16+

Дини уку йортлары билгеле бер стандартлар буенча укыта башлаячак

Киләсе елдан бөтен дини уку йортлары да билгеле бер стандартлар буенча укыта башлаячак.Татарстанда, Россиядә беренчеләрдән булып, «Урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартлары» эшләнде.

Дини уку йортлары билгеле бер стандартлар буенча укыта башлаячак

Киләсе елдан бөтен дини уку йортлары да билгеле бер стандартлар буенча укыта башлаячак.Татарстанда, Россиядә беренчеләрдән булып, «Урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартлары» эшләнде.

Әлеге стандартларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам институты, мәдрәсәләр, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре белән берлектә ике ел дәвамында әзерләгән. Моның өчен махсус Татарстан мөселман уку йортлары уку-укыту методик берләшмәсе оештырылган.

«Урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартлары»н тәкъдим итү чарасында Россия ислам институты ректоры, мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин стандартларны булдыруның тарихы шактый озын булуын әйтте:

- Ул бүген генә туган идея түгел. 90 нчы еллар башында мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якубов инициативасы белән без ул стандартларны эшләгән идек инде. Стандартларын эшләү бер нәрсә, аларны гамәлгә кую өчен финанслар да кирәк бит әле. Кадрлар да җитәрлек түгел иде. Шуңа да алар ярты юлда туктап калды. Бәлки, ул вакытта күзаллау да башкачарак булгандыр. Стандартларны кабул итү проблемасы күптән килә. Стандарт - ул теге яки бу уку йорты алдына куелган таләп. Әгәр дә билгеле бер таләпләр куелмаса, аларның эшчәнлеге шактый түбән була. Бу яктан дини белем бирү йортлары стандартлар буенча эшләүче дөньяви уку йортларыннан артта калырга тиеш түгел. Әлегә кадәр исә мәдрәсәләр үзләре төзегән төрле программалар нигезендә укыттылар. Киләсе елның 1 сентябреннән алар барысы да бер стандарт буенча укытачак. Шулай ук заман үзгәрә, имамнар алдына да яңадан-яңа бурычлар куела. Киң мәгълүматлы булу дигән нәрсә беренче урынга чыга. Әлеге стандартлар мәгариф системасын шактый югары күтәрер дигән ышаныч бар. Болар өчен, әлбәттә, дәреслекләр бастырырга, кадрлар әзерләргә кирәк булачак.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәзерге вакытта стандартларның өч юнәлештә раслануын әйтте: «Ислам фәннәре һәм тәрбия», башлангыч әзерлек; «Ислам фәннәре һәм тәрбия, гарәп теле», төп әзерлек; «Ислам фәнннәре һәм тәрбия, гарәп теле», югары әзерлек. Әлеге стандартлар Мәгариф һәм фән министрлыгы экспертизасын уңышлы үткән.

- Намазны ничек укырга, җеназа мәшәкатьләрен ничек башкарырга - без болардан күптән киттек инде. Хәзер алда торган бурычыбыз - дини уку йортларын бер тәртипкә салып укыту, - диде мөфти. - Стандартларны эшләгәндә бөтен мәдрәсәләрнең дә эшчәнлеген күз уңында тоттык. Уңай тәҗрибәләрне өлге итеп алдык. Элеккеге мираска да мөрәҗәгать итәргә туры килде. Даруның да бит чит илдә җитештерелгәне дә, үзебездәге аналогы да бар. Без, гадәттә, үзебезнең сайлыйбыз, шуның кебек, стандартларны эшләгәндә дә үзебезнең мираска таяндык. 21 гасырда яшәгәнебезне дә онытмадык - инновацион методлар кулланырга тырыштык. Әлеге стандартлар студентларыбызга фән дөньясына чумарга ярдәм итәр дип ышанбыз. Фундаменталь, системага салынган белемнәр булмаганда, халыкара дәрәҗәдәге галимнәр тәрбияләүгә ирешеп булмый. Ә безгә мондый галимнәр бик кирәк.

Стандартлар төзегәндә төп нигез итеп дини классик әдәбият, әйтик, Мәрҗани, Курсави хезмәтләре дә алынган. Революциядән соң укытылмый башлаган мантыйк фәнен дә кире кайтарганнар. Революциягә кадәрге татар мәдрәсәләрендә мантыйк төп фәннәрнең берсе булган, чөнки мантыйгы камил булган кеше генә белемнәрен калыпка салып, башкаларга җиткерә алган. Әмма совет чорында аңа игътибар бирелмәгән. Хәзер исә мантыйк кабат төп фәннәр рәтендә булачак. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин фикеренчә, мантыйктан башка фикхны, фикхтан башка шәригать кануннарын өйрәнү мөмкин түгел.

Фото: dumrt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading