16+

Әгәр әни кеше хәрам ризык ашаса, күкрәк сөте белән бу хәрам балага да күчәчәк...

Бала туу һәр гаилә өчен көтелгән, истәлекле вакыйга. Тугыз ай буе көттергәннән соң, кечкенә генә нәни могҗиза бу дөньяга килә һәм өйнең сөенечле нурына, әти-әнисенең бәхете-шатлыгы чыганагына әверелә. Бала тугач та, дуслар, туганнар ихластан котлыйлар, бүләкләр бирәләр (безнең халыкта яшь гаиләгә “бәбәй ашы” дигән бүләк-күчтәнәч белән кунакка килү күркәм гадәт булып санала).

Әгәр әни кеше хәрам ризык ашаса, күкрәк сөте белән бу хәрам балага да күчәчәк...

Бала туу һәр гаилә өчен көтелгән, истәлекле вакыйга. Тугыз ай буе көттергәннән соң, кечкенә генә нәни могҗиза бу дөньяга килә һәм өйнең сөенечле нурына, әти-әнисенең бәхете-шатлыгы чыганагына әверелә. Бала тугач та, дуслар, туганнар ихластан котлыйлар, бүләкләр бирәләр (безнең халыкта яшь гаиләгә “бәбәй ашы” дигән бүләк-күчтәнәч белән кунакка килү күркәм гадәт булып санала).

Әмма котлау һәм бүләк бирүдән тыш ислам динендә бала туу белән бәйле булган башка кагыйдәләр дә бар. Шәригать буенча яңа туган баланы ак төсле биләүгә биләү сөннәт булып санала (Мөхәммәд пәйгамбәр гәләйһиссәләм яңа туган оныгы Хөсәенне нәкъ менә ак биләүгә биләгәне мәгълүм).

Балага азан һәм камәт әйтеп исем кушу – шәригать әдәпләреннән санала. Сөннәт буенча баланың уң колагына азан, ә сул колагына камәт әйтеп дога кылу һәм балага бәхет-сәгадәт, имин, гыйбадәтле тормыш теләү – мөселманнарның күркәм бер гадәте. Шуңа да игътибар итәргә кирәк – матур, яхшы мәгънәле исем кушу – әти-әнинең балага карата булган мөһим бурычларының берсе. Шул исем белән аңа гомере буе дәшәчәкләр, ахирәттә, Кыямәт көнендә дә кеше үз исеме белән чакырылачак (бу хакта пәйгамбәребезнең бер мөбарәк хәдисендә әйтелә). Кызганычка, хәзер шактый күп милләттәшләребез модага иярепме, мәгънәсенә игътибар итмичә балалырына ят, чит исемнәр куша. Шуңа күрә исемне сайлаганда имам яки башка бер дин әһеле белән киңәшергә кирәк. Исем кушу йоласын озакка сузмыйча мөмкин кадәр тизрәк башкару хәерле.

Бала туганнан соң бер атна-ун көн үтүгә аның чәчен кырып алу – шәригать күрсәтмәләренең тагын берсе. Хәдисләрдән билгеле булганча, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) үз балаларының чәчен кырып, шул чәч авырлыгындагы көмеш бәясеннән сәдака биргән.

Ислам динендә бала туу хөрмәтенә корбан чалу да каралган (ул “гакыйка корбаны” дип атала). Әлеге йола Аллаһка шөкер итү, рәхмәтеңне белдерү нияте белән башкарыла. Шәригать буенча кыз туса бер сарык, малай туса ике сарык чалынырга тиеш, әмма һәркем үз мөмкинлегенә карый (малай өчен беренче елны бер сарык чалып, икенчесен киләсе елга калдыру да ярый). Сөннәт буенча корбанны бала туганнан соң җиденче көндә чалалар, әмма соңрак чалу да рөхсәт ителә (хәзер кайберәүләр “бу тәртип турында белмәгән идек” дип инде балигъ булган балалары өчен дә гакыйка йоласын башкара, бу да шулай ук рөхсәт ителә). Гакыйка корбаны итен туганнарга, күршеләргә, дусларга яки мохтаҗларга өләшергә мөмкин, үз гаиләңә калдырырга да ярый.

Мөселманнарда ир баланы сөннәткә утырту, ә кыз баланың колагын тишү әһәмиятле гамәлләрдән санала. Бу эшләрне бала кечкенәрәк вакытта башкару хәерле, шулай да, әгәр ниндидер сәбәп белән әлеге гамәлләр вакытында эшләнмәгән икән, соңрак булса да аларны үтәргә кирәк.

Бала тәүфыйклы, әдәпле булсын өчен, аны дөрес итеп тукландыруга да зур игътибар бирелсен иде. Әгәр әни кеше хәрам ризык ашаса, күкрәк сөте белән бу хәрам балага да күчәчәк (шул сәбәпле бала киләчәчктә хәрам гамәлләр кылучы, тәртипсез, проблемалы кеше булып җитешергә мөмкин). Сабый тугач та, еш кына әти кеше “бала тәпие юабыз” дип башкаларны аракы белән сыйлый. Динебез буенча бу катгый тыела. Аллаһы Тәгалә тыйган нәрсәне эшләп, Аңа рәхмәт белдереп тә, баланы бәхетле итеп тә булмый. Бала ул – Аллаһның бик зур бүләге. Әгәр бер кеше сиңа бүләк биргәч, син аның йөзенә төкерсәң, ул кеше нәрсә дип әйтер икән? Аллаһ бүләкләрен дә без Ул разый булганча кабул итәргә тиешбез.

Үзебез итагатьле, тәүфыйклы, тәртипле булсак, балаларыбыз да, иншә Аллаһ шундый булачак. Аллаһы Тәгалә барыбыздан да риза булырлык итеп яшәргә язсын.

Ришат Курамшин.
 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading