16+

Ихластан кылынган дога гына кабул була

«Дога кылуда иң әһәмиятле шартларның берсе – ашыкмау һәм ялыкмау... Күктән алтын төшүен, чәчмәгән җирдән ашлык үстерүне сорау тиешсез эш кенә түгел, бәлки әдәпсезлектер...»

Ихластан кылынган дога гына кабул була

«Дога кылуда иң әһәмиятле шартларның берсе – ашыкмау һәм ялыкмау... Күктән алтын төшүен, чәчмәгән җирдән ашлык үстерүне сорау тиешсез эш кенә түгел, бәлки әдәпсезлектер...»

Әхлак китапларында дога хакында бик күп әдәпләр китерелә, вакытлары һәм аерым догалар билгеләнә. Ләкин дога кылу хакында иң кирәкле нәрсә – күңелнең ихлас булуы һәм бөтен барлык белән Аллаһы Тәгаләгә түбәнчелек кылу. Күңел ихлас булса һәм кабул булуында шик булмаса, дога, теләсә нинди вакытта һәм теләсә нинди телдә булсын, кабул булачак һәм нәтиҗәсе күреләчәк. Ихластан кылынган догалар, Коръән, намаз уку, зекер-тәсбих белән шөгыльләнү кебек фазыйләтле гыйбадәтләрдән дөньяда нәтиҗә күрелмәсә дә, ахирәттә булырга мөмкин. Шуның өчен, ихлас белән дога кылырга һәм кабул буласыннан өмет өзмәскә кирәк. Аллаһ әйткән: «Миннән сорар булса, Мин, әлбәттә, аңа якынмын, сораганын бирермен. Әмма сораучылар Миңа ышансыннар һәм буйсынып гамәл кылсыннар! Әгәр Мин әйткәнчә эш кылсалар, шаять, туры юлны табарлар».

Ләкин мәгънәсен үзе белми торган догаларны укудан нәтиҗә булмаса кирәк. Шуңа күрә аерым догаларны һәркем үзе белгән телдә кылырга тиеш. Хәрам эшләр турысында дога кылырга ярамаганлыгы, әлбәттә, һәркемгә мәгълүм.

Дога кылуда иң әһәмиятле шартларның берсе – ашыкмау һәм ялыкмау, шулай ук Аллаһы Тәгаләнең куйган тәртипләренә каршы эшләр хакында дога кылмау. Мәсәлән, күктән алтын төшүен, чәчмәгән җирдән ашлык үстерүне сорау тиешсез эш кенә түгел, бәлки әдәпсезлектер. Дога мөмкин кадәр шул сорыйсы нәрсәнең сәбәпләренә керешелгәннән соң кылынырга тиешле.

Ризаэддин хәзрәт Фәхретдин,
«Җәвамигуль-кәлим шәрхе».

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading