Шәһри Казан

Илфар хәзрәт Хәсәнов: «Шырпыдан алып коттеджга кадәр Аллаһтан сорарга кирәк»

Адәм баласы нинди генә борчу-­мәшәкатьләр, кайгы-хәсрәтләр күрми. Бер дә уйламаган җирдән бөтенләй хәл итеп булмастай күренгән проблемалар килеп чыга. Әнә шундый чакта күбебез, инде башка беркемгә-бернәрсәгә дә өметләнмәгәндә, кулларыбыз үзеннән-үзе өскә күтәрелеп, Аллаһыга дога кыла башлыйбыз. Чөнки без беләбез: Аллаһка мөрәҗәгать итеп эндәшкән һәр сүзебезне, күңелгә килгән һәр уебызны Ул җавапсыз калдырмаячак.

Реклама

- Илфар хәзрәт, нәрсә соң ул дога?
- Коръәни Кәримдә шундый сүзләр бар: «Әйт, әгәр дә сезнең догагыз булмаса, Аллаһы Тәгалә Сезгә артык игътибар да итмәгән булыр иде». Дога дигән сүзне кечкенәдән үк ишетеп үссәк тә, аның чын мәгънәсен аңлап бетерә алмыйбыз. Дога сүзе гарәп теленнән үтенү, сорау, ялвару, теләк теләү дип тәрҗемә ителә. Дога ул гыйбадәттер, ди Пәйгамбәребез (с.г.в.). Иң җиңел гыйбадәт ул - дога кылу, Аллаһы Тәгаләгә ялвару. Коръәндә әйтелә: «Әй Мөхәммәд, әгәр дә кешеләр синнән Раббың кайда дип сорасалар, әйт син аларга, дөреслектә Раббыгыз сезгә бик якын, әгәр дә Аңа ялварсагыз, теләкләр теләсәгез, Ул сезнең догаларыгызны һичшиксез кабул итәр һәм догаларыгызга җавап бирер». Шул рәвешле дога ярдәмендә без Аллаһка якынаябыз, аның аша эчке зарларыбызны җиткерәбез.

- Кайчан теләнгән догалар кабул булучан?
- Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте җиргә иңә торган вакытта: яңгыр яуганда, күк күкрәгәндә, яшен яшьнәгәндә, таң вакытында, җомга көнне, изге бәйрәмнәрдә, кадер кичә­сендә кылынган до­галар. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шундый сүзләре бар: «Җомга көнне бер вакытка юлыгырсыз, шунда Аллаһы Тәгалә сезнең догаларыгызны һичшиксез кабул итәр». Кайберәүләр, Аллаһыдан күпме сорасам да, ул мине ишетми, теләгәнемне бирми, диләр. Юк, Ул ишетә. Ул безнең кү­ңелебездәге бөтен уй-фикерләребезгә кадәр белеп тора, Аңа барысы да мәгълүм. Ләкин Аллаһы үзенең колларын-бәндәләрен бик сөя һәм хәерлесен насыйп итә. Әгәр дә кылган догабыз хәерле булса, Ул аны кабул итә, сораганыбызның нәтиҗәсе хәерсез буласы икән, Ул аны кабул итми. Шунысын да әйтергә кирәк, Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең бер хәдисе буенча: «Берәү юлда барганда, кулларын догага күтәреп, йа Раббым, йа Раббым дип Аллаһка ялвара икән. Раббыбыз бу кешенең догасын кабул итмәгән, чөнки аның ашаган ризыгы хәрамдыр, сөйләгән сүзе хәрамдыр, кигән киеме хәрамдыр». Әгәр дә кеше гөнаһ кыла икән, аның догасы кабул булмавы да ихтимал. Бер хәерле нәрсәне сорап та, Ходай аны бирмәсә, кеше уйланырга тиеш: тукта, минем яшәешем Аллаһының әмеренә каршы килмиме икән? Димәк, догаң кабул булсын өчен хәрамнан ерак булырга тиешсең.

- Кемнең догасы кабул булучан?
- Бершиксез өч төрле кешенең догасы кабул була: ата-ананың, мосафир һәм рәнҗетелгән кешенең. Димәк, ата-ана баласы өчен һәрвакыт хәерле догада булырга тиеш. Юлдагы кешеләрдән дә дога кылуларын сорый алабыз, иншалла, кабул булырлар. Ә менә рәнҗегән кешенең догасы ике төрле, хәерле-­игелекле дога һәм бәддога. Алар икесе дә дога булып санала. Шуңа да адәм баласы кешене рәнҗетүдән куркырга тиеш.

- Сәдака биреп, үзең өчен кемгәдер дога кылдыру дөресме ул?
- Мәчеткә барып, андагы тартмага сәдака салып, шуның янәшәсендә утыручы бабайдан миңа дога кыл әле дип сорау дөрес түгел. Мәчеткә, мескеннәргә сәдака бирү хәерле-изге гамәл анысы, ләкин ул дога өчен түгел, ә Аллаһ ризалыгы өчен булырга тиеш. Дога ул - безнең эчке халәтебез. Эчке зарларыбызны без Аллаһка догабыз аша җиткерәбез. Шуңа күрә һәр кеше Раббысына дога халәтендә булырга тиеш. Кайберәүләр, Аллаһы Тәгаләдән күп сорарга ярамый, ди. Бу көфер сүз. Аллаһ, киресенчә, үзеннән сораучыларны ярата. Күп сораганнан тую ул без бәндәләргә генә хас нәрсә. Беркөнне күршең кереп тоз сорый, икенче көнне кадак сорап керә. Берничә тапкыр шулай кабатлангач, без андый кешедән туя башлыйбыз. Ә Аллаһы Тәгаләгә андый сыйфат хас түгел, Ул үзеннән сораучыларны сөя.

- Доганы ничек дөрес итеп кылырга соң?
- Догабыз кабул булсын өчен иң әүвәл Аллаһы Тәгаләгә хәмде-сәнә, ягъни: «Үәл-хәмдү лилләәһи раббил гааләмиин» (Мактау булсын Галәмнәрнең Раббысы - Аллаһыга), - дип, Аллаһы Тәгаләне олыларга кирәк. Аннары соң Пәйгамбәребез (с.г.в.), миңа салават әйтегез, диде: «Әй, Аллаһым, пәйгамбәрләр­нең һәм рәсүлләрнең иң хәерлесе булган Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәзрәтләренә ихлас күңелләребездән чыккан догаларыбызны, салават-шәрифләребезне җиткерсәң иде», - дип. Догабызның кабул булуын теләсәк, шушы шартларны үтәргә тиешбез. Шуннан соң Аллаһка нинди теләкләребез бар, шуны җиткерәбез. Синең өчен ул хәерле булса, Раббыбыз аны кабул итә. Дога укыр өчен аерым вакыт бүлеп торырга кирәкми, аны юлда барганда да, өйдә утырганда да, ашарга пешергәндә дә, намаз укыгач та кыла аласыз.

- Хәзрәт, үзеңә байлык-­мал сорау дөресме ул?
- Әлбәттә, дөрес. Пәйгамбәребез (с.г.в.), бирүче кул алучы кулга караганда хәерлерәк, дигән. Әмма хәер бирү өчен безнең матди мөмкинлегебез булырга тиешле. Ә матди байлык булу өчен тырышлык күрсәтеп, кәсеп итү сорала. Шырпыдан алып коттеджга кадәр Аллаһтан сорарга кирәк. Ләкин иң әүвәл әти-әниләребез балаларына теләк теләгәндә, миһербанлы, иманлы булсыннар иде дип дога кылсыннар, чөнки иң зур байлык ул - тәүфыйклы, иманлы булу.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 28 август 2019 - 19:44
    Без имени
    Әс-Сәләәмү гәләйкүм. "Бер хәерле нәрсәне сорап та, Ходай аны бирмәсә," - АЛЛАҺ Тәгаләдән курыккан һәм укымышлы хәзрәтләр күптән инде "ходай" дип дәшмиләр!!!