Хаҗ кылу - исламның биш баганасының берсе. Шунлыктан хаҗ турында мөселманнар белмәгән нәрсә юктыр кебек. Әмма, чынлыкта, җөмһүриятебездә хаҗилар саны арткан саен һәм массакүләм мәгълүмат чараларында хаҗ турында мәгълүмат күп булуга карамастан, халыкта сораулар туып кына тора.
Сорау: - Хаҗ кылу кемгә фарыз?
Җавап: - Матди һәм физик мөмкинлекләре булган һәр мөселман гомерендә бер тапкыр зөлхиҗҗә аенда хаҗга барырга тиеш. Димәк, беренчедән, аның мөселман булуы шарт. Ә инде биш вакыт намазын укып, ислам диненең бөтен йолаларын җиренә җиткереп үтәүчеләрдән икән - нур өстенә нур гына. Физик яктан әзерлекле булуы да мөһим, чөнки хаҗ йоласын башкарганда байтак араны җәяүләп, ирләргә хәтта яланаяк та үтәргә туры килә. Матди мөмкинлеккә килгәндә, ул хаҗның бәясен хәләл акчасы белән түләргә тиеш яки хаҗ юлламасын аңа балалары, туганнары бүләк итә ала.
Сорау: - Хаҗга бару өчен килешү төзегәннән соң, әзерлекне нидән башларга?
Җавап: - Булачак хаҗиларның кулларына хаҗ йолаларын ничек башкару турында, медицина буенча, гарәпчәне ипи-тозлык булса да өйрәнү өчен кулланма тоттырабыз. Хаҗ сәфәренә чыгып китәргә бер ай кала, булачак хаҗиларны җыеп, Кәгъбәтулла макеты янында хаҗ йолаларын башкарырга өйрәтәбез.
Сорау: - Яшь хатын-кызларны ялгызын гына хаҗга алмыйлар икән. Тагын кемнәргә шундыйрак таләпләр куела?
Җавап: - Согуд Гарәбстаны куйган таләп буенча, 45тән яшьрәк хатын-кыз хаҗ сәфәренә йә ире, йә улы, йә ир туганы белән генә чыга ала. Шулай ук бик өлкән яшьтәге кешеләргә дә, мөстәкыйль төстә хаҗ йолаларын башкару кыен булса, ялгыз гына юлга чыкмаска киңәш итәбез. Без тагын йөкле хатыннарны һәм инсулинга бәйле кешеләрне дә хаҗ сәфәренә алмау ягында. Йөкле хатыннарның балаларын югалту очраклары турында ишеткәнебез бар. Инсулинга бәйле авыруларны да алмыйбыз, чөнки инсулин эсседә үзенең дәвалау үзлеген югалта икән.
Сорау: - Хаҗ кылу йоласы кайчан, кай төштә башлана? Шуны тәртибе белән аңлатсагыз иде.
Җавап: - Хаҗилар ихрамны (хаҗ киемен) аэропортта ук кияләр, очкыч Мәккәдән 70 чакрым ераклыктагы Җиддә шәһәренә якынлашканда, җәмәгать белән ният догасы кылына, шул мизгелдә хаҗ йоласы башлана. Кече хаҗга - Гомрә хаҗына баралар. Ул Кәгъбәне җиде тапкыр тәваф кылудан, Сафа белән Мәрва таулары арасын узудан (ирләргә - йөгереп) гыйбарәт. Гомрә хаҗы ике-өч сәгатьтән дә озакка сузылмый. Экскурсияләр оештырабыз: Гарәфәтне, Мөздәлифәне күрсәтәбез, Әл-Хәрәм мәчетенә намазга йөртәбез. Зөлхиҗҗә аеның 8 нче көнендә Мина тавы итәгенә чыгып, чатырларга урнашабыз. Булачак хаҗилар бер төн шунда куналар. Хаҗның иң югары ноктасы 9ына туры килә. Кояш бераз күтәрелгәч, хаҗилар Гарәфә тавына китәләр. Өйлә белән ахшам арасын Гарәфәт тавында Аллаһы Тәгаләгә догада уздыралар (анда өйлә белән икенде намазы берләштерелеп укыла). Ахшамны, ястү белән берләштереп, Минага күчкәч укыйлар. Корбанлыкларның чалынганлыгын хәбәр иткәч, ихрамнан чыгып, чәчне алдыралар. Аннан соңгы ике көндә хаҗилар шайтанга таш атарга йөриләр.
Сорау: - Элек безнең әби-бабайларыбыз хаҗ сәфәренә, мең михнәтләр чигеп, ике-өч ел дәвамында бара торган булганнар. Хәзер очкычка утырдың да берничә сәгатьтән син инде Мәккәдә. Моның савабы кимемиме икән?
Җавап: - Хаҗга мең михнәтләр чигеп барганда савабы зуррактыр, бәлки. Әмма ислам динендә, хаҗга шундый-шундый киртәләр аша, фәлән вакыт эчендә барырга кирәк, дигән таләпләр юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар