16+

Боларны һәр мөселман белергә тиеш

Безнең илаһыбыз – Аллаһ, Китабыбыз – Коръән, кыйблабыз – Кәгъбә, Пәйгамбәребез – Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһиссәлам.

Боларны һәр мөселман белергә тиеш

Безнең илаһыбыз – Аллаһ, Китабыбыз – Коръән, кыйблабыз – Кәгъбә, Пәйгамбәребез – Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһиссәлам.

Беренче кеше һәм беренче пәйгамбәр – Адәм галәйһиссәлам.
Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) әтисенең исеме – Абдуллаһ, бабасының исеме – Абдулмоталлиб, әнисенең исеме – Әминә.

Пәйгамбәребез хатынының исеме – Хәдичә.
Пәйгамбәребезнең дүрт кызы һәм өч улы булган. Кызлары – Зәйнәп, Рукиййа, Өммегөлсем, Фатыйма. Уллары – Ибраһим, Касыйм, Абдуллаһ.
Пәйгамбәребезгә (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) 40 яшендә пәйгамбәрлек килә башлаган. Коръән аңа 23 ел дәвамында иңгән. Ул Мәдинә шәһәрендә 63 яшендә вафат булган.

Коръәндә 25 пәйгамбәрнең исеме бар.
Пәйгамбәребез 571 нче елны Мәккә шәһәрендә дөньяга килгән. 622 нче елны Мәдинәгә һиҗрәт кылган (күчкән). 632 нче елны Мәдинәдә вафат булган.

Аллаһтан кешеләргә тапшырылган тагын өч китап бар: Муса галәйһиссәламгә җибәрелгән Тәүрат, Дауд галәйһиссәламгә җибәрелгән Забур, Гайсә галәйһиссәламгә җибәрелгән Инҗил.
("Дин вә мәгыйшәт")

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading