16+

Дин исеме белән кан кою дөресме? – 2

Ахыры. Башы Кан коюдан сак булыйк Диндә чиктән ашу-гулюуның иң куркыныч бер бәласе, ул кан коюга китерергә мөмкин. Ислам шәригатенең төп максатларының берсе - кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү, тормышның иминлеген булдыру. Бер кешенең каны, малы, дәрәҗәсе икенче кеше өчен хәрам булып тора. Бүген без шундый җәмгыятьтә яшибез, кешеләр бер-берсенең малына, исеменә,...

Дин исеме белән кан кою дөресме? – 2

Ахыры. Башы Кан коюдан сак булыйк Диндә чиктән ашу-гулюуның иң куркыныч бер бәласе, ул кан коюга китерергә мөмкин. Ислам шәригатенең төп максатларының берсе - кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү, тормышның иминлеген булдыру. Бер кешенең каны, малы, дәрәҗәсе икенче кеше өчен хәрам булып тора. Бүген без шундый җәмгыятьтә яшибез, кешеләр бер-берсенең малына, исеменә,...

Ахыры. Башы

Кан коюдан сак булыйк
Диндә чиктән ашу-гулюуның иң куркыныч бер бәласе, ул кан коюга китерергә мөмкин. Ислам шәригатенең төп максатларының берсе - кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү, тормышның иминлеген булдыру. Бер кешенең каны, малы, дәрәҗәсе икенче кеше өчен хәрам булып тора.

Бүген без шундый җәмгыятьтә яшибез, кешеләр бер-берсенең малына, исеменә, хәтта канына да кул сузудан чирканмыйлар. Көн саен җир шарында нахакка күпме кешенең каны түгелә, күпме балалар ятим, хатыннар тол кала. Ә бит динебез кеше гомерен өзүне генә түгел, хәтта шаярып, уйнап булса да кешене куркытуны да тыя. Пәйгамбәребез: «Мөселманга мөселманны куркыту хәләл түгел», - диде.

Шулай ук, Пәйгамбәребез безгә бер-беребезгә уйнап кына булса да корал күтәрүне тыйды. Пәйгамбәребез: «Берегез дә кардәшенә таба коралын күтәрмәсен. Чөнки шайтан аның кулын яман эшкә этәреп, соңыннан ул җәһәннәм утына кереп китәргә мөмкин», - диде.

Билгеле булганча, террорчыларның төп максатлары - кеше­ләрне куркыту, күңелләргә хафа салу. Шул максат белән алар профессиональ операторлар яллап, камералар каршында кешеләрнең башларын кисәләр, аннан интернет аша бөтен дөньяга тараталар. «Бөтен дөньясы бездән куркып, калтырап торсын!» Шушымы Мөхәммәд Пәйгамбәр өйрәтеп калдырган дин? Моннан 1400 ел элек Аллаһының илчесе мөселманга кешеләрне уйнап та куркытуны тыйды.

Аллаһ каршында бер генә кешенең гомере генә нахакка өзелсә дә, бөтен кешелекнең гомере өзелгән кебек була. Аллаһы Тәгалә әйтте: «Кем башка берәүнең канын коймаган яки бозык­лык кылмаган кешене үтерсә, ул бөтен кешеләрне үтергән кебек була» («Мәидә», 32нче аять). Сөбханаллаһ, золымлык белән кешегә корал күтәрсәң, бөтен кешелеккә күтәргән кебек буласың.

Әгәр кеше үтерү җинаяте дин исеменнән, ислам байрагы астында кылынса, аның гөнаһы тагын да арта. Ничек кеше Аллаһ ризалыгын алам дип, аэропортка, базарга, стадионга, трамвайга кереп тыныч кына яшәүче кешеләргә автоматтан ата, аларны шартлата? Яки йөк машинасы белән кешеләр җыелган төркемгә бәреп кереп, ничә дистә кешене таптап, үтереп, җәрәхәтләгән адәм актыгы ничек җәннәткә керәм дип уйлый ала?

Аллаһы Тәгалә Коръәндә иман иясенә башка кешенең өенә рөхсәтсез керүне дә хәрам кылды. Кемдер корал тотып гаепсез кешенең шәхси гомеренә керә, тормышын җимерә, кемнеңдер атасын, анасын, баласын үтерә... Бу Пәйгамбәр калдырган юл түгел. Әгәр Пәйгамбәребез сәхабәләрен чит җирләргә җибәрсә, аларны: «Рәнҗетелгән кешенең догасыннан сакланыгыз, аларның догалары белән Аллаһ арасында киртә юк», - дип кисәтә торган булган. Рәнҗетелгән кеше имансыз булса да, Аллаһ аның бәддогасын кабул итә. Террорчыларның өсләренә алар кулыннан корбан киткән кешеләрнең якыннарының, балаларының каргышлары гына түгел, бөтен кешелекнең ләгънәтләре төшә. Пәйгамбәребез, аларга Аллаһының ләгънәте, фәрештәләрнең һәм барча кешеләрнең каргышы төшә, диде. Әгәр ул кешенең кылган бер гыйбадәтен дә кабул итми. Пәйгамбәребез: «Мөселманнарның иминлек хакы (неприкосновенность) бердәм, иң түбән дәрәҗәлесе дә шул хак эчендә яши. Кем бер мөселманның шул хакын бозды, аңа Аллаһының ләгънәте, фәрештәләрнең һәм барча кешеләрнең каргышы. Аның кылган фарызы да, нәфеле дә кабул булмас», - диде (Бохари һәм Мөслим риваяте).

Аллаһы Тәгалә кешегә үзенең дә, башканың гомеренә зарар салуны тыя. Соңгы елларда террорчыларда тәненә шартлаткычлар бәйләп, «шәһит каешы» тагып кешеләр җыелган урыннарга кереп, үзен һәм башкаларны шартлатулар «модага» керде. Үз-үзеңә кул салу диндә һәрвакыт иң зур гөнаһларның берсе булды. Пәйгамбәребез: «Кем үз-үзен таудан сикереп үтерде, аны җәһәннәмдә өстән атачаклар, ул анда мәңге калачак. Кем үзен агу эчеп үтерсә, аны җәһәннәмдә агу эчертеп газаплаячаклар, ул анда мәңге калачак. Кем үзен тимер белән кадап үтерсә, аны кулына шул тимерне тоттырып мәңгегә җәһәннәмгә кертәчәкләр, ул тимерне үз тәненә кадап газаплаячак», - диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре). Үзен һәм башкаларны үтерүче ничек шәһит булсын да, ничек җәннәтләргә керсен?

Аллаһының дине безне кешелекле булырга, тирә-юньгә карата мәрхәмәтлелек кылырга чакыра. Пәйгамбәребез: «Кемнең йөрәгенә Аллаһ кешеләргә карата мәрхәмәтлелек салмаса, ул югалтуда һәм хәсрәттә булыр», - диде. Хәдистәге: «югалту» сүзен галимнәребез: «бар хәерлелектән һәм Аллаһының рәхмәтеннән мәхрүм калу», - дип аңлаттылар.

Сөекле Пәйгамбәребез күпчелек вакытта мөселман өммәте белән аралашкан һәм мөселманнар арасында булган кимчелекләрне төзәтү өстендә эшләсә дә, аның мөселман булмаган кешеләрнең хакларына кагылган әмерләре, катгый кисәтүләре дә бик күп. Әгәр мөселман башка дин кешесе яки бөтенләй дингә ышанмаучы белән имин тормыш итәргә килешсә, аңа ул килешүне бозу, аның малына, гомеренә зарар салу шәригатьтә катгый рәвештә тыела. Бер төркем террорчылар Париж урамнарында «Аллаһу әкбәр» сүзләрен кычкырып, кешеләрне атып йөрделәр, аларга кул чабучылар: «мөселманнарны түгел ич», - диделәр. Валлаһи, бу әлеге гулюу афәтенең бер мисалы, шайтан вәсвәсәсе һәм зур адашу. Бүгенге көндә Америкада, Аурупа илләрендә, безнең илдә ничә милләт, ничә дин кешеләре бер дәүләт эчендә үзәра килешеп яшиләр. Кемнең генә хакы кимсетелсә дә, аның хакларын яклауны дәүләт үз өстенә ала. Кайсы гына мөселман шушы килешүне бозып, башка дин кешеләренең хакларына керсә, кыямәттә Пәйгамбәр аңа каршы чыгачак. Пәйгамбәребез: «Кем үзәра килешү төзеп яшәгән кешегә золымлык кыла, яки аның хакын кимсетә, яки аннан тиешеннән артыгын таләп итә, яки аның ризалыгыннан башка нәрсәсендер ала, кыямәттә мин аңа каршы дәлил китерүче булачакмын», - диде (Әбү Даут риваяте).

Пәйгамбәребез вакытында килешеп яшәгән халыкларның хакларын яклау дәүләт вазифасы булды. «Кем килешү төзеп, Аллаһының һәм Аның илчесенең саклавы астында булган кешене үтерә, ул җәннәтнең исен дә сизмәс. Ә җәннәтнең исе 70 еллык юл ераклыгыннан сизелеп торыр», - диде.

Күп бәланең төп сәбәбе булып кешеләрнең дин гыйлеменнән надан булулары, гыйлем алмаулары, галимнәрдән ерак торулары килә. Үзен «ДАИШ» дип атаган - иблис гаскәренә ислам өммәтенең кайсы галимнәре кушылды, кемнәр аңа бәягать бирде? Мөселман авылларын таларга, аларга каршы чыккан мөселман ирләрен сарык суйган кебек башларын кисеп, шул башларны тотып селфига төшеп, шуны интернетка куярга кем аларга фәтва бирде? Аллаһ аларны һәлак итсен, чөнки бөтен ислам галимнәре аларга каршы чыктылар, алар исә ул галимнәрне «патшалар хезмәтчеләре», хөкүмәт ялчылары» дип көферлеккә чыгардылар.

Газиз кардәшләрем, аң булыгыз: әгәр нахакка Аллаһының бер генә мәхлугына золымлык кылсак та, кыямәттә ул мәхлукның хуҗасы каршына басып җавап тотачакбыз. Хәдистә килгәнчә, песине өендә бикләп ашатмый үтергәне өчен, бер хатын кыз җәһәннәмгә керә. Тагын бер хәдистә чыпчыкка зарар китергәнең өчен дә җавап тотасы әйтелә.

Золымлыктан, явызлыктан ерак булыйк, сөекле Пәйгамбәребез кебек кешеләргә дә, хайваннарга да, үсемлекләргә дә рәхимле булыйк. Аллаһы Тәгалә: «Без сине бар галәмнәргә рәхмәт итеп кенә җибәрдек», - диде («Пәйгамбәрләр», 107нче аять).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading