16+

Бакый дөньяга күчкәннәр хәер өмет итә

Әлһәмделлиләһи, бүгенге көненнән канәгать Илһамия. Күз нуры кебек якын күргән, бөтен көчен биреп тәрбияләп үстергән кызы, янында яши.

Бакый дөньяга күчкәннәр хәер өмет итә

Әлһәмделлиләһи, бүгенге көненнән канәгать Илһамия. Күз нуры кебек якын күргән, бөтен көчен биреп тәрбияләп үстергән кызы, янында яши.

Дилбәр исемле бу сөйкемле изге җан иясен күкләрдән бирелгән бүләк итеп кабул итте ул. Иманлы, шәфкатьле булып үсте баласы. Намаз укыган, һәр яңа көн туган саен рәхмәтле Илһамия Аллаһы Тәгаләгә.

...Кечкенәдән әбисе Фатыйма янында үсте ул, чөнки әти-әнисе колхозда көне-төне эшләгәнлектән, аның берүзен өйдә калдыру мөмкинлеге юк иде. “Атналык ясле” ерак әбисендә булды. Ерак әбисе, йокларга ятар алдыннан, Илһамиягә үзе яттан белгән догаларны өйрәтә иде. Кыз аларны чын күнеленнән кабатлап, өйрәнеп бетерә дә, икенче көнне әбисенә сөйләп күрсәтә иде. Намаз укырга өйрәнгәндә дә җиңел булды аңа, чөнки гарәп теленнән кергән сүзләрне тиз үзләштерде.

Ә намаз укырга аны әтисенең озак елларга сузылган авыруы этәрде. Илле яше дә тулмаган Хәмитнең аяклары сызлый, йөргәндә аксый башлый. Түбән Кама шәһәрендә яшәүче олы улы Фәргать әтисен дәваханәгә алып китеп, тикшерү үткәртә. Бактын исә, Хәмитнең бот төбеннән аяк шарнирлары ышкылып, “Диффузная дорзальная протрузия” башланган икән.

Табиблар ике аягының да шарнирларын пластик материалга алыштырып, операция ясатырга тәкъдим итәләр. Хәмитнең уллары һәм кызы, бу эшне башкарып чыгасыларына ышанып, акча җыялар да, хәерле хәбәрләр көтә башлыйлар. Әлбәттә, операция ясар алдыннан анализлар бирәсе була. Ләкин... Фәриттә “Шикәр чире” дә табалар.

Менә шул көннән Миннебаевлар гаиләсенең тынычлыгы югала да инде. Операция ясалмый кала, чөнки Хәмитнең кан составында шикәрнең күләме 4 яки 5 урынына 19 ны күрсәтә.

Әтиләренең иң беренче булып, уң аягының баш бармагында гангрена башлана. Ул район хастаханәсенең хирургия бүлегендә дәваланып чыга. Берничә айдан үкчәсендә дә үзгәрешләр барлыкка килә башлый. Шул көннәрдә Хәмитнең бертуган сеңлесе Фәүзия, бер төн эчендә, “обширный инфаркт” диагнозы белән якты дөньядан китеп бара.

Стресс үзенекен итә: Хәмитнең үкчәсен борау белән бораулаган кебек, каезлап, чистарталар. Ә берничә көннән кисеп үк аталар.
Район хастаханәсендә генә дәвалау алга бармаганлыктан, олы улы кайтып, юллама алып, әтиләрен Казанга РКБга алып килә. Анда Хәмитнең уң аягында калган дүрт бармагын да кисеп ташлыйлар. Тагын берничә айдан табибларның аякны, тездән түбән 25-30 см калдырып, кисеп атмый хәлләре булмый. Биш операция кичерә Хәмит бер ел эчендә.

Илһамиянең нерв системасы көннән-көн ныграк какшый. Авыз эченнән генә, белгән догаларын көйләп, әтисенә хәерле сәламәтлек теләп, Аллаһы Тәгаләгә ялвара ул. Рәшидә Исхакыйның «Намаз уку тәртибе» китабын кулыннан төшерми. Әтисенә дүртенче тапкыр операция ясалгач, Илһамия аны үзе барып тәрбияли. Ашарга пешереп алып килә, тәмле йорт ризыклары белән сыйлый. Хәмит аның өчпочмакларын яратып, мактый-мактый ашый: “Син генә пешерә беләсең, авызга капкач, эреп китә торган бу тәмле ризыкны, - ди ул.

Илһамия Коръән аятләрен кәгазь битләренә язып өйрәнә. Инде намазга басарга да вакыттыр, дип уйлый ул. Шул нияте аны Кол Шәриф мәчетенә алып керә. Хатын-кызлар намаз укый торган залны эзләп таба ул. Мәчетнең имам хатыйбы Рамил хәзрәт янына чират торып керә, әтисенең тиз көннәрдә терелүен теләп, догалар укуын сорый. Хәзрәт үзенең киңәшләрен бирә, Коръән сүрәләре укый, Илһамиянең хәер бирергә дип сузган кулын да этәреп кенә куя. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булсын, ди ул.

Мәчет эчендә урнашкан кибеттән Рамил хәзрәт, өмет тулы күзләре белән үзенә карап торган яшь хатынга намазлык алып, “Үзең укы, догаларны өйрәнгәнсең, ихластан укысаң, кабул була алар” – дип озата.

Әтисенең инде бакыйлыкка күчкәненә дә өч елдан артык вакыт үтте. Аның ике ел эчендә ике аягын да кистеләр. Икенче аягына өч тапкыр операция ясалды. Ике улы, әтиләренең сакчы фәрештәләре кебек, гел янәшәсендә булдылар. Кулларына күтәреп, мунча керттеләр. Ул протезларын киеп, олы яктан кече якка чыгып йөри алсын дип, йорттагы бусаганы кистеләр. Әтиләренә утырып юынырга уңайлы булсын дип, мунча эчендә махсус сәке ясап куйдылар. Хәмит, ике аягына да протезлар ясатканнан соң, әле тагын 14 ел яшәде.

Әниләренең дә, өч баласын, сөекле өч оныгын калдырып, гүр иясе булганына да, елдан артык вакыт үтте.
...Тормыш дәвам итә. Бакый дөньяга күчкән кешеләр үз балаларыннан бары тик хәер генә өмет итәләр. Җир йөзендә яшәгән һәр кешенең дә үз артыннан дога кылучы балалары калса иде.

Гөлнара Шакирҗанова, Казан

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading