Шәһри Казан

Дуңгыз һәм дуңгызлык турында

Дуңгыз малының хәмер эчү белән бер генә бәйлелеге булмаса да, исереп юлда аунап ятучылар турында россиялеләр «дуңгыз булган», ягъни «нажрался как свинья!» дип җиффәрә. «Дуңгыз дуңгызлыгын итә», - дип, бездә сәрхуш яки шапшак кешегә түгел, ә кара эчле, үчле, башкаларга махсус зыян салучы кешеләргә әйтү гадәткә кергән. Боларны сүз уңаеннан...

Реклама

Җомга - эчкечелек көне?
Без парадокслар илендә яшибез. Дөньяви дәүләттә яшәү дигән төшенчә шушыдыр, күрәсең. Мәсәлән, күпчелек татарлар, намаз укымасалар да, үзләрен мөселман дип саный. Шул ук вакытта бүген Татарстанда 33 мең 200 кеше шәригать кануннары буенча тыелган гамәл кылу - хәмер эчү нәтиҗәсендә алкоголизм диагнозы белән диспансерда исәптә тора. Быел гына да республикабызның полиция хезмәткәрләре РФ Административ хокук бозулар кодексының «алкоголь һәм спиртлы продукцияне җәмәгать урыннарында эчү» маддәсе буенча - 9 мең, «җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөрү» маддәсе буенча 79 меңнән артык беркетмә тутырган.
Болары бер хәл, иң гарьләндергәне полициянең сәрхуш ир-атларны кулга эләктерә торган «урак өсте» вакыты - мөселманнарның ике Гает бәйрәменнән кала иң олы бәйрәме - мөбарәк Җомга киченә туры килә икән. Шешә белән аеруча дуслашкан ирләр авыр эш көннәренең тәмамланып, яллар җитүен шулай бәйрәм итеп, атна саен гаилә бюджетыннан 500 сум акча югалта.
Бирүчесе барында алучысы табыла
Хәер, әлеге «кыйммәт»ле продукцияне хөкүмәт үзе җитештереп сата, шушы юл белән ил казнасын баета һәм хәмердән кергән акчаларны янә халыкка хезмәт хакы рәвешендә кайтарып бирә. Шул рәвешле ил икътисадында хәләл белән хәрам үзара бутала. Нәтиҗәдә, хәләл көч белән табылган хәләл ризыкның янәшәсендәге кечкенә генә хәрам да бал мичкәсенә салынган бер кашык дегет сыман, бөтен тырышлык нәтиҗәсен юкка чыгара. Аның каравы, еллар дәвамында үзенең хәерче халкын исерткеч белән агулап, бер шешә аракы хисабына эшләтергә күнеккән ил, ниһаять, сәрхушлекнең социаль проблема булуын, елына һәр
россиялегә 18 литр чиста спирт туры килүен таныды. Ләкин моңа карап спирт заводларының туктаганнары да, продукция җитештерүне киметкәннәре дә юк.
Изге Рамазан ае тәмамланган көннәрдә миңа бер районның ЮХИДИ җитәкчесе булып эшләүче танышым белән аралашырга туры килде. Аның сүзләре буенча, Рамазан ае дәвамында юл-транспорт вакыйгасына очрап, машина йөртү таныклыгыннан колак кагучылар арасында, гадәттә, күбрәк татар кешеләре очрый икән. Үзеңне мөселман дип санап та, башкалар Аллаһ ризалыгын өмет итеп, егермешәр сәгать буе хәләл ризыктан тыелып торганда, бер бирәнеңне тыя алмыйча, үзеңнең һәм башкаларның гомерләрен куркыныч астына куеп, хәмер чөмергән көе руль артына утыру икейөзлелек була түгелме? Юк, икейөзлелек кенә түгел, дуңгызлык бу!
Руска да хәрам
Без яшәгән ил, гомумән, парадоксларга бай. Менә тагын иң танылган парадоксларның берсе - Татарстаныбызда совет атеизмы чорында авыл хуҗалыгы тармагына үтеп кергән дуңгызчылык сәнәгате. Нигә парадоксмы? Чөнки дөньяви җәмгыятьтә яшәвебезгә карамастан, ил халкының төп өлешен үзләрен мөселман һәм нәсара (христиан) дине вәкилләре буларак танучылар тәшкил итә. Ә дуңгыз ите бу ике диннең дә тәгълиматлары буенча катгый тыелган. Инҗилнең Левит дип аталган 11 нче бүлегендә: «И свиньи, потому что копыта у нее раздвоены, но не жует жвачки: нечиста она для вас, не ешьте мяса их, и к трупам их не приближайтесь», - диелә. Шуңа да карамастан, үзләрен православие дине вәкилләре дип атаучылар әллә үзләренә җибәрелгән Китап белән таныш түгел, әллә Бөек Заттан куркулары шул дәрәҗәдә генә булганлыктан, рәхәтләндереп, маена чума-чума, чучка ите ашыйлар.
Сабан туе - чучка базары
Бөек Иләһнең улы бар дип, аны кайчандыр үзләре арасында яшәгән кеше итеп күзаллаучыларның һәм Иләһләренең бөтен гөнаһларны да кичерәчәгенә ышанган бу бәндәләрнең мондый гамәл кылуы бер хәл. Ә бит үз татарларыбыз арасында да чучка ите сөючеләр хәттин ашкан. Әле алай гына да түгел, соңгы елларда чучкадан ясалган шашлык Сабан туе табынының төп күркенә, бизәгенә әверелеп бара. Һәм бу үзләрен мөселман өммәтеннән дип санап йөрүче халкыбызның милли бәйрәмендә! Югыйсә җир шарындагы барлык кешеләргә кулланма өчен җибәрелгән Коръән-Кәримнең «Әл-Мәидә» (Табын) сүрәсенең өченче аятендә: «Әй сез, мөэминнәр! Сезгә үләксә, агучы кан, дуңгыз ите, Аллаһтан башка затка багышлап чалынган, буылып үлгән, үтерелгән, биеклектән егылып үлгән, сөзеп үтерелгән, җанварлар ботарлаган хайван итен - үлеп җитмәгәндә чалып өлгерелгәненнән тыш - табына торган таш сыннарга багышлап чалынган итләрне ашау вә фал уклары белән үлчәү хәрам ителде», - диелә.
Барысы да үз ихтыярыбызда
Шул ук вакытта әлеге аять болай тәмамлана: «Бүген кяферләр сезне динегездән яздыру эшеннән ваз кичте. Хәзер алардан курыкмагыз инде. Минем җәзамнан куркыгыз. Бүген сезнең динегезне мөкәммәл иттем, сезгә дигән нигъмәтемне тәмам иттем вә сезнең өчен әзерләгән ислам динен хуп күрдем. Кем дә кем ашарына ризык таба алмыйча, ачлыктан гаҗиз булса, гөнаһлы булмас дәрәҗәдә хәрамны да ашый ала. Аллаһ ярлыкаучы вә мәрхәмәтледер». Ягъни ачтан үлү куркынычы янаган вакытта безгә чучка итен дә, үләксәне дә ашау рөхсәт ителә. Әмма Африканың кайбер илләрендә яшәүче кардәшләребез чиста су эчәргә дә тилмергән вакытта, без нинди генә социаль катлауга карасак та, шөкер, ашарыбызга хәләл ризык табып була торган шартларда яшибез. Хакыйкатьтә беребезнең дә авызына көчләп хәрам ризык тыгучы юк, мөмкинчелегебезгә карап, җаныбыз теләгән хәләл нигъмәтләр белән туклану үз ихтыярыбызда. Тик шуңа да карамастан, арабызда нәфесләренә бирелеп, җиңел табыш алырга теләп көн күрүчеләр һәм хәләллеккә игътибар биреп тормыйча, очсыз ризык белән тукланырга өйрәнгәннәр җитәрлек.
«Әл-Мәидә» (Табын) сүрәсенең чираттагы дүртенче аяте: «Нәрсәләр хәләл икәнлеген алар синнән сорый. Син әйт: «Бөтен сыйфатлы вә саф нәрсәләр сезгә хәләл ителде...» - дип башлана. Әмма алдына ни куйсаң шуны сосудан, хәтта үләксә, үз балаларын ашаудан да җирәнеп тормый торган хайван сыйфатлы вә саф була аламы икән? Хәер, болай караганда очсызрак бәядән ни тәкъдим итсәң, алдын-артын уйлап тормыйча шуңа риза булучы адәм баласы әлеге дә баягы малдан кай җире белән аерыла соң?!
Үзебез дә дуңгызга әйләнмәгәек...
Чучка симертеп ятучы абый-апалардан: «Ни өчен бүтән хайван асрамыйсыз?» - дип сорасаң: «Әйбәт үрчи, елына ике-өч тапкыр балалый, берьюлы кимендә унлап бала алып кайта. Ризыкка да талымсыз - нәрсә бирсәң, шуны ашый. Тиз симереп, сугымга өлгерә, башка мал-туар сыман берничә ел симертеп интегәсе юк», - дип, дуңгызчылыкның «файдалы», «өстенлекле» якларын тезеп китә. Сатып алучы өчен дә бу хайван итенең матди яктан отышлырак, очсызракка чыгуы билгеле. Моңа кадәр дуңгызның бер кило тере авырлыгы 90 сумнан артык булса, Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәч, бу күрсәткеч 60 сум тирәсенә төште. Солярканың бәясе югары булу һәм мал ризыкларын китертү, сатып алу бәяләренең арта баруы икътисадны какшатуга, шуның аркасында күпләп чучка асраучылар зыян күрүгә карамастан, башка төр терлек малы тоту белән чагыштырганда, дуңгызчылык һаман да отышлырак тармак булып кала бирә. Бүген Татарстанда авыл хуҗалыгы оешмалары, мәчетле авылларны да кертеп исәпләгәндә, 511мең 688 баш дуңгыз үрчетә. Шәхси хуҗалыкларга исә 64 мең ярым чучка туры килә.
Янә «Әл-Мәидә» (Табын) сүрәсенә мөрәҗәгать итәбез. Аның 60 нчы аятендә болай диелгән: «Әйт син: «Аллаһ хозурында булачак җәза мәсьәләсендә моннан да яманрак нәрсә булачагын сезгә сөйлимме? Кем Аллаһның ләгънәтен алды, кем Аллаһның нәфрәтенә дучар булды, кемнедер ул маймылга, кемне дуңгызга әйләндерде, кемдер Тагутка (иблис) табына башлады. Менә шушылар инде иң яман урын алыр, шушылар инде барысыннан да күбрәк тугры юлдан язганнар». «Әл-Бәкара» (Сыер) сүрәсенең 65-66 нчы аятьләре дә: «Чыннан да хәтерлисездер: «Сезнең арада шимбә көнне азгынлык кылучылар (тыюларны бозучылар) булды, шуның өчен аларга нәҗес маймылга әверелегез», - дигән идек. Без бу эшне үз күзләре белән күреп торганнарга һәм алардан соңрак килгәннәргә гыйбрәт буларак һәм дә Аллаһның җәзасыннан курыкканнарга үгет-нәсыйхәт булсын дип эшләдек», - дип тәфсирләнә. Коръәндә ачыктан-ачык тыюларны бозганнары өчен кешеләр арасыннан булган бер кавемнең Аллаһның нәфрәтенә дучар ителүе - маймылларга һәм дуңгызларга әверелүләре турында әйтелә.
Димәк, өстә китерелгән Коръән аятьләреннән чыгып, беренчедән, безнең дуңгыз ите белән туклануыбыз кеше ите ашавыбызга тиң булып чыга, икенчедән, без Аллаһ тыйганны бозып, шул ук маймылларга вә дуңгызларга әверелдерелгән кавемнең язмышын кабатламыйбызмы соң? Дөрес, без күргән чучка ите ашаучыларның әле берсенең дә чын мәгънәсендә чучкага әверелгәннәре юк. Әмма рухи яктан караганда уйланырга урын кала...
Чума бетерсә генә
Маллар арасында чучканың тәне бактерияләр үрчү өчен иң яхшы җирлек булып санала. «Ислам күзәтүе» дигән язмасында Джаффер атлы табиб чучка организмында төрле авырулар тудыруга җирлек бирүче 16 төрле зыянлы микроб барлыгын әйтә. Табиблар чучкада була торган авыруларның күбесе кешегә дә иярүчән булуы хакында сөйли. Ә аның маеның иң озак эшкәртелә торган булуын һәм кеше организмында холестерин күләмен арттыруын әйткән дә юк. Ул кан тамырларын тыгызлый, атеросклероз барлыкка килүне тәэмин итә һәм, кан оешып, тромбоз барлыкка килү, йөрәкне баскан майның инфарктка илтүенә дә ерак калмый. Дуңгыз ите белән бәйле булган галимнәр раслаган башка очсыз-кырыйсыз фактларны китереп тормыйм. Чөнки Адәм баласының үз калебендә булмаса, сүзләрнең диварга борчак ату белән бер икәнлеге яхшы аңлашыла. Бөтен өмет бары тик бер генә нәрсәдә, бүгенге көндә дөнья буйлап таралучы яңа төр авыру - Африка дуңгыз чумасында гына. Әлеге йогышлы авыру инде Россиянең дә 58 урынында теркәлгән. Бу уңайдан хәзер Россиянең югары түрәләре пошаманга төште. Россия Хөкүмәте урынбасары Александр Дворкович хәтта ябык режимда эшләүче эре комплексларны гына калдырып, кече хуҗалыкларда дуңгызчылыкны бетерергә дә тәкъдим итте. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов исә чучкаларны бетереп, аның урынына башка терлек малы тота башларга киңәш итә.
Язмамны халыкның хикмәтле сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Ашаганыбыз нәрсә булса, без - шул». Әйе, эчебез хәрам ризык белән тулган саен, калебебез дә карала, рухи әхлагыбыз түбән тәгәри бара. Аллаһ безнең өчен авыруларны да, чирнең шифасын да яралткан. Рухи вә физик авыруларыбызга үзебез сәбәпче булудан сакланырга өйрәнсәк иде!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: