16+

"Малы, сәламәтлеге, көче булганда, кешеләр мәчеткә килми..."

Өйдән чыгып киткәндә укыла торган догада Аллаһка тәвәккәл кылам дигән сүз бар. Сүз белән әйтсәк тә, аның мәгънәсенә чынлап торып төшенеп бетәбезме икән без? “Мәрҗани” мәчете имамы Мансур хәзрәт Мифтяхов безгә Аллаһка ни рәвешле тәвәккәл кылырга кирәклеге турында сөйләде. 

"Малы, сәламәтлеге, көче булганда, кешеләр мәчеткә килми..."

Өйдән чыгып киткәндә укыла торган догада Аллаһка тәвәккәл кылам дигән сүз бар. Сүз белән әйтсәк тә, аның мәгънәсенә чынлап торып төшенеп бетәбезме икән без? “Мәрҗани” мәчете имамы Мансур хәзрәт Мифтяхов безгә Аллаһка ни рәвешле тәвәккәл кылырга кирәклеге турында сөйләде. 

Ихластан ышанган кеше генә Аңа күңеленнән тәвәккәл кыла ал

– Аллаһ Тәгалә Коръәндәге бер аятендә безгә аны туры мәгънәсендә: “Мәңге тере булган Аллаһка таян һәм тәвәккәл кыл”, – ди. Без адәм балалары Аллаһ Тәгаләгә бөтен күңелебез белән инанырга тиеш. Ихластан ышанган кеше генә Аңа күңеленнән тәвәккәл кыла ала. Ияләнгән гадәт белән, Аллаһка тапшырдым дип, сүз белән генә әйтсә, моңа аннан бер файда да юк. Аллаһ үзенә тәвәккәл иткән бәндәгә ярдәмен дә күрсәтә. Ул: “Бер эшне эшләргә ниятләндең икән, шушы эшемне хәерле кыл дип, Аллаһка тәвәккәл кыл”, – ди. Гайсә галәйһиссәламгә Аллаһ Тәгалә үлеләрне терелтә, авыруларны дәвалый торган сәләт биргән. Урам буйлап барганда, өй эчендә ни турында сөйләүләрен, өстәлдә нинди ризык торуын да ул белеп торган. Озак еллар авырган бер хатын Гайсә галәйһиссәлам янына килә дә, ул атлап барганда, аның чапанына кагыла һәм: “Әй Гайсә, син мине шифаландырдың”, – дип кычкырып җибәрә. Гайсә аңа: “Мин шифаландырмадым. Синең чын күңелдән инануың шифа бирде”, – дип әйтә. Ягъни ышануының нәтиҗәсен күрә белүе шифа биргән. Шуңа да иң беренче чиратта Аллаһка тәвәккәлләп, күңелебез белән эшнең ахыры яхшы буласына инанырга тиешбез. 

– Аллаһка тапшырып та, ул эше барып чыкмаса, кеше үзе өчен нинди нәтиҗә ясарга тиеш?
– Эшкә тотынганда ниндидер уйламаган проблемалар килеп чыкса да, Аллаһка тапшыргансың икән, аның ахыры хәерле була. Барып чыкмаган икән, ярдәм итмәде дип, Аңа тел-теш тидерергә кирәкми. Бу очракта кеше мин Аллаһ кушканча дөрес яшимме дип уйлансын иде. Кайберәүләр, берәр проблема чыкса, эше бармаса, авырып китсә, мәчеткә килеп, хәзрәт, дога кылыгыз әле, ди. Малы, сәламәтлеге, көче булганда, алар мәчеткә килми, дөнья куып үзе теләгәнчә яши бирә. Ә Аллаһның сынавы алдында калса, мәчеткә йөгереп килә. Югыйсә кеше бу вакытта үзенең тормышы турында, дөрес юлдан барамы икәнлеген уйларга тиеш. Бәлки, Аллаһ аңа бу мәшәкатьне, сынауны гөнаһлы гамәлләре өчен биргәндер. Ул кушканча яшәсәк, иншаллаһ, безнең догаларыбызга да җавап бирер. 

– “Әгәр дә сез Аллаһка тиешле дәрәҗәдә тәвәккәл кылсагыз, Ул сезне кошларны ризыкландырган кебек ризыкландырыр иде. Алар иртә белән карыннары ач килеш чыгып китәләр, ә кич белән карыннары тук хәлдә кайталар” дигән хәдискә таянып, Аллаһ Үзе тукландыра, булганына канәгать дип тик кенә утыру дөресме? 
– Бу хәдис чынлап та бар. Пәйгамбәребез (с.г.с.) икенче бер хәдисендә: “Мәңге яшим кебек дөньягызны кайгыртыгыз, бу дөньяда бүген китәсе кеше кебек, ахирәтегезне кайгыртыгыз”, – ди. Гаиләне карап, балалар тәрбияләп, мөлкәт будырып, йорт төзеп, мәңгелеккә килгән кебек тырышырга, шул ук вакытта бүген якты дөньядан күчеп киткән сыман, ахирәтне дә кайгыртырга куша ул. Бүген ахирәткә күчәсең дисәләр, намазларыбызны вакытында укырга, зикер кылырга ашыгыр идек, бөтен гамәл-гыйбадәтеңне кылыр идем дип, Аллаһтан ярты гына сәгать вакыт бирүен сорар идек. Бер риваятьтә сөйләнелгәнчә, Пәйгамбәребез мәчеткә кайчан гына керсә дә, гел намазда булган, зикер кылган, Коръән укыган бер кешене күрә торган була. Берьюлы сәхабәләреннән, бу кардәш кем соң, аның гаиләсе бармы, дип сорый. Гаиләсе, балалары бар дигән җавапны алгач, аларны кем туендыра соң, дип сорау бирә. Аның абыйсы бар, ул энесенең гаиләсен дә, үзенекен дә карый, диләр аңа. Шуннан Рәсүлебез, абыйсы җәннәтле кеше, ди. Ә теге кешегә ахирәтен генә түгел, дөняьясын да кайгыртырга куша. Алма пеш, авызга төш дип ятарга кирәкми, үзеңә дә хәрәкәтләнергә кирәк.

– Авырып киткән очракта да ярдәмне табибтан гына көтеп утырмыйча, Аллаһтан да сорарга кирәктер?
– Аллаһ Тәгалә, йөз авыру бирермен, аның туксан тугызына дәвасын да бирермен, йөзенчесе – үлем, аның дәвасы булмас, дигән. Дару эчкәндә дә, табибка барганда да иң беренче чиратта Аллаһтан ярдәмеңне күрсәт, шифаңны насыйп ит дип сорарга тиешбез. Табибка гына ышанып утырмыйча, һәрдаим дога кылырга кирәк. Бу кеше сәламәтләнмәс инде дип табиблар өметен өзеп тә, аның авырудан чын мәгънәсендә котылган очраклар турында күп ишетәбез. Әмма Аллаһка гына тәвәккәл кылып, табибка бармыйча да утырырга кирәкми. Аңа да бар, Аллаһка да тапшыр. Өемне Аллаһ саклый дип, аны бикләмичә йөрмибез бит. Башта биклибез, аннан Аңа тапшырабыз. 
*
Өйдән чыкканда укыла торган дога
«Бисмилләәһи тәүәккәлтү гәләәллааһи үә ләә хәүлә үә ләә куүүәтә илләә билләәһи».
Тәрҗемәсе: «Аллаһ исеме белән Аллаһка тапшырылдым, Аңа ышандым. Көч һәм куәт бары тик Аллаһтандыр».

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading