Эш телефоныма бер абзый шалтырата: “Апаның фатирына җеннәр ияләшкән, өшкереп карагыз әле, дип берничә мәчеткә бардым, берсе дә ризалашмый, бәлки, сез киңәш бирерсез, нишләп карыйк икән?”
Җен-пәриләр, убыр-албастылар турында кечкенәдән бик күп кыйссалар ишетеп үссәм дә, аларны минем үз гомеремдә бер тапкыр да күргәнем юк. Шулай да абзыйга берәр ничек ярдәм итәсе килә.
Соңгы елларда сихер-бозым чыгару буенча шактый уңышка ирешкән (өшкертергә җибәргән танышларым аның яныннан бик канәгать кайта) бер хәзрәткә шалтыратып, хәлне аңлатып бирдем. Һәм без, адрес-телефоннарны алышып, очрашу көнен, вакытын билгеләдек. Әлеге фатирны табу кыен булмады, ул Казанның нәкъ үзәгендәге «хрущевка»ларның берсендә икән. Хәзрәт, миннән алданрак килеп, өйгә өшкергән су бөркеп чыккан, төтенле таягын болгап, җенне «куып» йөри иде. Зал түрендәге кәнәфигә бер-берсенә сыенышып, Әкълимә әби, аның янында кызы Гөлсинур, 12 яшьлек Ирек һәм әбинең бертуган энесе Зиннур абый утырган. Барысының да башлары түбән иелгән, йөзләрен кара кайгы баскан, боларны күргәч, күңелдә куркуның әсәре дә калмады, гел көләсе генә килеп тора. Яннарына барып чүмәштем дә җен чыкканны көтә башладым. Кайда утыруын чамаларга тырышып, фатирны күздән кичерәм. Гап-гади фатир, җеннәр ияләшерлек бернинди сәбәп юк сыман. Тыйнак кына җиһазлар, бер як диварга сөяп куелган өстәлгә төрле догалыклар, дини китаплар өелгән. Шул чак уйларымны бүлеп, коридордан ишек шакылдаткан тавыш ишетелде, өметләнеп, тавыш килгән якка карыйм, шакылдату тагын кабатлана, әмма хуҗалар моңа игътибар да итми кебек. Мин түзмәдем: «Әллә берәрсен көтә идегезме? Ишек шакыйлар бит», – дидем. Хәзрәт әле һаман укый. Гөлсинур тиз генә ишек янына барып килде дә «беркем дә юк» дигән сыман башын селкеде. Ишек шаку тагын берничә тапкыр кабатланды да тынды...
Әкълимә әби сөйләве буенча, чакырылмаган «кунак» бу фатирга, дөресрәге, залның көньяк-көнчыгыш почмагына моннан ике ай элек килеп урнашкан. Көннәрдән бер көнне хуҗаларның инде унбиш еллап бергә гомер иткән мәчеләре әбинең өстенә сикерә башлаган, әле башына менеп куна, әле аркасына ябыша ди бу. Әбинең бу хәлгә, әлбәттә инде, бик нык ачуы чыккан, мәчене тиргәп, берәрне эләктереп тә алгалаган. Мәче аның саен сикерә икән. Мондый хәл еш кабатлана торгач, әби акрынлап аны юкка җәберләвен аңлый башлаган. Мәче үзе сикерми, аны кемдер тотып ата икән бит. Бу хакта кызы белән оныгына да сөйләп биргән. Тегеләр ышанмаганнар, билгеле, тугызынчы дистәсен ваклап маташучы карчык нәрсә сөйләмәс, янәсе.
– Беркөнне тәсбих тартып утыра идем, минем арттан Коръән сүзләрен кабатлый башлады бит бу. Үчекләп, бозып, ямьсез итеп укый. Минем әле яшь чакларда авылда йортка ияләшкән җеннәр турында ишеткәнем бар иде, күңелгә шик керде. Ах, иблис, кайдан килеп чыктың син монда, дип кычкырып җибәрдем. Фәлән районның фәлән авылыннан, ди бу. Минем мәрхүм иремнең авылын әйтә инде. Ник килдең, дим. Сине үтерергә-ә-ә-ә, ди, – дип, Әкълимә әби калын тавыш белән бик яман итеп сузып җибәрде.
Җеннең теле көннән-көн шомара бара икән. Әби өйдә үзе генә калуга: «Әйдә, чәеңне куй, чәй эчеп алабыз», – дияргә тотына, ди. Беркөнне: «Мин шкафка кереп киттем. Якын киләсе булма», – дип, йокы бүлмәсендәге шкафның ишекләрен доңгырдатып ябып куйган.
– Әй балам, кайлардан гына тап булдык бу афәткә. Кешегә сөйләп кеше ышанырлык хәлләр түгел бит. Йокы бүлмәсе яныннан һич үтеп йөрер әмәл юк, тота да мендәр ыргыта. Авызында җыен ямьсез сүз, җитмәсә. Миңа «карт б...» дип кенә җибәрә. Аннары яман әшәке итеп урысча сүгенә. Сиксәнгә җитеп, ярты гасыр ир белән торып ишетмәгәнне ишеттерә бу, – дип, күз яшьләрен сөртә-сөртә, бик озак сөйләде Әкълимә әби тегенең галәмәтләрен.
– Әле аннан соң да бик ышанып бетмәгән идек. Берәр атна элек Иреккә дә бәйләнә башлады бит, – дип, әнисенең сүзен дәвам итә Гөлсинур.
Ирек карап торышка ук тәртипле-тәрбияле малайга охшаган, татарча матур итеп сөйләшә:
– Ике көн укырга бармадым. Менә узган төнне генә бераз йокларга бирде. Эчемне дөмбәсли, пычак белән сызган кебек итә, болай җәрәхәт эзе калмый үзе. Бүген иртән, идәнгә матрас җәеп, телевизор каршына яткан идем. Чигәгә бер каты әйбер китереп терәде, селкенә дә алмыйм: «У меня есть пистолет!» – ди. Минем яшьләрдәге малайлар тавышы белән сөйләшә, әбине юри калын тавыш белән куркытадыр ул. Ничек кенә кыен булмасын, татарда чүпне өйдән чыгармаска тырышу гадәте бар. Әкълимә апалар да, күрше-фәлән сизә калса, оятлы булырбыз, дип бик куркалар. Аннары кем ышана, кем юк бит әле, тәмам ычкынганнар икән болар, диюләре бар.
– Өйдә шыпырт кына утырса бер хәл иде, миңа ияреп барып, башкаларга зыян салып йөри башлады, – ди Әкълимә апа. – Инде ялгызым калмаскарак тырышам. Гомер булмаганны кар ерып ишегалларында йөреп керәм. Нишләп йөрисең бу салкында, өеңдә утыр, диючеләргә, һава сулыйм әле бераз, дим. Беркөнне малай укуда вакытта аскы катта яшәүче таныш марҗага төшеп утырдым. Бу денсез ияреп төшкән, ахры. Чыгып киткәч, карасалар, мин утырган кәнәфи асты юпь-юеш ди, бер җирдә аккан-тамган җир, шартлаган торба юк. Үземә әйткәч, җир тишегенә кереп китә яздым. Әле үткән атнада гына туганнан туган сеңлемә барган идек, куна калдык. Гөлсинур төнге сменада көнне өйдә йокларга шикләндерә. Шунда без йокыдан торган төшкә аквариумдагы балыкларны үтереп куйган. Инде аларга чын дөресен сөйләп бирергә туры килде. Юк, ышанмадылар, теге балыкларны малайдан күрделәр.
– Чит кешеләр барында берәр нәрсә майтарып куйса ышанырлар да иде...
– Инде чит кеше барында да булды андый хәлләр. Әнә Зиннур абыең үзе сөйләсен әле, – дигәч, моңарчы шыпырт кына ишекле-түрле йөренеп торган абзый сүзгә кушылды:
– Алар бу хәлне иң әүвәл миңа сөйләделәр бит. Шундук үзем белән намазга йөргән мәчет картларын җыеп алып килдем. Бергәләп азан әйтеп, намаз укыдык, аннары утырып чәй эчтек. Чыгып китеп тукталышка да җитмәгәнмендер, Әкълимә апа, мине өйдән куып чыгарды, дип шалтырата. Беркөнне «үтерәм» дип кычкырганын телефоннан үзем дә аермачык ишеттем. Укыганны ошатмады, ахры. Инде хәзер көн дә килеп, намаз укырга тырышам, болар берсе дә намаз укымый бит. Беркөнне намазлыгымны җәяргә дә өлгермәдем, аркама – калак сөяге астына боксчы перчаткасы кигән көчле кул ике тапкыр китереп бирмәсенме! Намазга керешкәч тә тынмады, мәлгунь, коридордан өстемә ботинкаларым, таянып килгән таягым, башлы суган, тагын әллә нәрсәләр оча башлады. Кемнән шикләнәсең, коридорда беркем юк бит, бар да минем белән бер бүлмәдә утыра. Инде укыйсыларымны укып бетереп кайтырга җыена башладым. Ишек катына чыксам, үз күзләремә үзем ышанмый торам, элгечтән курткамны алган да өстенә су түккән, шүрлектә дихлофос тора иде, аны да мул гына сиптергән, мәче бәдрәфен түккән, бер ботинкамның эченә бәдрәф щеткасы тыгып куйган, сумкамны дүрткә аерып аткан. Җен эше булмыйни, кеше эше түгел бит инде бу, сеңлем! Сиңа да чыдый алмагач шалтыраттым. Гөлсинурдан кала барыбызны да җәберләп чыкты инде. Сүзгә Гөлсинур кушыла:
– Сәер хәлләр мин чыгып киткәч башлана. Әле менә кичә генә, Гөлсинурга беркайчан да тимим, сезне генә җәберлим, дигән. Өйдәге техника берәм-берәм сафтан чыгып килә, анысы да шуның эшедер, дибез. Энергия саклый торган лампочкаларны куйганга әле бер ай да юк, алар инде янып чыкты, йокы бүлмәсендә телевизор күрсәтми башлады, компьютер һаман эленеп кала... Җен хикмәте инде бу. Без Ирек белән җеннәр турында байтак мәгълүмат җыйдык, алар нәкъ менә безнең кебек ир-атсыз гаиләләргә ияләшә икән. Бөтен холык-фигыле шунда язылганнарга туры килеп тора.
Эчтән генә әллә нинди маҗараларга өметләнеп утырсам да (Аллаһы Тәгалә кичерсен инде), «чакырылмаган кунак» мин барында тәки үзенең барлыгын сиздермәде. Әллә хәзрәтнең озаклап вәгазьләве, дәгъват кылуы күңеленә хуш килдеме икән:
– Бернәрсә дә очраклы гына булмый, җәмәгать. Алдан планлаштырсаң да шулай туры килмәс: менә без бүген, Мәүлид бәйрәме көнендә җыелышып дәгъват кылып утырабыз. Сабыр булыгыз, бу хәлләрне Аллаһы Тәгалә сезгә сынау итеп җибәргәндер, бәлки, намазга басарга бер форсат булыр. Бәлки, җен безне ишетеп торса, ул да ислам динен кабул итеп, шуның белән җәннәткә эләгер... Ул нәрсә генә дисә дә сезнең җавабыгыз «лә иләәһә иллаллаһ» булсын. Догаларыгызны укыгыз, иншаллаһ, ислам динен кабул итсә, ул сезгә җәбер салудан туктар, кяфер булса, бу йортта үзенә урын калмавын аңлап, бөтенләйгә китәр.
PS. Язма газетага басылыр алдыннан мин янә Гөлсинур белән элемтәгә кердем. «Тәки көн күрсәтми бит. Кичә Ирек беренче тапкыр мәктәпкә киткән иде, өч сәгатьтән кире әйләнеп кайтты. Ияреп барган бу моңа, беренче дәрестә үк эчен дөмбәсли башлаган. Классташларына да сиздерергә ярамый, укытучыга да әйтеп булмый. Елап кайтты малай. Әни ике тапкыр «Ясин» сүрәсе укып өшкергәч, тынычлап йокыга китте тагын. Ничек яшәргә инде хәзер безгә, малайны ничек коткарырга – белмим...» – дип елый Гөлсинур.
Нәүбәһар КӘБИР
Комментарийлар