларда нинди авыр эштә булуларына карамастан, үз әти-әниләренең

Рамазан аенда уразаны калдырмаулары турында сөйләгәне миңа тагын да бер ныклык өстәде. Без бит хәзер күпкә уңайлырак тормышта яшибез, безгә җиңелрәк булырга тиеш дип уйладым. Мәктәптән кайткач, баш авыртуы, тамак кибүе үзәккә үткәнлеген аңладым аңлавын. Үз гомеремдә беренче тапкыр ачлык хисен тойдым тугыз яшьлек чагымда. Мул, тук тормыштан кала башка төрле тормыш та була ала икән. Ә күп кеше бу хакта уйлап та карамый бит, уйласа да, андый нәрсәне тойганы юк.

Менә Аллаһ безгә нинди бәрәкәт бирә икән! Без бәхетле кешеләр. Ачлык хисеннән беркая да качып котылып булмаслыгын аңлагач, моңа мең кат инанасың. Ул башыңны юрган астына яшерсәң дә эзләп табачак сине, урамга чыгып йөгерсәң дә, каршыңнан йөгерәчәк. Аллаһ үзе сакласын мондый зур бәлаләрдән. Сугыш, ачлык, ялангачлыкны күпме күргән бит кешеләр. Төрлечә сыналганнар. Хәзерге кешеләрнең исә, тиеш булган уразаны тотып та сыналасылары килми. Авырлыгына чыдаша алмыйлар. Әлбәттә, Аллаһ үзе яраткан кешеләренә авырлык теләми. Үз-үзенә зыян китереп, сәламәтлеге хисабына ураза тотуны ул кабул итми диләр хәдисләрдә. Тик шулай да мөмкинлеге булып та ураза тотмаучылар шактый бит. Уразада булуның тагын зур бер файдасы – кешеләрнең бер-берсенә сабыр, игътибарлы булып, явызлык кылуларыннан тыелуларында. Җирдәге күпме начарлык кимер иде ел буе да начарлыктан ураза белән саклансаң.

Ул көнне ахырына кадәр түзеп бетергәч, авыз ачып йөзем җимешен капканда күзләремнән яшь тәгәрәгәнен хәтерлим. Нинди зур шатлык икән менә шушылай тәмләп ашый алуыбыз, чиста су эчүебез. Бу дөньяны яратып, киң итеп сулап, һәркөнгә шөкер кылып, лаеклы итеп яшәү язсын иде һәр кешегә.  

Айсылу Имамиева

Фото:http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading