Адәм баласының тормышы гел муллык, байлык, җитешлек хакимлек иткән вакытлардан гына тормый.
Матди яктан кыенлыклар кичерү – сынауның бер төре. Әмма әбиләребез: “Сиңа дигәне сиңа була” яки “Бирәм дигән колына – чыгарып куя юлына”, – дип әйтә торган булган.
Динебез Ислам яшәешнең һәр ягын да караган, нинди дә булса авырлык килгәндә чыгу юлын күрсәткән хак дин буларак, матди яктан кыенлыклар килгән вакытта да билгеле бер догалар укуны киңәш итә.
Бу догаларны икенче төрле зикер (“Тәзкир” гарәп теленнән искә алу дип тәрҗемә ителә), ягъни Аллаһыны искә алу, Аны олуглау сүзләре дип әйтәләр. Әлбәттә, галәмнәрне һәм адәм баласын халык кылучы Аллаһы Тәгаләне искә алуыбыз белән генә без хәл-әхвәлләребезне җиңеләйтә, тормыш авырлыкларыннан чыгу юлын таба алабыз.
Әйдәгез, бу зикерләрне карап үтик.
Беренчесе – “Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм” (“з” хәрефе сакау итеп укыла) сүзләре.
Мәгънәсе: “Газиз һәм Хаким булган Аллаһыдан башка көч һәм куәт иясе юктыр”.
Гасад бине Вәда Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: “Берәү көненә 100 тапкыр “ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм” сүзләрен әйтсә, ул кешегә фәкыйрьлек килмәс”, – дигән сүзләрен риваять иткән (Ибне Әби Әд-Дүнья).
Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһедән Пәйгамбәребезнең әлеге сүзләре риваять ителә: “Берәүгә нигъмәт бирелсә, һәрдаим Аллаһыга шөкерләр әйтсен – “әлхәмдүлилләһ” (Аллаһыга мактау булсын) дисен, гөнаһлары күп булучы тәүбә-истигъфар кылсын – “әстәгъфируллаһ” (Аллаһы гафу кылсын) дисен, ә берәүнең Аллаһы ризыгын тоткарласа, ул кеше бик еш “ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм” (Газиз һәм Хаким булган Аллаһыдан башка көч һәм куәт иясе юктыр) дип әйтсен (Әт-Тәбарани, Әл-Әвсат).
“Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм” хакында Пәйгамбәребезнең мондый сүзләр әйткәне дә мәгълүм.
1. Бу сүзләр нигъмәтләрне саклый.
Гокъбә бине Гамир радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребезнең: “Аллаһыдан нигъмәтләр белән бүләкләнүче аларның саклануын теләсә, күп тапкырлар “ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм”, дип әйтсен” (имам Әт-Табәрани).
2. 99 авырудан шифа.
Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: “Берәү “ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм” сүзләрен әйтсә, 99 авырудан, шуларның иң кечкенәсе булган борчу һәм тынычсызлыктан шифа табар”, – дигән сүзләрен тапшырган (имам Әт- Табәрани, Хәким).
3. Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм – җәннәт ишекләре. Сәхабә Могаз бине Җәбәл радыяллаһу ганһедән тапшырыла. Расүлебез аннан: “Сиңа җәннәтнең ишекләрен күрсәтергәме?” – дип сораган. Ул: “Нинди ишекләр ул, йә Расүлуллаһ”, – дигән. Пәйгамбәребез: “Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм” сүзләре”, – дигән (имам Әт- Табәранинең хәдисләр җыентыгыннан).
Икенчесе – “Ләә иләәһә илләллааһү мәликүл-хәккуль мүбиин” сүзләре.
Мәгънәсе: “Бар нәрсәнең Хөкемдары, Хакыйкый, Ачык булучы Аллаһыдан башка илаһ юк”.
Гали радыяллаһу ганһедән Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әлеге сүзләре риваять ителгән: “Берәү көненә 100 тапкыр “ләә иләәһә илләллааһү мәликүл-хәккуль мүбиин” сүзләрен әйтсә, бу сүзләр аңа фәкыйрьлектән һәм кабердәге ялгызлыктан котылу булыр” (Әбү Нәгыйм, Дәйләми).
Өченчесе – “Сүбехәналлааһи вә бихәмдиһи, сүбехәналлааһил-газыыйм (“з” хәрефе сакау итеп укыла), әстәгъфируллаһ” сүзләре.
Мәгънәсе: “Бөек Раббыма барлык мактаулар булсын, Аллаһы бөек. Аллаһыдан гафу итүен сорыйм”.
Гомәр радыяллаһу ганһедән тапшырыла. Бер кеше Пәйгамбәребезгә килеп: “Йә Аллаһының Расүле, бу дөнья миннән читләште һәм ераклашканнан-ераклаша бара”, – дигән. Расүлебез аңа: “Әллә син фәрештәләрнең намазын һәм Аллаһының барлык мәхлүкукатларының тәсбихен ишетмәдеңме? Алар шул рәвешле үзләрен ризыкландыра. Таң вакытында 100 тапкыр “Сүбехәналлааһи вә бихәмдиһи, сүбехәналлааһил-газыыйм, әстәгъфируллаһ” сүзләрен әйт һәм бөтен дөнья итагать иткән хәлдә сиңа килер”, – дигән.
Бу сүзләрне ишетеп, әлеге кеше киткән һәм күпмедер вакыттан соң Расүлуллаһ янына килеп: “Ий, Аллаһының Расүле, дөреслектә, бу дөнья миңа шулай итеп борылды ки, хәтта мин аның байлыкларын кая куярга белмим”, – дигән (Әл-Хатыйб).
Раббым Аллаһы Тәгалә тормышларыбызга бәрәкәт, муллык иңдереп, булганның кадерен, рәхәтен күреп, тынычлыкта яшәүләребезне насыйп итсә иде.
Айсылу Юлдашева.
Фото: https://unsplash.com/
Комментарийлар