16+

Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Киленнәр үзләренең дә каенана булачагын оныта”

Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә каенаналарыннан зарланып язылган хатлар күзгә чалына башлады. Һәм әйтергә кирәк, бу тема бик актуальләшеп тә китте бугай.

Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Киленнәр үзләренең дә каенана булачагын оныта”

Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә каенаналарыннан зарланып язылган хатлар күзгә чалына башлады. Һәм әйтергә кирәк, бу тема бик актуальләшеп тә китте бугай.

Берсенең теле “чишелгәч”, икенчеләре мин дә әйтеп калыйм әле диләрме, әллә чынлап торып төпле киңәш сорауларымы – белмәссең. Тик менә аларга җавап бирүчеләрнең реакциясе төрлечә. Үзләре дә килен статусында булган күп кенә ханымнар яклап язса, өлкән буын хат авторларын әйбәт кенә тәнкыйтьләп тә ала. Гаеп атта да, тәртәдә була анысы. Тик менә үпкәләшмичә, бер-береңнең хәтерен калдырмыйча ничек үзара дус булып яшәргә?

Әңгәмәбез барышында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сабыр итү турында кат-кат искә төшереп сөйләде. Бер генә сүз белән әйткәндә, олысына да, кечесенә дә сабыр булырга кирәк.

– Килен белән каенана проблемасы бүген генә килеп чыкмаган. Элек тә булган, бүген дә бар. Хәзер рәхәткә чыктык. Интернетта утырабыз, кулдан телефон төшми. Әби-бабайлар чорында андый нәрсә юк иде. Тиз генә кемгәдер шалтыратып, йә ватсаптан язып зарлана алмаганнар. Ул шуның белән күпереп тә китмәгән, үзләрендә калдырганнар. Бүген килен каенанасыннан зарлана, унбиш-егерме елдан ул үзе дә каенана булачак бит. Шуны онытып җибәрәләр. Пәйгамбәребез (с.г.с.) дә: “Берәү дә үзе кылганны бу дөньядан күрми китмәс”, – дигән. Әти-әни дә әби-бабай белән яшәде, без дә 34 ел өлкәннәр белән бер өйдә гомер иттек. Бүген килен белән торабыз. Дүрт буын бергә яшәгән вакыт та булды. Тормышта барысы да була, өйдәге капкадан гына ары китәргә тиеш түгел ул. Инстаграмда язып зарланалар, ә аңардан берәр нәрсә үзгәрәме? Юк шул. Ә менә бераз гына хәйләкәррәк һәм тәмле телле булсаң, үзара мөнәсәбәтләрне тиз җайлап була. Равилә Шәйдуллинаның “Карт шомырт хатирәсе” дигән әсәрендә килен белән каенана арасындагы нечкә мөнәсәбәтләр бик матур сурәтләнә. Бер эпизод аеруча истә калган. Килен умач уган, әмма бик эре килеп чыккан. Аш бүлгәндә моны күреп, каенана киленне сүгәргә дип талпынганда гына тегесе: “Әни бәгърем, кайчан синең кебек умачны вак итеп уарга өйрәнермен инде”, – дип куя. Менә шунда ничек итеп киленгә сүз әйтәсең инде?! Килен дипломат булмаса, тавыш чыга иде. Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Берәү үзе хаклы булып юл куйган икән, аңа җәннәтнең уртасыннан урын булыр”, – ди. Ә безнең җәннәткә дә керәсе килә, юл да куясы, сүзне дә бирәсе килми. Хатын җәннәткә керсен өчен ирнең ризалыгын алырга кирәк. Ә ир кеше җәннәтле булсын өчен әти-әни ризалыгы мөһим. Маңгае тишелгәнче намаз укыса да, хаҗга барса да, елның 361 көнен ураза тотса да, хатын иренең ризалыгын алмыйча җәннәткә керә алмый. Каенана белән сүзгә кереп, ирен дә аңа каршы куйса, ул хатын үзен дә, тормыш иптәшен дә җәһәннәмгә алып бара булып чыга.

– Бу дини гыйлем дә булмаудандыр?

– Тәрбия дә, дини гыйлем дә булырга тиеш. Дини гыйлеме булган кайбер кызлар бик “остаралар”. Ир моны тиеш, тегене тиеш дип кенә утыралар. Безнең заманда дин көчле түгел иде. Аллага шөкер, безнең хатыннар динсез булса да, денсез булмаган. Ден ул шул әдәп-әхлак инде. Дини гыйлеме булмагач, хатыннар мал да карадылар, сыер да саудылар, бәби дә алып кайттылар, әти-әнине дә карап озаттылар. Аерым шартлар тудыр дип әйтүче булмады. Менә бүген бик “акыллылар”, әти-әни белән бергә яшиселәре дә, аларны карыйсылары да килми. Ә тәрбия ул гаиләдән килә. Әти-әнисенең әби-бабайга булган мөнәсәбәтен бала күреп үсә һәм аны гадәти күренеш итеп кабул итә, шулай тиеш дип белә. Ир белән хатын аерылышкан очракта, әнисе баласына әтисен гел яманлап-хурлап сөйли. Кыз бала булса, ул кияүгә чыккач, ирне хөрмәт итеп яшисен белми дә. Гел әйтә торган сүзем бар: яхшыны яхшыга кушкач кына әйбәт була. Пәйгамбәребез (с.г.с.)дән, син бу дөньяга ни өчен китерелдең дип сорагач, дин таратырга дими, гүзәл әхлакны тәмам булдырыр

өчен, дип әйтә. Әхлакны кешеләрнең үзара мөнәсәбәтеннән белеп була. Ир белән хатын, килен белән каенана, туганнар арасындагы мөнәсәбәт – барысы да әхлакка барып тоташа. Намаз, ураза, хаҗ әхлак юлында инструмент булып тора. Намаз укучы әби-бабайларны күреп, алар тәрбясендә үскән чор без. Инстаграмда утыручыларның күбесе исә намаз укымаучылардан туган буын.

– Килен белән каенана арасындагы мөнәсәбәтләргә әйләнеп кайтыйк әле, хәзрәт. Үзара аңлашып яшәү өчен нәрсә җитми?

– Никахларда яшь киленнәргә, тәмле телле булыгыз, дим. Тәмле сүз бөтен ачу, үпкәләшне юкка чыгара. Сабыр һәм акыллы булырга кирәк. Килен ир йортына килә. Анда каенана үзенчә яшәгән, үз эш тәртибе, үз көе белән йөри. Алга таба да шулай яшисе килә. Әмма килен дә территория бүлешә башлый. Аның да үзенчә буласы килә. Монда инде берсе акыллы булып, юл куярга тиеш. Килен йә каенана димим. Кайсы акыллы – шунысы. Икесе дә акылсыз булса, тавыш чыга. Шул ук вакытта килен дә үзенең каенана буласы кеше булуын истә чыгармаска тиеш. Ир-ат та чын дипломат булсын. Ул берсенең баласы, икенчесенең – ире. Мин үзем коры, усал булдым. Уртак дошман кешеләрне әйбәтрәк берләштерә. Әнине дә, хатынны да урынына куя белдем. Бу минем акыллы икәнне күрсәтми, ә алар акыллы булган. Аннары тавыш эш юктан чыга. Эшсез йөрсәң, тегесен дә, монысын да күрәсең. Эшләп арыган кешенең чәйнәшергә вакыты да, теләге дә калмый. Килен алгансың икән, йә кияүгә баргансың икән, тәкъдиреңә риза булып яшә. Ир дә, хатын да, каенана да – тәкъдир.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

19

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading