Беркөнне танышларыма корбан ашына бардым. Абыстай бик матур итеп вәгазь сөйләде, Коръән укыды, багышлады. Догага дип күтәргән кулыма текәлеп, эчемнән генә «Әмин» әйтеп утырдым.
Тик күңел күзем янәшәмдә утыручы мөслимә ханымның күтәрелмәгән кулларын, башын аска иеп утыруын шәйләп алды. Мәҗлес барышында кызыксынып, нигә болай эшләвен ипләп кенә сорадым.
- «Кул күтәреп бит сыпыручылар мәңгелек җәһәннәмдә яналар», - дигән хәдис бар бит. Син шуны белмисеңмени?! - диде ул, йөзенә бик гыйлемле кыяфәт чыгарып.
Белми идем шул, каян белим. Безнең әби-бабайлар да белмәгән икән бит, күр әле! Кечкенәдән үк табын яныннан «Әмин» тотып бит сыпырырга өйрәнеп үскән буын шул без. Шуннан ары китмәгән «динилегебез»гә дә сөенеп утырган әбием мине җәһәннәм утына әзерләдеме икәнни?!
Игътибар иткәнем бар: диндәшләрем арасында намазны төрлечә укучылар да бихисап. Бер иптәшем, мәсәлән, һәр рәкәгать саен «Аллаһу әкбәр», - дип, кулларын күтәреп, сәҗдәгә китә. Шулай эшләргә мәчеттәге хәзрәтләре дәлилләр китерә-китерә өйрәткән, имеш. Кызганыч, «яңача» намаз укый башлаган иптәшем генә ул дәлил-сәбәпләрнең берсен дә исенә төшерә алмады. Икенче танышым исә бервакыт намазда, башыннан алып ахырына кадәр, бер кул бармагын югары күтәреп укый башлады. Элеккечә укымавының сәбәбе «зур галимнәрдә укып кайткан» хәзрәтнең: «Болай эшләгәч, намаз вакытында игътибар читкә юнәлми», - дигән сүзләре булып чыкты. Хикмәт менә нәрсәдә икән бит! Ә без, наданнар, зур галимнәрдә укып кайтмагач, «хакыйкать»не белмибез дә! Һәр мөселманга таныш: намазлыкка баскач ук шайтан үз эшен башлый, игътибарыбызны читкә тарта, башыбызда төрле уйлар «кайната»: нәрсә пешерергә икән, иртәгә нинди кием кияргә, апага шалтыратырга онытмаска һ.б. Башыңда җилләр уйнап, иманың зәгыйфь булса, берне түгел, ун бармагыңны күтәрсәң дә, ул шайтан дигәннәрен куып җибәрә алмассың.
Вак-төяк белән башны катырасың, диючеләр табылыр. Тамчы тама-тама боз тишә, ди безнең халык. Диндә көннән-көн артып барган шуның ише вак яңалыклар берзаман динебезнең нигезен какшатмасмы соң? Ишетеп беләм: Казанның бер мәчетендә мөселманнар, намазны төрлечә укуга карап, ике төркемгә бүленгән хәтта. Намаз укыган вакытта да, бу төркемнәр бер-берсе белән аралашмый, кушылмый: берсе бер почмакта, икенчесе мәчетнең икенче почмагында гыйбадәт кыла. «Аллаһ бар һәм бер», - дип иман китерүче мөселманнар бер Аллаһ йортын икегә бүләргә тырышалар түгелме? Хәзер инде бу авыл мәчетләренә дә үтеп керде. Күрәсез, йогышлы чир тиз тарала. Шул намаз укуда кертелгән «вак» яңалыклардан башланган бүленеш инде бу.
Ислам дине киң таралыш алу белән бергә, соңгы елларда динебездә яңалыклар да пәйда була башлады шул. Хәтта пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләренә дә кагылды бу шаукым. Алар арасында «хаклыкка туры килгән» һәм «хаклыкка туры килмәгән»нәрен дә очратырга була бүген. Гасырлар буе үзгәртелмичә сакланган хакыйкатьнең бозылуы мөселманнар арасындагы бердәмлекне дә какшата. Казан шәһәрендә генә дә үзләрен мөселман дип атаучы ничәмә-ничә агым, төркемне очратырга була. Пәйгамбәребез (с.г.в.) моның турында: «Йәһүдиләр 71 фиркага аерылыр, аларның берсе генә җәннәттә, калган җитмеше утта булыр. Нәсаралар 72 фиркага аерылып, аларның җитмеш бере утта, ә берәве җәннәттә булыр. Җаным Аның кулында булучы белән ант итәм, минем өммәтем 73 фиркага бүленәчәк, һәм берсе генә җәннәттә, ә җитмеш икесе утта булачак», - дип әйткән. Бүген әлеге 73 фирка-агымның бөтенесе дә бардыр инде. Шигем юк: бу агымнарның һәрберсе дә, без җәннәткә керәчәкбез, дип тәкрарлый. Ә кемнең җәһәннәмгә керәсе килсен? Ләкин җәннәткә «путевка» бер генә төркемгә биреләчәк. Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән: «...Сезгә Сөннәтемне һәм Рашид (туры юлда булучы) вә Мәһди (туры юлга төшерүче) хәлифәләремнең Сөннәтен калдырам, аларга тешләрегез белән ябышыгыз. Вә яңалыклар кертүдән куркыгыз, чөнки һәрбер бидгать адашуга илтә». Дингә кертелгән һәрбер яңалык - адашу, ә адашу - җәһәннәм...
Белемнәре сай булганнарга сабак бирүче, дингә килүчеләргә туры юл күрсәтергә тиешле кайбер дин гыйлемен таратучылар бу турыда белмиме икәнни? Үзен генә түгел, башкаларны да ялгыш юлга кертеп җибәреп, үзе дә сизмәстән, өстенә күпме гөнаһ ала бит ул. Яңалык кертеп динебезне авырайтканчы, изге китап һәм пәйгамбәребез сөннәтен тирәнтенрәк өйрәнсәк, үзебез өчен дә, янәшәдәгеләр өчен дә хәерлерәк булыр иде югыйсә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар