16+

Дошманлык кыямәт көнен якынайта

Җәйге Универсиададан соң матурланган Казан урамнарын карап йөри-йөри вакытның үткәне сизелмәгән дә. Рәхәтләнеп ял итеп тә чыгам, үзебезнең хәләл ризыктан да авыз итәм әле, дип, төшке ашка хәләл кафега кердем. Искиткеч матур бизәлгән ашханәдә мөселманча киенгән кызлар йөгереп кенә йөриләр.

Җәйге Универсиададан соң матурланган Казан урамнарын карап йөри-йөри вакытның үткәне сизелмәгән дә. Рәхәтләнеп ял итеп тә чыгам, үзебезнең хәләл ризыктан да авыз итәм әле, дип, төшке ашка хәләл кафега кердем. Искиткеч матур бизәлгән ашханәдә мөселманча киенгән кызлар йөгереп кенә йөриләр.

Аш көткән арада шуларның җитезлеген күзәтеп утырдым. Тик өстәлләр янында елмаеп кына йөргән туташлар, үз «биләмәләре»нә киткәч, бер-берсенә төксе сүзләр әйтеп ызгышырга тотынмасыннармы? Боларга аш пешерүченең җикеренеп кычкыруы да өстәлде. Казан шау-шуыннан ял итәргә керүем шундый күңелсез вакыйгага әйләнде. Кафе өчен дә әйбәт реклама түгел инде бу (шуңа исемен дә язмыйм), чөнки залда тукланучылар бер мин генә түгел идем. Мөселман белән мөселман да уртак тел тапмый торган заманмы соң бу? Хиҗап киеп, үзеңнең мөселманлыгыңны күрсәтәсең икән, нигә бар яктан да дин кушканча яшәмәскә?
Изге китабыбыз без мөселманнарны үзара гына түгел, ә башка дин кешеләре белән дә бәхәскә кермәскә, һәр кешене хөрмәт итәргә, мөселманнарны үзара якынаерга чакыра. Бергәләшеп бер фикердә, бер нияттә булсак, Аллаһның нуры бөтен дөньяны каплаячак, кыямәт тә ераграк булачак. Гауга, нәфрәт, дошманлык арткан саен, Кыямәт көне якыная, шуны онытмыйк.
«О, сама мусульманка!» - дип гаеп ярлыгы тагарга гына торган читтәгеләргә матур үрнәк күрсәтсәк иде. Болай да без - диндәгеләр, сынау сызыгыннан йөрибез бит.
Ә теге көнне, бер кашык дегет бер мичкә балны бозгандай, ашавым ашау булмады. Официант кызларның ясалма елмаюлары да кәефемне күтәрмәде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading