16+

Иң мәрхәмәтле бәйрәм

4 октябрь көнне мөселманнар Корбан гаетен билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм намазы 7 сәгать 20 минутка билгеләнгән. «Кол Шәриф» мәчетендә узачак бәйрәм чарасы «Яңа Гасыр» телеканалыннан сәгать 8.00дә күрсәтелә башлый.

4 октябрь көнне мөселманнар Корбан гаетен билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм намазы 7 сәгать 20 минутка билгеләнгән. «Кол Шәриф» мәчетендә узачак бәйрәм чарасы «Яңа Гасыр» телеканалыннан сәгать 8.00дә күрсәтелә башлый.

Корбан чалу
Корбан гаете алдыннан Лаеш районының Сокуры авылында корбан чалу өчен махсус комплекс ачылды. Быел Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте, «Әл-Хәләл» оешмасы белән берлектә, Казан мәчетләре яныннан корбанга чалынган терлек калдыкларын эшкәртү өчен Алабугадагы заводка җибәрүне оештыра. Бу хезмәт түләүсез һәм санитар нормаларны тиешенчә үтәү максатыннан булдырыла. Әйтүләренчә, киләчәктә мондый махсус урыннар республикабызның башка районнарында да барлыкка киләчәк.

Казан мәчетләрендә корбан чалуга заказлар да кабул ителә. Аерым алганда, быел корбан чалу башкаланың «Мәрҗани», «Гадел», «Казан нуры», «Иман нуры», «Дин ислам», «Билал», «Әҗем» - барысы егермеләп мәчеттә оештырыла. Быел дөя чалучылар бармы дип сораштырган идек, әлегә ишетелгән юк, диделәр безгә «Мәрҗани» мәчетеннән. Дөя үрчетү белән шөгыльләнүчеләр исә бер дөяне 120-140 мең сумга тәкъдим итә икән.

Диния нәзарәте каршында эшләп килүче «Зәкят» хәйрия фонды «Мохтаҗларны ризыкландыр» дигән акция оештыра. Күңелендә изгелек йөрткән һәр кеше корбанлык акчасын аларга тапшыра ала. Ә хәйрия фонды исә аның итен мохтаҗларга таратачак.

Телемарафон
Бәйрәм көнне, узган елдагыча, Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте, «Яңа Гасыр» телеканалы белән берлектә, инвалид ятимнәрне тернәкләндерү үзәген булдыру максатыннан, «Сөючеләр фида кыла» телемарафонын оештыра. Әлеге хәйрия телемарафоны 4 октябрьдә көн дәвамында барачак. Марафонда катнашу өчен 7715 номерына «ЗАКЯТ» сүзен язып SMS җибәрергә кирәк булачак. Телефоннан инвалид ятим балалар өчен тернәкләндерү үзәге хисабына 45 сумга якын акча алыначак (төгәл сумма операторга бәйле). Сәдака бирергә теләвегезне раслауны сорап, җавап SMS киләчәк. Әгәр зуррак сумма күчерергә теләсәгез, «ЗАКЯТ» сүзеннән соң буш ара (пробел) калдырып, теләгән суммагызны языгыз. Иң мөһиме - аны расларга онытмагыз.

Узган ел үткәрелгән телемарафон нәтиҗәсендә, Теләче районында ике бина сатып алынган, үзәкне оештыру эшләре җайга салынган. Хәзерге вакытта биналарны әнисез, әтисез, аның өстенә сәламәтлекләре начар булган балаларны кабул итәрлек ремонт ясарга, авыру балалар өчен махсус медицина җиһазлары алырга, микроавтобус алырга кирәк.

Хәйрия
4 октябрь көнне Бауман урамы башында ятим һәм инвалид балалар ясаган рәсемнәр һәм сувенирларны сату оештырыла, аңардан кергән табыш тернәкләндерү үзәген төзекләндерү эшенә тотылачак. Шулай ук волонтерлар шәһәр халкы һәм кунакларына төрле тәм-томнар да таратачак. Моннан тыш, Мулланур Вахитов һәйкәле янындагы мәйданда, марафонга теләктәшлек йөзеннән, яшьләр флэшмоб үткәрәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading