Шәһри Казан

Еврорамазан: Италия мөселманнары 40 градус эсселектә ураза тотты

Дөньяның иң романтик урыннарының берсе Венеция дә әкренләп мөселманлашып килә. Бөтен Италиядәге мөселманнар саны исә якынча 825 мең. Алар бүген монда тулы хокуклы булып яшиләр, мәчетләр ачалар, үз-үзләрен Италия җәмгыятенә интеграцияләргә тырышалар. Рамазан фарызын да онытмыйлар - быелгы авыр климатик шартларга карамастан, Италия мөселманнары уразаны калдырмады.

Без инде, гадәттә, Венеция дигәч, тар урамнар арасындагы су каналлары буенча гондолалар йөзеп йөргән туристлар шәһәрен күз алдына китерәбез. Ә бит монда зур гына мөселман өммәте дә бар. Күпчелеге Италиягә 20-30 ел элек гарәп һәм Азия илләреннән укырга яки эшләргә килгәннәр. Монда туып үскән нәсел дә пәйда булган. Исламга күчкән мөселманнар да аз түгел. Мигрантларның күбесе хезмәт күрсәтү секторында мәшгуль. Итальяннарның «изге һөнәрен» дә уңышлы гына үзләштергәннәр алар: Венециягә килгәч, пицца ашамыйча кайтуыма ышанмаслар дип, рестораннарның берсенә кердем, ләкин итальян ризыгын да миңа яшь кенә Азия егете пешереп бирде. Үз милли ашларын да онытмыйлар мондагы мөселманнар: күпсанлы пиццерияләр янәшәсендә хәләл кафелар да бар.
Биредәге мөселманнар өч ел элек үзләренә олы мәчет тә булдырганнар - аның мәйданы 900 м2 (!). Якын-тирәдәге иң зур мәчетләрдән булган «Венеция мөселман җәмгыяте» мәчете элекке фабрика бинасында урнашкан. Аның имамы, чыгышы белән Сүрияле Мөхәммәд Хәмәд әйтүенчә, алар бу бинаны әлегә арендалыйлар гына. Киләчәктә исә җирле мөселманнар ярдәме белән сатып алу да күздә тотыла. «Мәчет ачу үзе авыр түгел, ләкин аңа рөхсәт алыр өчен иминлек тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгы буенча барлык таләпләр дә үтәлергә тиеш», - ди Мөхәммәд хәзрәт. Әлеге мәчеткә 20дән артык милләт вәкиле йөри, күпчелеге Бангладеш, Сенегал, Мароккодан. Хөтбәләрне исә гарәп һәм итальян телләрендә сөйлиләр.
Мәчет оештырган иң мөһим чараларның берсе - шәһәркүләм ифтар уздыру. «Мәчетебездә бик зур авыз ачу мәҗлесе оештырдык. Күренекле сәясәтчеләр, җитәкчеләр, иҗтимагый эшлеклеләр, христиан руханилары, журналистлар килде. Барлыгы 250гә якын кеше бар иде», - дип сөйли Мөхәммәд Хәмәд. Аның сүзләренчә, бу җирле халыкны ислам дине, аның йолалары, Рамазан ае белән таныштыру, Венеция мөселманнарын җәмгыятькә интеграцияләү максаты белән эшләнә. Гомумән алганда, ифтарлар монда көн саен уза, мәчет һәм анда йөрүчеләр барлык чыгымнарны үзләре каплый.
Әлеге мәчет гыйбадәтханә генә түгел, ә тулы иҗтимагый мәркәз буларак эшләп килә - биредә намаз залы белән бергә китапханәгә дә, якшәмбе мәктәбенә дә, хәтта чәчтарашханә белән ремонт остаханәсенә дә урын бар. Теләүчеләр өчен тел курслары да эшләп тора. «Гарәп теле белән беррәттән итальянча да өйрәтәбез, чөнки җирле мөселманнарга тел белү җәмгыятькә ияләшергә, эш табарга ярдәм итә», - ди мәчет имамы.
Шулай да итальян халкының мондагы мөселманнар турындагы фикерләре төрле. «Бу бик четерекле мәсьәлә. Безнең белән яхшы мөнәсәбәттә торучылар, дусларыбыз бик күп. Шул ук вакытта ислам динен телевидение һәм газеталар аша гына белеп, безгә сәерсенеп караучылар да бар», - ди Мөхәммәд хәзрәт.
Мин килгән кичне мәчеттә җыелучылар гарәп ризыклары белән авыз ачалар иде. «Ләкин без төрле милләт ризыклары белән, шул исәптән итальян пиццалары белән дә авыз ачабыз», - ди имамның ярдәмчесе. «Шушындый эсселектә ничек ураза тотасыз?» - дип сорыйм, Венециядә җәй көннәрендә 40 градуслык эсселек тора. «Тотабыз инде, Аллаһның сынавы бит», - дип канәгатьләнеп җавап бирә Венеция мөселманы.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: