16+

Бусагадан «бисмилла» әйтеп керергә кирәк. Шайтан: «Бу йортта безгә кунарга урын юк», – дияр...

Торган саен башымда җеннәргә кагылышлы сораулар туып кына тора. Җавап эзләп, Коръән тәфсирен укыйм, дини китаплар актарам, сайтларда казынам. Һәм үзем өчен бик күп яңалыклар ачам. Кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәргә булдым.

Сорау: Җеннәрнең мөселманнары да, кяферләре дә була, дигәнгә Коръәндә дәлил бармы?

Җавап: «Җиннун» (җен) сүрәсе, 1 аятьтә болай диелә: «Әйт: «Миңа вәхий кылынды, Аллаһудан хәбәр бирелде, тәхкыйк миннән җеннәрдән бер таифә Коръәнне тыңлады, ул җеннәр кавемнәренә барып сөйләделәр: «Тәхкыйк без гаҗәеп Коръәнне ишеттек! Ул Коръән туры юлга күндерәдер. Без ул Коръәнгә иман китердек. Әлбәттә, Раббыбызга һичкемне тиңдәш кылмабыз».

Сорау: Өйләребезне шайтаннан ничек сакларга?

Җавап: Без өйләребездә шайтан яратмый торган мохит корырга тиеш. Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәребезнең: «Әл-Бәкара» сүрәсе укыла торган йортка шайтан керми», «Скульптуралар һәм эт булган йортка фәрештәләр керми» дигән хәдисләре бар.

Бусагадан «бисмилла» әйтеп керергә кирәк. Шул чакта шайтан: «Бу йортта безгә кунарга урын юк», – дияр.

Өйдә Коръән булсын һәм ул шүрлектә тузан җыеп ятмасын.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading